Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Ямаш-шоу” – көлке терапиясе

Безнең мәдәният йорты җәйге сезонда балалар һәм яшүсмерләр арасында эшне иң беренче чиратта аларны үзешчән сәнгатькә тарту, аларның ялын оештыру һәм наркоманиягә каршы профилактик чаралар үткәрү буенча алып барды. Наркоманиягә каршы стендлар ясалды, почмаклар, китапханә белән берлектә китап һәм вакытлы матбугат материаллары күргәзмәләре эшләнде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, авылда...

Безнең мәдәният йорты җәйге сезонда балалар һәм яшүсмерләр арасында эшне иң беренче чиратта аларны үзешчән сәнгатькә тарту, аларның ялын оештыру һәм наркоманиягә каршы профилактик чаралар үткәрү буенча алып барды.

Наркоманиягә каршы стендлар ясалды, почмаклар, китапханә белән берлектә китап һәм вакытлы матбугат материаллары күргәзмәләре эшләнде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, авылда яшьтән үк сәнгатькә гашыйк булган яшьләребез белән бик күп мәдәни һәм тәрбияви чаралар үткәрелде. Алар үз теләкләре белән төрле күңелле тамашалар оештыралар, спектакльләрдә катнашалар. Икенче ел рәттән августның соңгы көннәрендә җәй белән хушлашуга багышланган "Ямаш-шоу - Көлке терапиясе" исемле зур концерт-тамаша күрсәт-теләр. Концертка алдан ук зур әзерлек алып барылды. Беренче эш итеп тамашачыны җәлеп итә торган афиша ясадылар, матур итеп сәхнәне бизәделәр. Дулкынланып көткән көнне тамашачы залда алма төшәрлек тә урын калдырмыйча килеп тулды. Концерт программасын Салават Гәрәев һәм Рәмис Шакиров бик үзенчәлекле, көлкеле, тормыштан алынган гыйбрәтле итеп төзегәннәр иде. Сәхнәдә чыгыш ясау-чылар арасында театр училищесында белем алучы студентлар Рәмис Шакиров, Ләйсән Закирова, Казан юридик институтының өченче курс студенты, нәфис сүз остасы Салават Гәрәев, җырчыларыбыз Фәнил Зарипов, Айрат Гыймадиев, бик сәләтле кызыбыз - Ализә Вәлиуллина, Арча педагогия көллиятенә быел гына укырга кергән иң яшь артистыбыз Ришат Гәрәев һәм күрше Сасмак авылы егете Булат Гыйльметдинов бар иде. Барысы да сәхнәдә үзләрен бик иркен тотып, тамашачыны таң калдырырлык итеп уйнадылар, ә тамашачы аларны көчле алкышларга күмде.

Бу юмор коллективы узган ел башка авыл тамашачысына да танылып өлгерде. Шуңа да быелгы программаны күрше авыл тамашачысына да күрсәтергә уйлыйлар. Без аларга барлык эшләрендә, укуларында, иҗатларында бары тик уңышлар гына теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев