Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

ЯҢА ЕЛЛАР, ЯҢА УЙЛАР

Туктамышта мәдәният йорты булмауга карамастан, Ташлы Кавал китапханәсе мөдире Газимҗанова Гүзәл бишенче ел рәттән урамда чыршы бәйрәмен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрә. Быелгы чыршы бәйрәме дә авылдашларым хәтерендә озак сакланыр. Әзерлек эшләре алдан башланды. Үзәк урам уртасына зур чыршы куелды, ул матур итеп бизәлде. Гүзәл апа җитәкчелегендә кардан төрле әкият...

Туктамышта мәдәният йорты булмауга карамастан, Ташлы Кавал китапханәсе мөдире Газимҗанова Гүзәл бишенче ел рәттән урамда чыршы бәйрәмен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрә.
Быелгы чыршы бәйрәме дә авылдашларым хәтерендә озак сакланыр. Әзерлек эшләре алдан башланды. Үзәк урам уртасына зур чыршы куелды, ул матур итеп бизәлде. Гүзәл апа җитәкчелегендә кардан төрле әкият геройлары сыннары, балаларга тау шуу өчен шугалак ясалды. Бу эштә авыл кешеләре дә читтә калмады. Шәрифуллин Радик, Газимҗанов Мө-нир, Мөхәммәтҗанов Фәнис, Исхаков Алмаз, Шәңгәрәев Фирдүс зур тырышлык куйдылар. Кичләрен урам авылдашларымның һәм балаларның шат авазларына күмелде.
Ә иң кызыклысы һәм мавыктыргычы Яңа ел төнендә булды. Төнге сәгать 12 дән соң, ягъни 2013 нче елның беренче сәгатьләрендә Туктамыш халкы урамга агылды. Анда Гүзәл Исламовна гаҗәеп күңелле бәйрәм тамашасы оештырды. Уен-көлке, җыр-бию тынып тормады. Төрле уеннар уйнатылды, лотерея оештырылды. Кешеләр рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Ел да шулай матур бәйрәм оештырып, халыкның күңелен күргән өчен Гүзәл Газимҗановага зур рәхмәт әйтәсем килә. Аның эшеңдә иҗади уңышлар телим.
Шулай ук рәхмәтемне үзем яшәгән Өмбе авылында Чыршы бәйрәмен оештырган Өмбе авылы китапханәсе мөдире Нигъмәтҗанова Алсу һәм Ташлы Кавал мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зарипова Ләйләгә дә җиткерәсем килә. Аларга бәйрәмне матур итеп үткәрергә Исламова Айсылу, Сафина Зөлфирә, Шәрифуллина Рузилә һәм башкалар булышты.
Бәйрәм төрле уеннар һәм концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Хәлиуллина Гөлира, Шәрифуллина Фирдәвес, Нигъмәтҗанова Алсу, Шәрифуллин Рүзил, Зарипова Ләйлә үзләренең моңлы җырларын башкардылар. Биючеләр Гатиева Азалия, Зарипова Сиринә матур биюләре белән куандырдылар. Уеннар да кызыклы иде, халык бик теләп катнашты. Ахырдан лотерея уйнатылды. Халык бик канәгать калды.
Барлык авылдашлар исеменнән бәйрәмне оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәткән ЗАО "Бөреле" җитәкчесе Җаббаров Марат Азат улына һәм шәхси эшмәкәр Гобәйдуллина Алмазия Фәрид кызына да зур рәхмәт.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев