Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Яңа елга – яңа җиңү

24-26 декабрьдә Казанда хатын-кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, ярышларда җиңү яулап, үзләренә Яңа елга менә дигән бүләк әзерләделәр. Раилә Байбулатова, Рания Шәймәрдәнова, Дарья Осипова, Ләйсән Миначетдинова, Алинә Фатыйхова үз үлчәү категорияләрендә кискен көрәштә беренче урыннарны яуладылар. Марина Егоршина, Алена Балеева, Алия...

24-26 декабрьдә Казанда хатын-кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты узды.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, ярышларда җиңү яулап, үзләренә Яңа елга менә дигән бүләк әзерләделәр. Раилә Байбулатова, Рания Шәймәрдәнова, Дарья Осипова, Ләйсән Миначетдинова, Алинә Фатыйхова үз үлчәү категорияләрендә кискен көрәштә беренче урыннарны яуладылар. Марина Егоршина, Алена Балеева, Алия Тимерҗанова да лаеклы чыгыш ясадылар, алар үз үлчәү категорияләрендә икенче урыннарны алдылар. Биектау кызларының шулай ышанычлы чыгыш ясаулары аларның остазлары - югары категорияле тренер Мирхәт Мостафин һәм Россиянең атказанган тренеры Миңнехан Вәлиуллинның тырышлыгы нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев