Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Яңа елда киноларга игътибар артачак

2016 нчы ел Россиядә кино елы дип игълан ителде. Бу турыда "Россия Федерациясендә Россия киносын уздыру турында" Президент В.Путин кул куйган, 2015 елның 7 октябрендә кабул ителгән Указда әйтелгән. Кино елы өчен махсус план төзелгән. Россия кинематографиясендә чыгарыла торган фильмнар санын арттыру, киностудияләрне модернизацияләү, кино сәнгатен төбәкләргә җиткерү, кинематографиягә ярдәм...

2016 нчы ел Россиядә кино елы дип игълан ителде. Бу турыда "Россия Федерациясендә Россия киносын уздыру турында" Президент В.Путин кул куйган, 2015 елның 7 октябрендә кабул ителгән Указда әйтелгән.

Кино елы өчен махсус план төзелгән. Россия кинематографиясендә чыгарыла торган фильмнар санын арттыру, киностудияләрне модернизацияләү, кино сәнгатен төбәкләргә җиткерү, кинематографиягә ярдәм чаралары куллану күздә тотыла.
Бөреле җәнлек совхозы китапханәсендә гыйнварда яшь китап сөючеләр өчен "Тормышыбызда китап" дип исемләнгән чара узды. Әңгәмә барышында без балалар белән кеше тормышында киноның роле, төрле кино жанрлары, аның шәхеснең формалашуына йогынты ясавы турында сөйләштек. Балаларны киноларның кешегә уңай йогынты ясый торганнарын гына карарга ияләндерергә, сәнгать зәвыгы тәрбияләргә кирәк. Кино геройлары бездә шәфкатьлелек, сизгерлек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар тәрбияләргә тиеш. Тормышта килеп туган авыр мизгелләрдә яраткан киноларны карап тынычланасың, яхшы гамәлләр кылырга өйрәнәсең.
Балаларга шулай ук киноның барлыкка килү тарихы турында да сөйләнелде. Алар абыйлы-энеле Люмьерларның 1895 елда чыгарган "Поездның Ла-Сьота вокзалына килүе" дигән бер минутлык документаль фильмын кызыксынып һәм гаҗәпләнеп карадылар. Кинематография тарихы нәкъ менә шуннан башлана, дигән фикер бар. Аннары режиссер Федор Хитрукның кино иҗат итүнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнлеген юмор хисе белән күрсәткән "Фильм, фильм, фильм" дип аталган мультфильмы өстәмә мәгълүмат та бирде, кәефне дә күтәрде.

Резедә ӘХМӘДУЛЛИНА,
китапханәче

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев