Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Ватанга кыю уллар үстерәләр

Ватанны саклаучылар - солдатлар - илебезнең иминлеген, таңнарыбызның тынычлыгын, көннәребезнең матурлыгын, сабыйларыбызның татлы йокысын, аналарыбызның тынычлыгын, гашыйкларыбызның мәхәббәтен саклыйлар. Без бу көнне малайлардан алып бабайларга кадәр барлык ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Туган илебез чиген, безнең тынычлыгыбызны саклаучы егетләребезнең түземлеге, сабырлыгы алдында баш ия-без. Бүгенге көндә авылыбызның җиде...

Ватанны саклаучылар - солдатлар - илебезнең иминлеген, таңнарыбызның тынычлыгын, көннәребезнең матурлыгын, сабыйларыбызның татлы йокысын, аналарыбызның тынычлыгын, гашыйкларыбызның мәхәббәтен саклыйлар.

Без бу көнне малайлардан алып бабайларга кадәр барлык ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Туган илебез чиген, безнең тынычлыгыбызны саклаучы егетләребезнең түземлеге, сабырлыгы алдында баш ия-без. Бүгенге көндә авылыбызның җиде егете һәм контрактчы бер егетебез Кораллы Көчләр сафында намус белән үзләренең Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтиләр. Менә алар: Има-мов Альберт, Шамсетдинов Динар, Закиров Рамил, Хәмидуллин Рәмис, Якушин Роман, Бохаров Алинур, Абдуллин Салават һәм контрактчы егетебез Галлямов Раил.

Аларның төрлесе төрле җирләрдә хезмәт итәләр. Аларга уңышлы хезмәт, бәхетле, шатлыклы күрешүләр теләп калабыз.
Ә менә авылыбызның 6 егете әле күптән түгел генә үзләренең хәрби бурычларын үтәп, туган авылыбызга кайттылар.

Без тематик кичәгә "Хәлең ничек, солдат улым?" дигән үзенчәлекле исем бирдек. Чөнки бәйрәмебезгә солдат егетләребезнең иң якын, кадерле кешеләре - әниләрен чакырдык. Алар бәйрәмебезнең иң дәрә-җәле кунаклары булдылар. Бәйрәм кичәсе әңгәмә, фикер алышу рәвешендә барды. Солдат әниләре, күңелләрендә туган теләк, уй- фикерләре белән уртаклаштылар. Хәрби хезмәт, армия, солдат дигән сүзләр беркемне дә битараф калдыра алмыйдыр. Әниләр арасында күп бала тәрбияләп үстергән Илсөя Закирова, Дилбәр Шәмсетдинова, Лена Якушина, беренче тапкыр улларын солдат хезмәтенә озаткан Асия Хәмидулллина, Гөлкәй Бохарова, Энҗе Сафина һәм Гөлсия Имамовалар бар иде.

Кичә үткәрергә ниятләгәч, без солдат егетләребезнең үзләренә, шулай ук аларның командирларына хезмәтләре турында сорашып хатлар җибәргән идек. Командирлардан егетләребезнең хезмәтләрен югары бәяләгән хатлар алдык һәм әниләре, авылдашлар алдында укыдык.

Без үсеш чорында, заманча технологияләр чорналышында яшибез. Хәзер солдат егетләрнең яшәешен күзаллап, хәл- әхвәл сорашып торуның бик уңайлы чарасы табылды - ул да булса, мобиль элемтә. Солдатның әниләре уллары белән шулай аралаша. Ләкин солдат өчен ап-ак кәгазь битенә газиз әнисе кулы белән язылган матур эчтәлекле хатлар да әле кыйммәтен югалтмый. Өйдән, туган яктан килгән хатта гына бит күңел түрендә төрелгән сүзләр, изге теләкләр... Солдат каләменнән тамган хатларда исә - туган авылны, әти-әнине, туганнарны, сөйгән ярны сагыну, киләчәккә планнар, якты хыяллар... Солдат егетләребез якыннарына мондый кадерле минутларны бүләк итеп, аларны сөендереп, хатлар язып торалар. Бәйрәм кичендә Ватан алдында бурычын үтәп, солдат булып кайткан егетләр дә чакырылган иде. Алар белән дә әңгәмә корып алдык. Үзләренең ничек хезмәт итүләре, солдат тормышындагы кызыклы хәлләр турында сөйлә-деләр, шулай ук хезмәт итүче егетләргә үзләренең матур теләкләрен белдерделәр. Барлык солдат егетләребезне, шулай ук залда утыручы ир-егетләребезне котлап, мәдәният йортының үзешчәннәр коллективы белән әзер-ләнгән зур концерт, солдат тормышын чагылдырган күренешләр күрсәттек. Концертта Әлфия Идрисова, Наҗия Нигъ-мәтҗанова, Рузалия Идиатуллина, Айрат Гәрәев, Альбина Хәйруллина, Радик Гыйльманов, Алинә Батталова, Фирзәр Нәҗ-миев, Корбангали Гәрәев, Нурзалия Яруллина, Фәридә Кәлимуллина, Алсу Яруллина, Алинә Гыймадиева, Фәридә Гәрәева, Салават Гәрәев, Рәмис Шакиров, Әмир Нәҗмиев, Илшат Мөхетдинов, Ализә Вәлиуллина, Гөлназ Закирова, биючеләр - Ямаширмә оныклары - Ралина Салахова һәм Илназ Хафизовлар катнашты. Сәхнә бизәлешен мәдәният йорты директоры Шаһимәрдәнов Фәргать эшләде, ә концертны Филсинә Сәгъдиева алып барды.

Әлеге бәйрәм кичендә залда Әфганстан афәтен узып, исән-имин әйләнеп кайткан егетләребез Фәрит Шәмсиев, Рамил Сәмигуллин, Нурхәт Исмәгыйлев, Рәфикъ Сираев, шулай ук Чечен Республикасының «кайнар нокталарында» хезмәт итеп кайткан Рафис Ногъманов, Әнис Хәмидуллин, Рузалин Галимҗанов, Рамил Галләмов, Илфар Хәмидуллин да бар иде.

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел була. Ил тарихында мәңге җуелмас эз калдырган бу сугышка безнең җирлектән барлыгы 508 ир-егет киткән. Шуларның 379 ы Ватан алдындагы изге бурычларын үтәгәндә һәлак булган, 129 егетебез мең кат яраланып, мең үлемнән калып, туган якларына әйләнеп кайткан. Бүген алар арасыннан берәү генә исән - Гомәр абый Рамазанов авылыбызның хөрмәтле ветераны.

Әйе, әниләрнең йөрәге юкка гына янмый, алар еллар тыныч булып, балалары белән исән-имин күрешү өметендә яшиләр. Безнең егетләр солдат исеменә тап төшермәс, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, безнең тынычлыгыбызны саклап, туган авылыбызга, әти-әниләре янына исән-имин әйләнеп кайтырлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев