Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Уйнагыз, гармуннар!”

Татарстан Республикасы көне уңаеннан "Уйнагыз, гармуннар!" халык мәдәнияте бәйрәме узды. Анда үзебезнең республика, шулай ук Чувашия, Марий Эл республикаларыннан, Киров өлкәсеннән 250 гармунчы һәм төрле жанрларда иҗат итүче 600ләп үзешчән башкаручы катнашты. Алар арасында Биектау муниципаль районының "Дуслык" дип аталган гармунчылар ансамбле дә булды. Ул бәйрәмдә уңышлы чыгыш ясады, коллектив...

Татарстан Республикасы көне уңаеннан "Уйнагыз, гармуннар!" халык мәдәнияте бәйрәме узды.

Анда үзебезнең республика, шулай ук Чувашия, Марий Эл республикаларыннан, Киров өлкәсеннән 250 гармунчы һәм төрле жанрларда иҗат итүче 600ләп үзешчән башкаручы катнашты. Алар арасында Биектау муниципаль районының "Дуслык" дип аталган гармунчылар ансамбле дә булды. Ул бәйрәмдә уңышлы чыгыш ясады, коллектив казанлылар һәм шәһәр кунакларының күңеленә хуш килде.

Реклама

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга хат юллаган. Анда халык мәдәниятен даими игътибар үзәгендә тоткан һәм ярдәм итеп торган өчен рәхмәт белдерелгән. 2015 нче елда "Уйнагыз, гармуннар!" республика бәйрәменә 30 ел тула. Беренче тапкыр 1985 нче елда уздырылган бәйрәм республика халкының күңелен яулап алды һәм аның даны еракларга таралды. Хатта районның иҗат коллективлары юбилей бәйрәмендә актив катнашырлар, дигән ышаныч белдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев