Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Тыңлагыз, Саба сөйли...”

Тиздән Биектау муниципаль районында "Биектау FМ" радиосы аваз салачак. Әлегә әзерлек эшләре бара. Биналар ремонтлана, тиздән радиоаппаратура өчен кирәкле җиһазлар урнаштырыла башлаячак. Шушы көннәрдә "Биектау FМ"ның иҗади коллективы Саба районының "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе журналистлары эше белән танышты. Әлеге компаниягә эшли башлавының беренче көннәреннән үк Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия...

Тиздән Биектау муниципаль районында "Биектау FМ" радиосы аваз салачак. Әлегә әзерлек эшләре бара. Биналар ремонтлана, тиздән радиоаппаратура өчен кирәкле җиһазлар урнаштырыла башлаячак.

Шушы көннәрдә "Биектау FМ"ның иҗади коллективы Саба районының "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе журналистлары эше белән танышты. Әлеге компаниягә эшли башлавының беренче көннәреннән үк Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Мөбарәкова җитәкчелек итә.
- Саба муниципаль районы башлыгы һәм район Советы рәисе Рәис Миңнеханов һәрдаим ярдәм итеп тормаса, без мондый уңышларга ирешмәгән булыр идек, - диде безгә очрашуның тәүге минутларында ук Әлфия Мөбарәкова.
Әлфия Мөбарәкова менә 26 ел инде "Саба сөйли" дигән сүзләр белән көн саен эфирга чыга. Шунысы кызыклы, "Саба дулкыннар"ы район территориясендә генә яңгырап калмый, ул Яр Чаллыга, Теләчегә, Арчага, Питрәчкә, Мамадышка һәм хәтта Казан шәһәренең кайбер районнарына да барып җитә.
Без бирегә килүдән, анда алган тәҗрибә һәм аралашудан бик канәгать булып кайттык. Саба районы телерадиокомпаниясендә сәләтле, үз һөнәрләренә гашыйк журналистлар, техник хезмәткәрләр эшли.
- Мондый коллектив белән таулар күчерергә була,- ди Әлфия Мөбарәкова.
Дикторлар Миләүшә Галәвина, Миләүшә Якупова, Гөлшат Галиәкбәрова, бүлек редакторы Гөлназ Шәмсетдинова, телевидение хәбәрчесе Раилә Галәвина һәм телерадиокомпаниянең баш инженеры Эдуард Мөхәммәтсабиров - барысы да бирегә күңел кушуы буенча килгәннәр.
Тапшыруларны алып баруда матур үрнәк булып торулары һәм журналистлык хезмәтендә акыллы киңәшләре өчен "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе җи-тәкчесенә һәм бөтен коллективка зур рәхмәтебезне белдерәбез, иҗади эшләрендә яңадан-яңа уңышлар телибез.
Рәсемнәрдә: тәҗрибә уртаклашуда катнашкан "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы директоры Габдулла Галләмов, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова, озакламый эшли башлаячак "Биектау FМ" Биектау радиосының әйдәп баручы хәбәрчесе Радик Һидиятуллин, Биектау үзәк мәдәният йорты методисты Динар Кәлимуллин; "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе хәбәрчеләре.
А.Гыйниятуллин фотолары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев