Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Тукай елы истә калырлык булды

    Менә 2011 нче елны да тәмамладык. Артка борылып карыйсың да, эшләнгән эшләргә йомгак ясарга тырышасың. Нинди гүзәл гамәлләр башкардык та, нәрсәләрне эшләп өлгермәдек - шуларны барлыйсың. 2011 нче ел Тукай елы булып тарихка кереп калыр, мөгаен. Тукайга татар халкы тора-тора кайта бит. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге,...

    Менә 2011 нче елны да тәмамладык. Артка борылып карыйсың да, эшләнгән эшләргә йомгак ясарга тырышасың. Нинди гүзәл гамәлләр башкардык та, нәрсәләрне эшләп өлгермәдек - шуларны барлыйсың.

    2011 нче ел Тукай елы булып тарихка кереп калыр, мөгаен. Тукайга татар халкы тора-тора кайта бит. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләрнең гомере саннар белән генә бәяләнә алмый. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Шуңа да, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Указы нигезендә 2011 нче ел республикабызда шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде.

    Татарстанда Тукай елы истә калырлык итеп узды. Ел дәвамында әлеге истәлекле датага кагылышлы чаралар аз булмады. Ул чараларның һәрберсенең максаты бөек шагыйрь Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңге-ләштерү иде.

    Тукай елында татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә дә, Татарстанның барлык шәһәр һәм авылларында да күпсанлы милли чаралар үткәрелде, кичә-ләр, бәйрәмнәр оештырылды. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да бу чаралардан читтә калмады. Район, республика күләмендә үткәрелгән конкурс-бәй-геләрдә, мәктәп күлә-мендә оештырылган чараларда да бик актив катнаштылар. Нәтиҗәләре дә бар. "Тукайның тылсымлы сүзе" фестиваленең "Яшь тәрҗемәче" номинациясендә 11 нче сыйныф укучысы Гыйльфанова Йолдыз район буенча I нче урынны, республика күләмендә II нче урынны яулады. "Яшь рәссамнар" номинациясендә Габдрахманова Лиана - II нче урынга, ә Котельникова Яна III нче урынга лаек булдылар.

    Юбилее булганга күрә генә түгел, ел да аның туган көнен, Тукай көннәре итеп, зурлап уздырабыз без. Казан шәһәрендә узган Шигырь бәйрәме, Тукайга багышланган төрле конкурслар, Кушлавыч, Кырлай һәм Казандагы музейларына экскурсияләр, мәктәптә уздырылган әдәби ки-чәләр кебек традицион чаралар һәр елны оештырыла. Шулар белән беррәттән яңача үткә-релгән чараларга да игътибарны юнәлтәбез. Мәсәлән, быел өлкән сыйныф укучылары өчен компьютер чараларыннан файдаланып, "Шагыйрь мәхәббәте" дигән әдәби кичә әзерләдек. Кичәдә бигрәк тә 9 нчы сыйныф укучылары актив булдылар. Кичәнең сценариен төзештеләр, презентациясен ясадылар, шигырьләр өйрәнделәр, рольләр бүлешеп, сүзләрен яттан өйрәнделәр. Тукай ролен - Гыйниятуллин Рүзәл, Зәйтүнә Мәүледова ролен Низамова Зөһрә чын артистларча, бик оста итеп башкардылар. Тукайның мәхәббәт турындагы шигырьләрен Гөлем Төхвәтуллина, Энҗе Миндубаева, Рифат Хәкимовлар сәнгатьле итеп, җиренә җиткереп сөйләделәр. Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде, һәм һәркем "Тукайның мә-хәббәте кем булган?" соравына җавап тапты. Ә кечкенәләр өчен 6 нчы сыйныф укучылары "Шүрәле малае белән Былтыр малае" әкиятен сәхнәләштерделәр. Ерак планетадан килгән җан ияләре (бу рольләрне Ахунов Булат һәм Шәрәфиев Наил башкарды) Җирдә надан укучыларны фоторәсемгә төшереп йөриләр. Алар Былтыр малае белән Шүрәле малаен очраталар. Ә бу ике надан мәктәпкә укырга йөр-миләр. Шуңа да үз бабаларының тарихын белмиләр. Көлкегә дә калган булырлар иде, ярый әле урман мәктәбендә укучы төлке балалары (роль-ләрдә - Минһаҗев Айнур һәм Садриева Чулпан) ярдәмгә килделәр. Былтыр малае булып уйнаган Әһлиуллин Рушан, Шүрәле малае ролен башкарган Габдрахманов Маратлар сәхнәдә үз-ләрен иркен тотулары, матур итеп уйнаулары белән нәни тамашачыларның күңелен яуладылар. Алар үзләренең уеннары белән мәктәптә тырышып укырга, халкыңның үткәнен белергә, күп нәрсәгә өйрәнергә кирәклеген нәниләргә төшендерделәр.

    Менә шулай итеп, Тукай шигырьләре, әкиятләре аша, Тукай геройлары ярдәмендә туган халкыбызның үткәненә һәм киләчәгенә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Тукайның бөек иҗатына мәдхия җырлыйбыз, үзен олылыйбыз. Тукай елы тәмамланса да, бу күр-кәм гамәлебез һәр язның апрель аенда кабатлана һәм кабатланачак.

    Әлфия Гыйльфанова, Чыпчык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: