Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Тапкырлык һәм шаянлык күп көч сорый

Безнең районда авыл җирлекләре арасында КВН уздыру күркәм гадәткә керде. Чираттагы уенда безнең команда да катнашты. "Ә авылда яхшырак!" дигән тема тәкъдим ителде. Әлеге теманы ачканда авылларыбыз тормышындагы күпме кызыклы, шул ук вакытта гадел күренешләр күрсәтелде! Җырлар, уен-көлке, такмаклар аша күршеләребезнең тормыш-көнкүреше турында да күп нәрсәләр белдек. Һәр команда туган...

Безнең районда авыл җирлекләре арасында КВН уздыру күркәм гадәткә керде. Чираттагы уенда безнең команда да катнашты.

"Ә авылда яхшырак!" дигән тема тәкъдим ителде. Әлеге теманы ачканда авылларыбыз тормышындагы күпме кызыклы, шул ук вакытта гадел күренешләр күрсәтелде! Җырлар, уен-көлке, такмаклар аша күршеләребезнең тормыш-көнкүреше турында да күп нәрсәләр белдек.

Һәр команда туган "оясының" барлык өстенлекләрен ачарга, искиткеч чыгышлары белән иң яхшысы һәм иң әйбәте нәкъ менә аларда булуына инандырырга тырышты.

Безнең Коркачык авыл җирлеге командасы "Коркачык йолдызлары" дип аталды. Команда әгъзаларының район мәдәният йортының зур һәм матур сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаулары иде. Мондый кызыклы чараларда катнашу безнең күңелне күтәрде, яхшы нәтиҗәләргә ирешү омтылышы тудырды.

Әлеге уен командаларны яраткан районыбыз тормышында тагын да активрак катнашуга рухландыра. КВН уздыру кебек матур гадәт киңәер һәм төрлеләнер, дип ышанабыз.

Мондый матур кичәдән катнашучылар да, җанатарлар да зур канәгатьләнү хисләре кичерделәр, яңа үрләрне яуларга рухландырырлык энергия алдылар.

Каенлык, Суыксу, Иске-Казан авыл җирлекләре көчле һәм талантлы көндәшләр булдылар. Алар белән гадел көрәшү безнең команданың күңеленә бик тә хуш килде.

Авылда яшәү темасы уен-көлке, шаярулар аша яктыртылса да, район яшьләре әлеге мәсьәләнең нинди зур әһәмияткә ия булуын аңлый. "Кайда тудың, шунда кирәк бул!" дигән мәкальгә аңлатма да биреп торырга кирәкмидер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев