Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

ТАБИГАТЬНЕҢ ТУГРЫ САКЧЫСЫ

Биектау районы танылган шәхесләр Әхмәтһади һәм Садри Максудиларны, Галимҗан Барудины, Хәсәнгата һәм Солтан Габәшиләрне, Салих Сәйдәшевне бүләк иткән төбәк. Районыбыз шулай ук күп кенә шагыйрьләрнең, язучыларның туган ягы. Биектаулылар Хәй Вахит, Әнвәр Бакиров, Зиннур Хөснияр, Альберт Хәсә-нов, Рафис Корбанов исемнәре белән горурланалар. Аларның һәрберсе турында зур хөрмәт хисләре белән матур...

Биектау районы танылган шәхесләр Әхмәтһади һәм Садри Максудиларны, Галимҗан Барудины, Хәсәнгата һәм Солтан Габәшиләрне, Салих Сәйдәшевне бүләк иткән төбәк.
Районыбыз шулай ук күп кенә шагыйрьләрнең, язучыларның туган ягы. Биектаулылар Хәй Вахит, Әнвәр Бакиров, Зиннур Хөснияр, Альберт Хәсә-нов, Рафис Корбанов исемнәре белән горурланалар. Аларның һәрберсе турында зур хөрмәт хисләре белән матур сүзләр язарга мөмкин булыр иде. Ләкин язмамны санап үтелгән якташларыбызның берсенә - Альберт Барый улы Хәсәновка багышлыйсым килә. Шушы көннәрдә, дөресрәге, 1 нче декабрьдә ул үзенең юбилейлы туган көнен - 75 яшьлеген билгеләп үтте. Шул уңайдан Татарстан Язучылар берлеге районыбыз мәктәп-ләрендә Альберт абый Хәсәнов белән очрашулар оештыра. Олы Битаман мәктәбенә дә якташыбыз, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм юбиляр язучы Альберт Хәсәнов кунак булып килделәр. Очрашуга укучыларыбыз бик тырышып әзерләнделәр: якташларыбызга багышлап стена газеталары чыгарылды, китап күргәзмәләре оештырылды. Һәр сыйныф укучысы белән юбиляр язучының иҗатын тагын бер кат күздән кичердек.
Очрашуны Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан ачып җибәрде. Ул бездә еш була торган кунак, чөнки Кече Битаман авылында туып, шушы мәк-тәпне тәмамлаган, авылыбызга эзне суытмаска тырыша. Рафис абый укучыларны кыскача Альберт Хәсәновның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.
Язучының тормыш юлы бик гыйбрәтле. Татарстанның Биектау районы Кече Кавал авылында туган сабый кечкенәдән әнисез калып, якыннары тәрбиясендә үсә. Шулай булса да, аның йөрәгенә мәрхәмәтлелек орлыклары бик мул салынган. Сүзләренә караганда, ул Дөбъяз авылын үзенең икенче туган авылы итеп саный, чөнки гомеренең шактый өлеше шунда узган. Хәзерге вакытта Альберт абый Әлмәт шәһә-рендә яшәп, иҗат итә.
Аннан соң сүз кунагыбызның үзенә бирелде. Чал чәчле, йомшак тавышлы өлкән язучыбыз - табигатьнең чын тугры сакчысы. Таптама, үтермә, булганны сакла - бу Альберт Хәсәновның тормыш һәм иҗат девизы. Ул үзенең әсәрләрендә табигать турында, кешенең кошлар, хайваннар дөньясына мөнәсәбәте турында яза, табигатьне сакларга, аңа уңай мөнәсәбәттә булырга өнди. Альберт абый Хә-сәновның нинди генә әсәрен укысаң да, табигатебез турында бик кызыклы фактларга юлыгасың.
Ике сәгатькә сузылган җылы очрашу бик матур килеп чыкты. Балалар язучыга булган сорауларын бирделәр. Альберт абый мавыктыргыч җавапларын кызганмады. Гомумән, ул озак итеп, матур итеп сөйләргә ярата. Тормышта булган вакыйгаларга таянып иҗат иткән "Чатан" исемле повесте очрашуда катнашучыларның барысында да зур кызыксыну уяткандыр, мөгаен. Чөнки автор әсәрнең иң кызыклы өлешләрен генә сөйләде. Барлык залда утыручылар дөньяларын онытып тыңладылар аны. Ахырын, әлбәттә, укучылар үзләре укып бетерәчәкләр, моңа минем шигем юк. Язучыбыз безгә өр яңа, табадан төшкән китапларын да бүләк итте.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шамил Бикчурин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Альберт Хәсәнов белән узган очрашуны мәктәбебез укучылары һәм укытучылары күңелләрендә бик озак саклар. Бик матур, җылы очрашу үтте. Моның өчен Рафис Корбанга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да өлкән язучыларыбызны хөрмәтләп, мондый очрашулар ешрак оештырылсын иде.
Ә юбилярыбызга ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс иҗади рух, гаиләсендә иминлек, олыгайган көннәрендә хыялларының тормышка ашуын телибез. Хыялы бар Альберт абыйның - Ашыт буйларына кайтып ял итү, шунда иҗат белән шөгыльләнү. Уңышлар сезгә, хөрмәтле якташыбыз, сезнең иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев