Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Сүзнең тәмен белеп шаярдылар

Составында Ямаширмә авылы яшьләре булган «Биектау кәрләләре» командасы ШТМК (Шаяннар, тапкырлар, мә-зәкчеләр клубы) бәйгесенә Казанга финал турында чыгыш ясап, икенче урынны яулап кайтты. Командада Ямаширмә мәктәбе укытучысы Галиәхмәтова Чулпан, Сафиуллина Лилия, Зиннәтуллин Ленар, укучылардан Закирова Ләйсән, Закирова Гөлназ, Шакиров Рәмис, Вәлиуллина Алисә, балалар бакчасында эшләүче Мифтахова Алсу, Әтнә техникумында белем...

Составында Ямаширмә авылы яшьләре булган «Биектау кәрләләре» командасы ШТМК (Шаяннар, тапкырлар, мә-зәкчеләр клубы) бәйгесенә Казанга финал турында чыгыш ясап, икенче урынны яулап кайтты.

Командада Ямаширмә мәктәбе укытучысы Галиәхмәтова Чулпан, Сафиуллина Лилия, Зиннәтуллин Ленар, укучылардан Закирова Ләйсән, Закирова Гөлназ, Шакиров Рәмис, Вәлиуллина Алисә, балалар бакчасында эшләүче Мифтахова Алсу, Әтнә техникумында белем алучы студент егет Хәмидуллин Рәмис, мәдәният йортында эшләүче Хәмидуллина Лилия катнаштылар. Бәйгенең темасы шул ук «Ярыштан - шаярышка» калган булса да, безнең «Биектау кәрләләре» командасы чыгышларына үзгәртү керткән. Таныштыру өлешен әле күптән түгел генә Казанда узган Универсиада уеннарына бәйләп, бераз юмористик һәм сатирик күренешләр өстәп башлаганнар. Ә инде тел чарлау (разминка) өлешендә безнең команда регламентка сыешуы, зирәклеге, тапкырлыгы белән чын-чынлап алга чыккан. Сорауларга җавапны тиз генә түгел, ә кызыклы итеп, ә кайбер очракта көндәш команданың нәкъ үз җавапларын да әйтеп узу белән жюрины таң калдырган. СТЭМ өлешен информацион чорга бәйләп, үсеп килүче буынның гына түгел, ә инде өлкән буынның, ягъни картларның кайбер очракта яшьләрне уздыра алуын сәхнәләштереп, бию һәм җырлар аша күрсәтү дә отышлы чыккан. өй эшенә килгәндә, «Биектау кәрләләре»
командасы бу өлешкә тормышта була алырдай вакыйгаларны ярышка бәйләп күрсәтергә тырышкан. Тормышта мәхәббәт ярышы да барлыгын искәртеп, узган гасыр мәхәббәте белән яңа гасырныкын чагыштырып күрсәткәннәр. Ә инде команданың бу өлештә чыгышы бию белән башлану да зур роль уйнаган дип саный команда егет-кызлары. Ахыр чиктә көчле көндәшләрен күпкә артта калдырып, безнекеләр республика буенча икенче урынга чыктылар. Монда «Биектау кәрләләре» командасына барлык район исеменнән «Афәрин!» диясе генә кала.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X