Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

СЫНАСА ДА ТОРМЫШ, СЫНАТМАДЫ...

Язмышыма чиксез рәхмәтлемен, Шулай булмый мөмкин дә түгел. Сынаса да тормыш, сынатмадым, Гел изгелек кылды шул күңел. Яшәдем дә, яшьнәдем дә кебек, Кундырмадым язмыш тузанын. Тормыш сукмагыннан атлый-атлый Сизми калдым гомер узганын. (Илсур Әхмәтов). Һәр авылның да диярлек зур ихтирамга лаек, күренекле, һәрвакыт халык арасында булган кешеләре бар. Безнең Ямаширмә...

Язмышыма чиксез рәхмәтлемен,
Шулай булмый мөмкин дә түгел.
Сынаса да тормыш, сынатмадым,
Гел изгелек кылды шул күңел.
Яшәдем дә, яшьнәдем дә кебек,
Кундырмадым язмыш тузанын.
Тормыш сукмагыннан атлый-атлый
Сизми калдым гомер узганын.

(Илсур Әхмәтов).
Һәр авылның да диярлек зур ихтирамга лаек, күренекле, һәрвакыт халык арасында булган кешеләре бар. Безнең Ямаширмә авылында да инде өлкән яшьтә булуына карамастан, бик актив, иҗади шәхес - тыл һәм хезмәт ветераны, ветераннар советы рәисе, үзешчән шагыйрь, авылның аксакалы Илсур ага Әхмәтов яши. Күптән түгел Илсур абыйга 83 яшь тулды. Туган көненә бүләк буларак, кызы Гөлнар Ибраһимова һәм уллары ярдәме белән үзешчән шагыйрьнең икенче китабы дөнья күрде. Ул "Язмышыма чиксез рәхмәтлемен" дип атала. Без, мәдәният хезмәткәрләре, китапханә һәм мәктәп белән берлектә Илсур аганың китабын укучыларына тәкъдим итү кичәсен үткәрдек. Илсур абый безнең сәхнә ветераныбыз да бит әле. Шуңа да бу кичәнең төп герое Илсур ага Әхмәтов сәхнәбезнең түрендә иң кадерле кунак булды. Кичәне китапханәче Фәридә Нәҗмиева башлап җибәрде. Мәктәп укучылары шагыйребезнең иң матур шигырьләрен сөйләделәр, күңелле җырлар яңгырады.
Илсур абыйның балачагы, тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге, гаиләсе, балалары турында презентация күрсәтелде. Мәктәп-тә укыган дүрт оныкчыгы бабайларына багышлап язылган шигырьләрен матур итеп сөйләделәр. Илсур абыйның бердәнбер кызы да бу кичәдә катнашты һәм укучыларга да, әтисенә дә изге теләкләрен җиткерде. Илсур абый үзенең автографы куелган китапларын авыл һәм мәктәп китапханәсенә, музейларга һәм үз укучыларына бүләк итте.
Илсур абый чын мәгънәсендә олы тормыш юлы үткән кеше. Алар тормыш иптәше Фәүзия апа белән дүрт малай һәм бер кыз үстерделәр. Балалары эшчән, чын кеше булсыннар өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар. Бу гаилә авылда күпләргә үрнәк булырлык. Бүгенгесе көндә Илсур абый өлкән улы Илдар һәм килене Разия тәрбиясендә, бик бәхетле яши. Шуңа да вакыты булганда һаман каләмен алып, матур шигырьләр тудыра һәм район газетасына мәкаләләрен, язмаларын даими җибәреп тора.
Илсур абыйга киләчәктә дә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, шушы изге дөньяның барлык рә-хәтлекләрен күреп яшәвен телибез.

Рәсемнәрдә: Илсур абый Әхмәтов китабын бүләк итә; кичәне оештыручылар автор белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев