Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!” (Г.Тукай)

    ... Шыгрым тулы зал. Анда спектакль уйнаучы балаларның әти-әниләре, дәү әтиләре-дәү әниләре, авылның өлкән кешеләре, укытучылар, укучылар. Сәх-нәдә Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" спектакле бара. Мин залдагы тамашачыга күз салам. Аларның тып-тын калып, спектакльне карауларыннан, кызыклы җирендә чын күңелдән, тарсынмыйча кычкырып көлүләреннән, артистларның спектакльне тамашачыларның ихлас күңелдән яратып карауларыннан тагын да...


    ... Шыгрым тулы зал. Анда спектакль уйнаучы балаларның әти-әниләре, дәү әтиләре-дәү әниләре, авылның өлкән кешеләре, укытучылар, укучылар. Сәх-нәдә Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" спектакле бара.

    Мин залдагы тамашачыга күз салам. Аларның тып-тын калып, спектакльне карауларыннан, кызыклы җирендә чын күңелдән, тарсынмыйча кычкырып көлүләреннән, артистларның спектакльне тамашачыларның ихлас күңелдән яратып карауларыннан тагын да илһамланып уйнауларын күреп, үземнең тамагыма төер тыгыла, күзлә-рем дымлана.
    Менә "Буыннар очрашуы дигән тематик кичә бара. Сәхнәдә - Суыксу авыл җирлегендә төрле елларда эшләгән тармак җитәкчеләре. Аларның күбесе озак еллар очрашмаган, күбесе гомер буе шушында яшәп, эшләүләрен дәвам итәләр.
    Суыксуда эшләп китеп, хәзер башка җирләрдә яшәүче кунакларыбызны да чакырдык без бу очрашуга.
    Әйе шул, "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип, юкка гына әйтмиләр.
    Чиратта "Без булдырабыз" дип исемләнгән хуҗабикәләр бәйгесе. Төрле яшьләрдәге 4 хатын-кыз сәхнәдә үз осталыкларын күрсәтәләр. Рәмзия Хәкимова, Зөлфирә Гыйниятуллина, Казан шәһәрен-дә яшәп, туган авылларын да онытмыйча, авылдашлары белән аралашып торучы авылдашларыбыз Тәскирә апа Хәлиуллина һәм Фәния апа Низамиева бу бәйгедә теләп катнаштылар, чын-чынлап бәйрәм ясадылар. Иң дулкынландырганы - бәйгедә катнашучыларны авылдашлары, күршеләре, балалары, тормыш иптәшләре чәчәк букетлары белән сәхнәгә менеп тәбрикләделәр.
    Сыер савучы Зөлфирәне 4 улы да сәхнәгә чәчәк букетлары алып менеп, кочаклап, бәйрәм белән котладылар. Бәйге буласы көнне 2 улы да көрәштә 1, 2 нче урыннар алып кайтканнар иде.
    Рәмзия Хәкимованы да сәхнә тутырып котларга менделәр. 3 улы, 3 килене, 5 оныгы чәчәк букеты һәм матур сүзләр белән әниләрен, дәү әниләрен котладылар.
    Ә Тәскирә апа белән Фәния апаның тормыш иптәшләре оялып кына сәхнәгә менеп, яраткан хәләлләренә чәчәк бүләк иттеләр.
    Мәдәният йорты чәчәк букетлары белән тулды. Бәйрәмнең - үткәрелгән чараның максаты да бер-береңә миһербанлы булу, игелек эшләү, якыннарыңны хөрмәт итү иде бит. Димәк, максатыбызга ирешкәнбездер дип уйлыйм.
    13 гыйнвар - Искечә яңа ел каршылау программасын төзеп, Суыксу үзешчәннәре Кече Рәс клубында концерт куйды. Кызыклы скетчлар, гыйбрәтле сәхнә әсәрләре, дәртле кавказ биюләре, татар халык җырлары... Халык бик яратып карады концертны.
    Соңгы арада үзебезнең мәдәният хезмәткәрләре белән аралашып, сөй-ләшеп, бер-беребезгә концертлар белән йөри башладык. Февраль аенда Битаман мәдәният йортында "Авыл сулышы" дип исемләнгән концерт куйдык. Көннәр салкын торса да, авыл халкы концертка килгән иде.
    Бәйрәм ашы - кара-каршы, дигәндәй, Битаман мәктәбе укучылары һәм укытучылары 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт куеп киттеләр. Укучыларның күбесе Дөбъяз музыка мәктәбенә йөри икән, бик оста итеп бииләр, җырлыйлар. Сәх-нәдә үзләрен иркен тоталар. Укытучылар да кызыклы сәхнәләштерелгән әсәр күрсәтеп, җырлап-биеп, тамашачыларның күңелләрен яулый алдылар. Әниле-кызлы Гөл-генә белән Фирдинә Шәйхетдиноваларның җырлавын бик яратып кабул иттек. Күп кенә конкурсларда призлы урыннар, мактаулы исемнәр алган бу гаиләгә уңышлар гына телисе кала.
    Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәдә кадетлар сыйныфы белән музыкаль монтаж күрсәттек. Аннан соң "Җырлыйк әле" бәйгесе булды.
    8 нче мартка "Килен бе-лән каенана", дип исем-ләнгән кызыклы юмористик кичә оештырдык.
    Кичәбезнең кадерле кунагы Рәмзия апа 41 ел каенана белән яши, килене Гөлзадага 18 ел каенана булып тора. Димәк, Гөлзада 18 ел буе 2 каенана белән яши икән. Залда халык көлеп куя. Әлбәттә, монда төп рольне уйнаучы, гаиләне тотучы кеше - Рәмзия апа инде. Аңа сабырлык, тынычлык телибез.
    Концерт номерлары, җырлар белән бәйрәм матур гына дәвам итте.
    19 мартта көндезге сәгать 11 дә мәдәният йорты ишегалдында иртән-иртүк казан астык. Бүген - Нәүрүз бәйрәме. Әкрен-ләп кунаклар да килә. Алар җыела торганда концерт куя башладык. Чәй табыны янында коймаклар белән сыйлана-сыйлана концерт карадылар.
    Көтелгән кунагыбыз Нәүрүзбикә дә килеп җитте. Ул кунакларны бәйрәм белән котлады.
    Менә тәмле пылау да пеште. Аны авылда иң оста пешерүче Эльмира Хөсәенова әзерләде. Ул арада ялтырап кояш чыкты. Бар да пылаудан авыз итте.
    "Бер-берегезгә кунакка йөрегез, кунак чакырыгыз, үпкәләрне онытыгыз, бу шундый бәйрәм", - диде Нәүрүзбикә.
    Гореф-гадәт буенча, борынгы йола кушканча, Нәүрүз көнне табигать кочагында, язгы һавада пешкән ризыктан авыз иткән кеше ел буена җи-тәрлек көч, сәламәтлек ала. Илгә-көнгә тынычлык, малларыбызга бәрәкәт бирә, дигәннәр борынгылар. Амин, шулай булсын.
    Ә кичәләргә, бәйрәмнәр-гә, спектакльгә әзерләнү үзе ни тора! Бергәләп сәхнә бизәү, кирәкле костюмнар тегү һ.б. Монда балалар, яшьләр бер-берләре белән аралашалар. Үз эчләренә йомылып йөргән малай-шалай ачыла, эчкерсезләнеп китә. Әйе, аларның да күңелләрен аңларга, аларга да шәхес итеп карарга кирәк. Ни кызганыч, кайбер ата-аналар гына боларны аңлап бетерми. "Клубка барма, нәрсә калган анда сиңа, үзләре хезмәт хакы алалар, үзләре эшләсеннәр", - дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Бик нык ялгышалар. Алар бит яралып кына килгән матурлыкны бала күңеленнән урлыйлар, аларны ялгыш юлга кертәләр. Искиткеч яхшы кешеләр бик күп авылыбызда. Алар белән эшләгән саен эшлисе, яңалыклар уйлап табасы, бәйрәмнәрне тагын да күркәмрәк, мәгъ-нәле итеп үткәрәсе килә.
    Кешелеклелек, игелеклелек, миһербанлык орлыклары саласы килә...
    Фидания ХӘЛИУЛЛИНА, Суыксу мәдәният йорты директоры.
    Рәсемнәрдә: бәйрәм күренешләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: