Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

«Солдатка сугыш кирәкми»

Егерменче гасырның 80 нче елларында совет сугышчыларына язмыш кушуы буенча ерактагы әфган җи-рендә изге сугышчы бурычын үтәргә туры килде. Әфганстандагы чикләнгән контингент сугышка мәктәп эскәмиясеннән үк диярлек барып кергән яшьләрдән торды. Хәтта тормыш тәҗрибәсе дә булмаган егетләр чит илгә, күз күрмәгән-колак ишетмәгән чит-ят шартларга, дошманнар арасына килеп эләктеләр. Һәм алар...

Егерменче гасырның 80 нче елларында совет сугышчыларына язмыш кушуы буенча ерактагы әфган җи-рендә изге сугышчы бурычын үтәргә туры килде.

Әфганстандагы чикләнгән контингент сугышка мәктәп эскәмиясеннән үк диярлек барып кергән яшьләрдән торды. Хәтта тормыш тәҗрибәсе дә булмаган егетләр чит илгә, күз күрмәгән-колак ишетмәгән чит-ят шартларга, дошманнар арасына килеп эләктеләр. Һәм алар андагы вакыйгаларны, әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны күңелләренә бик якын кабул иттеләр. Бу хис-тойгылары хатларында, көндәлекләрендә, шигырьләрендә һәм җырларында чагылды.

Бөреле мәдәният йортында, китапханәдә интернационалист-сугышчыларны искә алу көненә карата, әфганлыларга багышлап, "Солдатка сугыш кирәкми" дигән тематик кичә уздырылды. Әлеге чарага Бөреле урта мәктәбе укучылары килде. Кичәгә шулай ук кунаклар: Казанның "Форпост" оператив отряды хезмәткәрләре Рөстәм Бегмансуров, Рөстәм Нәфыйков, Руслан Драпун һәм хезмәттәш-китапханәчеләр - Любовь Галкина һәм Фәния Әгълиуллина да чакырылды.

Очрашу алдыннан укучыларга әлеге сугышка китергән сәбәпләрне аңлаттылар. Презентация ярдәмендә җыелучыларга якташларыбызның хәрби бурычларын, хәтта тормышларын куркыныч астына куеп, ничек лаеклы үтәүләре турында сөйләделәр. Аларның исемнәре биектаулыларга яхшы таныш: Олег Усов һәм Константин Вислобоков. Җыелучылар һәлак булган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Без балаларга хәзерге вакытта безнең поселокта яшәүче әфганлы сугышчылар турында сөйләдек. Алар дүртәү - Рафаэль Мусякаев, Сергей Чернов, Олег Герасимов, Расих Хәкимов. Кичә дәвамында әфган сугышы турындагы шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Аларны кунаклар: Рөстәм Бегмансуров, Рөстәм Нәфыйков, Руслан Драпун күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек итеп башкардылар.

Безне совет солдатларының әфган җирендәге батырлыклары белән таныштыра торган күп китаплар язылган. Яшь буын бу сугыш турында, совет солдатларының андагы батырлыклары турында онытмасын иде. Шуның белән бәйле рәвештә җыелучылар игътибарына "Батырлык урыны - Әфганстан" дигән китап күргәзмәсе тәкъ-дим ителде. Чарада катнашучылар Александр Прохановның "Светлей Лазури" дигән китабы буенча әзерләнгән видеоролик карадылар. Кичә азагында кунаклар җылы, матур мөнәсәбәттә балалар белән аралаштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, аларга намуслылык, патриотлык үрнәкләре күрсәттеләр, кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

Моннан егерме алты ел элек 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылды. Ә моңа кадәр ун ел сугыш, ун ел көрәш, кан кою, батырлыклар булды. Пулялар белән тишкәләнеп беткән әфган калкулыкларында, тыныч тормыш белән яшәүче кышлакларны яклаганда, йөкләрне саклаганда совет солдатлары һәм офицерларының иң күркәм сыйфатлары ачыла. Без бөтен кешегә тынычлык һәм яхшылыклар гына телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев