Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Сәләтне үстерергә ярдәм итәләр

Усад авылында яңа мәдәният йорты ачылганга бер елдан аз гына артык вакыт узды әле. Бу күп вакыт түгел, әмма шул арада безнең клубта никадәр кызыклы чаралар булды инде. Бу коллективта чын-чынлап иҗат кешеләре эшли. Мәдәният йорты директоры Наталья Николаевна Вәлиуллина - бу системада инде 25 ел. Аның сәләте күпкырлы: бәйли,...

Усад авылында яңа мәдәният йорты ачылганга бер елдан аз гына артык вакыт узды әле. Бу күп вакыт түгел, әмма шул арада безнең клубта никадәр кызыклы чаралар булды инде.

Бу коллективта чын-чынлап иҗат кешеләре эшли. Мәдәният йорты директоры Наталья Николаевна Вәлиуллина - бу системада инде 25 ел. Аның сәләте күпкырлы: бәйли, тегә, шигырь яза, бии, җырлый. Аның җитәкчелегендә клубта мәктәп яшендәге кызлар өчен сәйлән белән чигү түгәрәге эшли, ә 14 яшькәчә малайлар брэйк биергә өйрәнә. Түгәрәк-ләргә шәрык биюләрен үз иткән хатын-кызлар да йөри.

Мәдәният йортының сән-гать җитәкчесе Раилә Бари кызы Каюмова да күптән эшли. Аның кул астында шөгыльләнгән балалар, театр училищесын, консерватория тә-мамлап, үз һөнәрләре буенча эшлиләр. Ә хәзерге көндә Усад мәктәбе укучылары ул җитәкләгән хореография түгәрәгенә бик теләп йөриләр, концертларда уңышлы чыгыш ясыйлар, конкурсларда катнашалар. Ә ул үзе төрле конкурсларда күп мәртәбә лауреат, дипломант булды, моңлы нәфис тавышы тамашачыларның колагын иркәли.
Ул өйрәткән 7 нче сыйныф укучысы Вәкил Ильин, балалар иҗаты конкурсында вокал буенча беренче урынны алып, җиңүче булды. Татарча да, русча да матур җырлаганга, аны безнең авылда бик яраталар.

Клубта ике хор эшләп тора: "Веснянка" халык хоры һәм "Атнакич" дигән татар хоры. Райондагы бер генә чара да алар катнашыннан башка үтми. Алар ел саен "Каравон" фестивалендә һәм Габдулла Тукай исемендәге мәйданда шагыйрьнең туган көнендә дә катнашалар. Раштуа, Масленица, Троица, Сабантуй һәм башка бәйрәмнәр дә алар көче белән уздырыла.
Безнең мәдәният йорты республиканың танылган артистлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Илсөя Бәдретдинова, Хәния Фәрхи, Илнур Баязитов, Рәсим Низамов, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева һәм башкалар бездә кунакта булды. Безгә даими килеп торучы Әтнә халык театры артистларын тамашачы аеруча үз итә. Ул театрның бер актеры безнең авылдан шул: Раилә Каюмова шәкерте Рәмис Галиев.

Мәдәният йортының яңа хезмәткәре Карина Хәй-руллина турында да әйтеп китим әле. Ул клубка ярты еллап элек, Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап килде. Үзебезнең авыл кызы Карина кечкенәдән үк клубка йөри, барлык чараларда, бәйгеләрдә катнаша иде. Ә үзе эшли башлагач, кече, урта, өлкән яшьтәге укучылар өчен өч бию төркеме оештырды. Биючеләрнең иң яшенә - 5, иң өлкәненә - 14 яшь. Хәзер төркемнәрдә барлыгы 30 бала шөгыль-ләнә. Аларның репертуарында 11 әзер бию бар: спорт биюләре дә, балалар өчен шаян биюләр дә, халык биюләре дә. Каринаны балалар ярата, түгәрәкләргә дә рәхәт-ләнеп йөриләр. Алар бергәләп культпоходларга, шәһәргә киноларга, музейларга, тарихи урыннарга баралар. Спорт уеннары уздыралар, бәйрәмнәр, викториналар, конкурслар оештыралар, туган көннәр уздыралар.

Реклама

Күптән түгел балалар өчен яңа зур бәйрәм "Хеллоин" булды. Бу бәйрәмдә илледән артык балалар һәм үсмерләр катнашты. Нинди дә булса бер персонаж киеменнән булмаган бер генә бала да юк иде анда. Бәйрәм бик күңелле үтте, балаларга ошады. Һәр чарага Карина тырышып әзерләнә, эшенә иҗади һәм профессионалларча якын килә. Төрле чаралар, тематик кичәләр, дәресләр, әңгәмәләр үт-кәргәндә, авыл китапханәсенә дә ярдәм итә ул.

Әниләр көне уңаеннан мәдәният йортында "Яшь әниләр бәйгесе" узды. Өчәр әни һәм аларның балаларыннан торган ике команда, үҗәтләнеп, тапкырлыкта, зирәклектә ярышты, кул эшләренә, җыр-биюгә сәләтләрен дә күрсәтте. Конкурс клубыбыз үзешчәннәренең концерт номерлары һәм Карина Хәйруллина җитәкчелегендәге балаларның дәртле биюләре белән аралашып барды. Әлдермеш мәдәният йорты директоры И.К.Фәрхетдинова, сәнгать җитәкчесе Т.С.Зарипова, Усад мәктәбе укытучысы Э.Р.Фәтхетдинова, китапханәче М.Б.Зариповадан торган жюри, вакыт-вакыт, кемгә зуррак балл бирергә белмичә аптырап та калды. Әниләре булсынмы, балаларымы - һәр биремне шулкадәр кызык һәм оста итеп башкарып чыктылар! Өч сәгать вакыт узганны тамашачылар сизми дә калды. Бәйрәм бер дигән булды, тамашачылар барлык катнашучыларга гөрләтеп кул чапты. Ә бәйгедә катнашучыларга "Иң яхшы әни" дигән грамоталар, иганәчедән бүләкләр һәм Наталья Вәлиуллина үз куллары белән ясаган сәйләнле беләзекләр эләкте. Сүз уңаеннан, «Татспиртпром»ның Усад спирт заводына зур рәхмәт.

Биектау, Әлдермеш һәм Усад мәдәният йортларының үзешчән сәнгать коллективлары катнашында Инвалидлар декадасы уңаеннан зур концерт уздырылды. Барлык инвалидларга чакыру билетлары җибәрелде, ә соңыннан аларны Усад авылына транспорт белән алып кайттылар.

Авыл китапханәсе дә шушы ук бинада урнашкан. Китапханәнең фонды бик бай. Монда теләсә нинди темага китап алырга мөмкин: әдәби китаплар, балалар китаплары кирәкме, йорт хуҗалыгы, сәясәт, медицина, педагогика, сәнгать, тарих турындамы - җаның ниндиен тели. Китаплар даими рәвештә яңартылып тора. Укучылар өчен вакытлы матбугат - газета-журналлар сайлау мөмкинлеге дә зур. Форсаттан файдаланып, шигырьләр, әкиятләр, бәетләр, мөнә-җәтләр язучы сәләтле кешеләрне дә чакырам. Районда алар турында, аларның иҗат җимешләре тупланган китап басылып чыгачак. Материалларны авыл китапханәләрендә җыябыз.
Менә шулай күңелле итеп, кулга-кул тотынып эшли безнең Усад авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе коллективы. Барлык өлкәннәрне дә, балаларны да чакырабыз: кул эшләре, хореография һәм бию түгә-рәкләрендә шөгыльләнергә яисә китапханәнең уку залында тыныч кына утырып, китаплар, журналлар укырга, көндәлек мәшәкатьләрдән ял итәргә килегез. Аллага шөкер, бөтен шартларыбыз бар: чиста, өйдәге кебек уңайлы, иркен һәм җылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев