Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

СӘХНӘДӘ – ЯШЬ АРТИСТЛАР

Шәүкәт Биктимеров исемендәге театр сәнгатенең I нче балалар республика конкурсында уртанчылар категориясендә беренче урынны Әлдермеш урта мәктәбенең "Якты нур" театр коллективы алды. Авылда мәктәп театры булдыру фикере Әлдермештә күптәннән барлыкка килә. Моннан бер ел элек "Тулпар" мәктәптән тыш эш үзәге"нең өстәмә белем бирү педагогы Илсөя Әкрәм кызы Вәлиева труппага балалар...

Шәүкәт Биктимеров исемендәге театр сәнгатенең I нче балалар республика конкурсында уртанчылар категориясендә беренче урынны Әлдермеш урта мәктәбенең "Якты нур" театр коллективы алды.
Авылда мәктәп театры булдыру фикере Әлдермештә күптәннән барлыкка килә. Моннан бер ел элек "Тулпар" мәктәптән тыш эш үзәге"нең өстәмә белем бирү педагогы Илсөя Әкрәм кызы Вәлиева труппага балалар туплый башлады. Бөтен репертуар 13 яшь артист өстендә. Һәр образны яңача гәүдәләндерү, үзгәрү сәләте һәркайсына төрле-төрле рольләрне башкарырга мөмкинлек бирә. Мәктәп сәхнәсендә уйнау да шәп, әмма коллективның спектакльләр генә куясы түгел, ә бәлки башкаларның да ничек иҗат итүләрен күрәселәре килә.
Республика конкурсында катнашу өчен әллә ни күп тә таләп ителми - гариза белән бергә кайсы да булса бер спектакльнең язмасын гына җибәрәсе һәм нәтиҗәсен ике атна көтәсе. Бу вакыт тиз узып китә. Финалда катнашырга чакыру килгәч, Әлдермеш артистларының шатлануына чик-чама булмый, чөнки конкурска тәкъдим ителгән 30 хезмәттән иң яхшыларын, шул исәптән "Якты нур" коллективыныкын да сайлап алалар. Безнекеләргә Чистай, Балык Бистәсе, Әтнә, Саба районнарыннан килгән яшь артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга туры килә.
"Якты нур" театр коллективының Раушан Шәрифнең "Тылсымлы төрән" пьесасы буенча куелган спектакльдә яшь артистларның ихлас уенын тамашачылар бик ошаталар. Жюри Әлдермеш мәктәбе укучыларына уртанчылар төркемендә лаеклы рәвештә беренче урынны бирә.
Иҗат коллективын җиңү белән котлыйбыз һәм иҗат уңышлары телибез.

Рәсемдә: театр студиясендә катнашучылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев