Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Салих Сәйдәшев - татар халкының бөек улы

2015 елның 3 декабрендә кабатланмас якты талант иясе, халкыбызның сөекле композиторы Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең тууына 115 ел тула. Татар музыка сәнгате талантларның күплеге белән генә түгел, ул аларның төрлелеге белән безне хәйранга калдыра. Алар арасында күренекле татар композиторы С.Сәйдәшев үзенең бөеклеге белән аерылып тора. Аның милләтебез тормышында һәм татар...


2015 елның 3 декабрендә кабатланмас якты талант иясе, халкыбызның сөекле композиторы Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең тууына 115 ел тула.

Татар музыка сәнгате талантларның күплеге белән генә түгел, ул аларның төрлелеге белән безне хәйранга калдыра. Алар арасында күренекле татар композиторы С.Сәйдәшев үзенең бөеклеге белән аерылып тора. Аның милләтебез тормышында һәм татар музыка сәнгатендә беркемне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар.

Ул - татарның җир-табигать биргән мәшһүр Сәйдәше, профессиональ милли музыка сәнгатебезнең классигы. Аның исеме мәдәниятыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Татар музыка культурасы тарихында композиторлык профессиясе Салих Сәйдәшев исеме белән бәйләнгән. Ул - татар музыка культурасына нигез салучы беренче профессиональ композитор. Сәйдәшев моңнарының иҗади нигезе халык жырлары чишмәсеннән башлана. Ул, талантлы композитор булуы белән бергә, халыкчан иҗат итә белү сәләтенә дә ия булган. Шуңа күрә аның иҗаты милли, халыкчан, әсәрләре тирән мәгънәле, кызыклы, тынлаган саен тыңлыйсы килә торган. Салих Сәйдәшев музыкасы үзенең эчкерсезлеге, матурлыгы, затлылыгы белән дулкынландыра, моңландыра, яктылыкка, яхшылыкка чакыра. Ул гаҗәеп күпкырлы талант иясе: тиндәшсез композитор да, дирижер да, пианист та, педагог та булган. Үзе исән чакта ук дан һәм шөһрәт казанган булуы белән бергә, ул - зур югалтулар, тирән фаҗигалар һәм иҗат газаплары кичергән шәхес.

Профессиональ музыка сәнгатенә нигез салган С.Сәйдәшев язмышында ил һәм халык кичергән драматик вакыйгалар ачык төсмерләнә. Моны композиторның музыкасында да, тормышында да тоймыйча мөмкин түгел.

С.Сәйдәшев музыкасы - хлыкчан моңнардан тукылган якты иҗат. Аның кйләре ягымлы аһәңнәре беләнкүңелне биләп ала, якын һәм аңлаешлы булуы белән аерылып тора. Компзитор иҗатының зур өлешен театр өчен язылган әсәрләр тәшкил итә. Үз гомерендә ул алтмыштан артык спектакльгә көйләр язган. Аның бигрәк К.Тинчурин, Т.Гыйззәт, Ф.Бурнаш кебек танылган драматурглар белән иҗади дуслыкта тудырган "Зәңгәр шәл", "Ил", "Кандыр буенда", "Наемщик" һәм башка әсәрләре татар сәнгате тарихында аерым чор били.

С.Сәйдәшевнең тирән эшчәнлеге безне уйланырга мәҗбүр итә. Хәзерге вакытта татар музыкасында, бигрәк тә җыр жанрында барган үзгәрешләр - торган саен күбрәк рус, чуаш, мари, хәтта рок-музыка мелодикасының һәм ритмының үтеп керүе күпмедер дәрәҗәдә Сәйдәшевне оныту, кайчандыр ул салган милли музыка нигезләренең какшавы, йомшаруы белән дә аңлатыла.

С.Сәйдәшев нинди генә дәрәҗәгә ирешсә дә, кечелекле һәм кешелекле булган, тыйнак һәм сабыр, ипле, ихлас кеше буларак ул аерылып торган. Бүгенге көндә аның иҗатын өйрәнүче галимнәр күп дип әйтеп булмый.

С.Сәйдәшевнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, ул безнең милли горурлыгыбыз. "Шигъриятта безнең классик язучыбыз Тукай булса, музыкада Салих Сәйдәшев" дип язган Мөхәммәт Садри. Ул чын профессиональ композитор. Халкыбызның гасырлар буена тупланган милли музыкасын бөтендөнья музыка мирасы югарылыгына күтәргән кеше. Ул - бөек татар композиторы.

С.Сәйдәшев- күпкырлы талант иясе. Талант ул, тыйнак кына калып, үзеңнең матурлыкка, киләчәккә булган мөмкинлекләреңне раслау. Ә С.Сәйдәшев моны дирижер буларак та, композитор буларак та, башкаручы музыкант, музыкаль тапшырулар редакторы буларак та раслап күрсәткән. Иҗади хезмәтләре белән танышкач, аның талантының күпкырлылыгын, иҗатының киң колачлы булуын күреп сокланасың. Кызыл Армия маршын язган өчен аңа алтын сәгать бүләк итәләр. Бу Марш Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән парадларда яңгырый. Бүгенгесе көндә дә һәр бәйрәм тантанасы шушы марш белән башлана. Иң әһәмиятлесе - нинди генә бүләк белән бүләкләнсә дә, Чын Кеше булып калган кыйммәтле сыйфатлар бар аңарда.

Сәйдәшевләр буыны акрынлап китеп бара. Бүгенге көндә аның замандашлары һәм фикердәшләре юк инде. Ләкин ул тудырган музыка халык күңелендә яши бирә. Без, яшь буын, үзебезнең талантлы композиторларыбызның иҗатларын онытмаска, аларны киләчәк буыннарга җиткерәсе кешеләр. Әгәр без дә онытсак, киләчәк буын турында әйтеп торасы да калмый инде.

Бүген бары тик шуны гына әйтергә була: милли музыкабызның үзенчәлеген, моңын югалту милли телне, димәк, милләтнең үзен югалтуга тиң, чөнки милләт рухы нәкъ менә милли музыкада чагыла.
Моңы булган халыкның теле була,
Теле булган халыкның милләте була,
Милләте булган халыкның дәүләте була,
Дәүләте булса, ул тарихта кала.


СҮЗ УҢАЕННАН.

7 нче декабрьдә үзәк мәдәният йортында 15.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев юбилеена багышланган музыкаль кичә була. Җыр-моңга гашыйкларны көтеп калабыз!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев