Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Сабантуйда Универсиада кунаклары

Татарстан халкының яраткан бәйрәме Сабантуйны быел бөтен илебез өчен мөһим вакыйга - Универсиадага туры китерделәр. Кунакларга - республика, Россия җитәкчеләренә, спортчыларга, студентларның җыелма командаларына милли бәйрәмнең ничек узуын күзәтү генә түгел, ә бәлки анда үзләренә дә катнашу мөмкинлеге бирелде. Килеп чыгышы белән ерактагы тарихыбызга барып тоташкан сабан бәйрәме Татарстанда ел...

Татарстан халкының яраткан бәйрәме Сабантуйны быел бөтен илебез өчен мөһим вакыйга - Универсиадага туры китерделәр.

Кунакларга - республика, Россия җитәкчеләренә, спортчыларга, студентларның җыелма командаларына милли бәйрәмнең ничек узуын күзәтү генә түгел, ә бәлки анда үзләренә дә катнашу мөмкинлеге бирелде.

Килеп чыгышы белән ерактагы тарихыбызга барып тоташкан сабан бәйрәме Татарстанда ел саен чәчү тәмамлангач билгеләп үтелә. Мондый көннәрдә авылларда, район үзәкләрендә, шулай ук республика шәһәрләрендә спорт ярышлары, сәхнәләштерелгән тамашалар уздырыла. Ә Сабантуйның төп призы - тәкәне мәйдан көрәшендә җиңеп чыгучы ала.

Универсиада көннәрендә Сабантуй уздыру фикере кунакларның күңеленә хуш килә: зур халыкара форумда республикада яшәүче татар, рус һәм башка халыклар мәдәнияте белән танышырга мөмкин булды. Бу көн-нәрдә Казанга кунаклар башка дәүләтләрдән генә түгел, иксез-чиксез Россиянең барлык почмакларыннан да килделәр.

Төрле-төрле йорт-хуҗалыклар урнашкан парк территориясендә милли киемнәр кигән хуҗалар кунаклар кабул итә башлаганда әле сәгать тугыз гына иде. Дөньяның төрле илләреннән җыелган спортчылар, тренерлар, волонтерлар үзләрен озак көттермәделәр. Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыльне тапты: кайдадыр яшьләр бүрәнә өстендә көч сынашсалар, кайдадыр, күзләрен бәйләп, таяк белән җиргә куелган чүлмәкне ватарга тырыштылар. Әйләнә-тирәдә җаннарны рәхәт-ләндерә торган татар һәм рус җырлары яңгырап торды.

Искиткеч зур амфитеатр үз янына бик күп тамашачыны җыйды. Бәйрәмне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Ул бик рәхәтләнеп мәй-дан буйлап узды, һәр йорт-хуҗалыкка күз салды, рус һәм татар халкының көнкүреше тасвирланган павильоннарны карады. Абруйлы кунаклар арасында Россиянең спорт министры Виталий Мутко, Россиянең Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, студентлар спортының Халыкара федерациясе Президенты Клод-Луи Гальен бар иде.

Сабантуй күренешләрен карап хозурланырга Универсиадада катнашучылар да килде. Һәр тарафтан шатлыклы көлү авазлары ишетелеп торды. Әйтик, тимерче алачыгында кунаклар дага ясау барышы белән шуның кадәр дә кызыксынып киттеләр, күпләрнең хәтта үз мөмкинлекләрен сынап карыйсылары килде. Телне белмәү кунакларга конкурсларда катнашырга бер дә комачауламады, тәрҗемәче-волонтерлар теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер тордылар. Чүлмәкче хуҗалыгында берничә кеше үзләре балчыктан чүлмәк ясарга тырыштылар. Ул кыеграк килеп чыкса да, аны үз кулларың белән ясаудан алган канәгатьлек хисе гомер буена истә калачак. Балык тотарга яратучылар тиз генә ясап куелган инештән кул белән балык тотып карадылар.

Бәлешләр, башка камыр ризыкларыннан килгән хуш исләр һич авыз итмичә китәргә ирек бирмәде.

Төрле көйләргә кушылып биючеләргә карап торып та аларның кайсы ил кешеләре икәнен аңлавы кыен иде. Мондый мизгелләрдә спортчыларны дөньякүләм рекордлар турында да, команданың медальләре булу-булмавы да кызыксындырмагандыр, мөгаен. Алар, тормышның матурлыгына сөенә-сөенә, булачак стартлар алдыннан рәхәтләнеп ял иттеләр. Кунаклар әледән-әле фотоаппаратларын да "эшкә җиктеләр" - бу көннең аеруча күңелле мизгелләрен истәлек итеп калдырырга тырыштылар.

Сабантуйга килүчеләр кояшның болытлар арасына кереп югалуын да сизми калдылар, берәүнең дә мәйданнан китәсе килмәде, бу көннең мәдәни һәм спорт программасы бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Айрат Абзалов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев