Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Районыбызның әдәби картасы

Хәзерге вакытта Туган як тарихын өйрәнү һәр китапханәдә дә эшнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Гадәттә моңа караган бурычлар - материал туплау һәм китап укучыларга Татарстан, Туган илеңнең тарихы, хәзерге хәле һәм киләчәге турында мәгълүмат бирү, аларда Туган якка карата кызыксыну уяту, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештыру, Туган як язучылары...

Хәзерге вакытта Туган як тарихын өйрәнү һәр китапханәдә дә эшнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

Гадәттә моңа караган бурычлар - материал туплау һәм китап укучыларга Татарстан, Туган илеңнең тарихы, хәзерге хәле һәм киләчәге турында мәгълүмат бирү, аларда Туган якка карата кызыксыну уяту, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештыру, Туган як язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән танышу. 2011 нче елда үзәк китапханә үзенең авыллардагы филиаллары белән берлектә Биектау муниципаль районының "Әдәби карта"сын эшләде. Аның нигезе түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

районның әдәби тормышы тарихы;

район белән бәйле, биредә туган, мәгълүм бер елларда яшәгән язучылар һәм шагыйрьләр. Һәркайсының тормыш юлы һәм иҗаты турында языла, аның турында әдәбият исемлеге, әсәрләре исемлеге, портреты бирелә;

географик күрсәткеч (районның шушы язучылар һәм шагыйрьләр белән бәйле авыллары исемлеге);

әдәби һәйкәлләр (кайсы язучылар һәм шагыйрь-ләргә багышланган - алар турындагы мәгълүмат бирелә, һәйкәл булган авыллар күр-сәтелә);

әдәби премияләр (безнең районда андыйлар булса);

районның әдәби берләшмәләре;

нәшриятлар (әгәр андыйлар булса);

безнең районның Татарстан һәм Россия Федерациясе язучылары һәм шагыйрьләре исемнәрен йөртүче авыллар, предприятиеләр, урамнар;

каләм сынау (иҗат юлына яңа баскан авторлар).

"Әдәби карта"га Биектау районына дан китергән аеруча танылган язучылар һәм шагыйрьләрнең исемнәре кертелде инде. Алар арасында Мәмдәлдән Хәй Вахит, Ләлә Сабирова һәм Ирек Сабиров, Кече Битаманнан Рафис Корбан һәм Габдулла Шәрәфи, Олы Битаманнан Алмаз Гыймадиев, Суыксудан Солтан Шәмси, Бикнараттан Зиннур Хөснияр, Кече Кавалдан Альберт Хәсәнов, Солабаштан Солтан Габәши, Дачное поселогында яшәүче Нурулла Гариф, Каймарда утары булган Евгений Баратынский, Кодаштан Фирдәүс Гарипова бар.

Әлегә исемнәре ничек тә булса безнең як белән бәйле 13 кешегә материал тупланды. Очрактан файдаланып, газета укучыларга мөрәҗәгать итәм: Биектау районының "Әдәби карта"сын төзүгә сезнең һәркайсыгыз да өлеш кертә ала. Биектау тимер юл станциясе поселогының Чернышевский урамындагы 5 нче йортта урнашкан үзәк китапханәдә материалларыгызны һәм үзегезне көтеп калабыз. Шалтыратсагыз да була. Безнең телефон - 2-38-74. Миңа, ягъни балалар китапханәсенең баш китапханәчесе Вера Павловна Смирновага мөрәҗәгать итәргә.

В.СМИРНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев