Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Рафис Корбанга багышлап

2015 ел - әдәбият елы. Балалар шагыйре һәм драматург Рафис Корбанның 1 гыйнварда туган көне иде. Рафис Корбан - балалар язучысы. Ихлас һәм мавыктыргыч әсәрләрендә баланың кызыксынып дөнья тануын үтемле итеп күрсәтә белә ул. Корбанов шигъриятендә, балалар өчен яза торган күпчелек шагыйрьләрдән аермалы буларак, бер үзенчәлек бар. Ул үз әсәрләрендә...

2015 ел - әдәбият елы. Балалар шагыйре һәм драматург Рафис Корбанның 1 гыйнварда туган көне иде.

Рафис Корбан - балалар язучысы. Ихлас һәм мавыктыргыч әсәрләрендә баланың кызыксынып дөнья тануын үтемле итеп күрсәтә белә ул. Корбанов шигъриятендә, балалар өчен яза торган күпчелек шагыйрьләрдән аермалы буларак, бер үзенчәлек бар. Ул үз әсәрләрендә кәмит-тамаша, маҗара күрсәтүне, көлке-такмак сөйләүне, сүз яңгырашы белән уйнауны үзмаксат итеп куймый. Шагыйрьнең күпчелек парчалары эчке бер тәрбияви көчкә ия. Әмма бу әле аның әсәрләрендә югарыда әйтелгән сыйфатлар юк дигән сүз түгел... Үзләре белән зур мәгънәви нагрузка алып килмәсәләр дә, алар үзенчәлекле рәвештә, нәкъ менә шат елмаю аша, дөньяны танып белергә ярдәм итәләр. Шул уңайдан якташыбыз Рафис Корбанга багышлап «Умырзая» балалар бакчасында 29 нчы гыйнвар көнне кичә үткәрдек. Балаларны язучы белән якыннан таныштыру йөзеннән аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган презентация күрсәттек. Аның «Кояш белән болыт» шигырен мәдәният хезмәткәрләре сәхнәләштерде. Кечкенә генә шигырь булса да, шундый күп мәгънәгә ия булуын күрдек. Табигатьтәге үзгәрешләрне аң-ларга өйрәтә.

Бәйрәм күңелле, матур, мавыктыргыч булды. Бу кичәне Әлдермеш, Сая китапханәчеләре һәм клуб мөдирләре, музей директоры оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев