Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Һәр шигыре йөрәк аша үткән

Бөек Җиңү көне алдыннан үзәк район китапханәсендә Эдуард Асадов иҗатына багышлап, "Йөрәге аша күргән сукыр шагыйрь" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. Әлеге чарага мактаулы кунаклар - балачак һәм яшьлек еллары кырыс сугыш чорына туры килгән кешеләр: озак еллар буена районның ветераннар советы рәисе булып эшләгән Любовь Степановна Зотова, тыл хезмәтчәннәре...

Бөек Җиңү көне алдыннан үзәк район китапханәсендә Эдуард Асадов иҗатына багышлап, "Йөрәге аша күргән сукыр шагыйрь" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды.

Әлеге чарага мактаулы кунаклар - балачак һәм яшьлек еллары кырыс сугыш чорына туры килгән кешеләр: озак еллар буена районның ветераннар советы рәисе булып эшләгән Любовь Степановна Зотова, тыл хезмәтчәннәре Ольга Матвеевна Доронина һәм Полина Константиновна Михайлова чакырылды. Очрашуда шулай ук 1 нче Биектау мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Вәгыйз кызы Насыйбуллина белән бергә 8 сыйныф укучылары да катнашты.

Эдуард Асадов - Советлар Союзы Герое, халыкның яраткан лирик шагыйрьләреннән берсе. Аның мәхәббәт, сугыш, дуслык, табигать, хисләр турындагы күңелне әсир итә торган шигырьләреннән һәркем дә үзенә ошаганын таба ала. Шагыйрь хәзер исәннәр арасында булмаса да, аның иҗаты белән бер танышкан кеше аңа бүген дә соклана һәм рәхмәт хисе белән кабат-кабат укый.

Эдуард Асадовның тормышы үзе үк легенда, героик данлы язмыш үрнәге булып тора. Сугыш башлануга комсомолларның: "Комсомоллар - фронтка!" дигән чакыруына кушыла. 1943 елда ул инде офицер һәм батарея командиры. Сугышның иң авыр чорында - 1941-1942 елларда Ленин-градны саклый, аннары Төньяк Кавказ һәм 4 нче Украина фронтларында көрәшә. Ул җиңүгә ирешүне тормышының төп максаты итеп күрә. 1944 елның 4 май иртәсендә Севастопольгә якынлашу юлындагы көрәш батарея командиры Асадов өчен иң соңгысы була, снаряд кыйпылчыгы битен яралый. Аңын югалтыр дәрә-җәгә җитеп тә, сугыш кирәк-яраклары салынган йөк машинасын артиллерия батареясы янына китереп җиткерә. Госпитальләрдә озак дәваланса да, табиблар аның күзен саклап кала алмыйлар.

Эдуард Асадовтан кайсы темаларның күңеленә күбрәк якын булуы турында сорагач, ул: "Минем яраткан һәм яратмаган темаларым юк. Чөнки бары тик үземне нык дулкынландырган әйберләр турында гына һәм салкын акыл белән түгел, ә йөрәк белән язам. Минем өчен лирика мәхәббәт турындагы шигырьләр генә түгел, ә бәлки бөтен иҗатым да. Йөрәк аша узган һәр шигырь - лирика", - дип җавап биргән.

Асадовның шигырләрен яшьләр дә, өлкәннәр дә бердәй яратып укыйлар.

Эдуард Асадов орден-медальләр белән бүләк-ләнгән. 1998 елның 18 ноябрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, ә 2004 елның 7 февралендә Туган иле әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен IV дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырганнар.

Шагыйрьнең тормыш юлы үзәк китапханә директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Фәридә Гайнетдинова әзерләгән эчтәлекле презентациядә яктыртылды. Ул укучыларның чыгышы белән бергә үрелеп алып барылды. Язучы иҗатының аларның күңелләренә хуш килүе бәхәссез, шунлыктан шигырьләрне дә бик сәнгатьле итеп сөйләделәр. Китап күр-гәзмәсендә Асадовның иҗаты турындагы китаплар һәм аның үз әсәрләре тәкъдим ителде. Очрашуда узган елның маенда үзәк китапханә тарафыннан игълан ителгән "Без истә тотабыз һәм горурланабыз" дигән конкурста җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Анда район мәктәпләре укучылары, ел дәвамында сугышны тасвирлаган әсәрләр турында үз фикерләрен язып җибәргән актив китап сөючеләр катнашты. Жюри әгъзалары номинацияләр буенча шигырь, хикәя, газета яки журналдагы мәкалә, китап турындагы бәяләмә фикерләрнең әйбәтләрен сайлап алдылар. Иң яхшы бәяләмәләрне җибәрүчеләр: шигырь турында - 1 нче Биектау урта мәк-тәбеннән Әдилә Зиннәтуллина һәм Әмир Абдуллин, хикәя турында - Татар Әйшәсе китапханәсенә йөрүче, Ямаширмә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Әлфия Шәңгәрәева һәм Әлдермеш урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Айгөл Гыйниятуллина. Газета һәм журнал мәкаләсе турында - Олы Битаман урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гөлназ Усманова, Бөреле урта мәктәбе укучысы Ләйсән Нигъмәтҗанова. Китап турында иң яхшы тәэсирләре белән уртаклашучылар - Әлдермеш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зилия Мифтахова, Татар Әйшәсе китапханәсенә йөрүче Әдилә Шәрипова һәм Сая авылыннан Илүзә Заһирова.

Очрашу ветераннарның дәһшәтле сугыш елларында районның ничек яшәве турындагы хатирәләре белән дәвам итте. Балалар өлкән буын кешеләренең изге теләкләрен рәхмәт хисләре белән тыңладылар. Кичә чәй табыны янында күңелле аралашу белән тәмамланды. Ветераннарга шушы очрашу истәлеге итеп кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев