Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Һәр Сабантуй үз батырын көтә

Сабантуй - елның мәйданга авылның иң тырыш хезмәтчәннәре, иң көчле һәм җитез спортчылар, талантлы җырчылар һәм биючеләр, кызыксынучан, күтәренке күңелле тамашачылар җыела торган бердәнбер көне. Бу көнне язгы кыр эшләренә йомгак ясала, авыл халкы рәхәтләнеп ял итә, күңел ача, печән өсте һәм урып-җыю башланыр алдыннан үзенә көч туплый. Биектауда район...

Сабантуй - елның мәйданга авылның иң тырыш хезмәтчәннәре, иң көчле һәм җитез спортчылар, талантлы җырчылар һәм биючеләр, кызыксынучан, күтәренке күңелле тамашачылар җыела торган бердәнбер көне. Бу көнне язгы кыр эшләренә йомгак ясала, авыл халкы рәхәтләнеп ял итә, күңел ача, печән өсте һәм урып-җыю башланыр алдыннан үзенә көч туплый.

Биектауда район Сабантуе, электән килгән гадәт буенча, стадионда уза. Иртә таңнан ук биредә дәртле көйләр яңгырап торды, киосклар ачылды, балалар аттракционнарын урнаштыра башладылар. Быелгы ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Ул әле Олимпиада елы да, һәм болар Сабантуй темасында чагылыш тапмый калмады. Әнә мәйданга "Әкият" театры артистлары - милли киемнәр кигән әби белән бабай килеп чыкты. Алар район ирешкән казанышлар турында сөйләделәр, җыелучыларны бәйрәм белән котладылар. Якында гына гармун моңы, җырлар ишетелә башлады. Болар - районның иң оста гармунчылары һәм авыл мәдәният йортларының фольклор коллективлары. Мәйданны халыкның күңеленә хуш килә торган татар көйләре яңгыратты.

Яшел хәтфә келәм сыман мәйдан аллы-гөлле төсләргә күмелде. Болар - "Везунчики", "Балкыш" һәм Дөбъяз балалар музыка мәктәбенең бию коллективлары. Чә-чәкләр, кояш нурлары, күбәләкләр биюе - күзеңне дә алмыйча карый торган искиткеч матур хәрәкәтләр, төсләр балкышы.

Эльнар Сабирҗанов башкаруында "Биектау" җыры яңгырый. Яшь артистларны яшь спортчылар алыштыра. Алар үзләренең җитезлекләрен, көчле, кыю булуларын күрсәтергә килгәннәр. Спорт мәктәпләренә һәм секцияләренә йөрүче балалар саны ел саен арта бара. Аларның спорт казанышлары да мактанырлык. Келәмдәге яшь көрәшчеләр, боксчылар, тхэквондочылар, футболчылар, волейболчылар, гимнастлар һәм акробатлар тамашачыларны күрсәтмәле чыгышлары белән куандырдылар.

"Бездә кунакта танылган җырчы Салават!" - дип игълан итте алып баручы һәм сәхнәдән таныш тавыш яңгырады. Менә бу урында "Точь в точь" тапшыруын искә төшерми дә булмый инде! Бу кеше дә "Әкият" театры артисты булып чыкты. Сабантуй барышында шундый күңелле сюрпризлар, шаярулар күп булды.

Сабантуй мәйданына районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчелә-ре һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылды. Район башлыгы аларны югары күрсәткечләргә ирешүләре белән котлады, алдынгыларны аерым билгеләп үтте.

- Без авыл хезмәтчәннәренең югары эш нәтиҗәләре белән лаеклы горурланабыз, - диде район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлеге секретаре Рөстәм Кәлимуллин. - Игенчеләр язгы кыр эшләрен иң кулай срокларда һәм яхшы сыйфат белән уздырдылар. Яңгырлар да яуса, мул уңышка өметебез тагын да ныгыр иде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Мөрәҗәгатен ТРның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская укыды. «Язгы кыр эшләре тәмамланган бу көнне без Җир-Анабызны һәм бай уңыш җыеп алу, республикабызны азык-төлек белән тәэмин итү өчен ял белми эшләгән авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез", - диелә Мөрәҗәгатьтә.

Район Сабантуе флагын күтәрү хокукы быел "Татарстан" Агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәте тракторчысы Илдус Мадышевка һәм машина белән саву операторларының район конкурсында җиңүче - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте сыер савучысы Гөлнур Бикмуллинага бирелде.

Сабантуй - сабан бәйрәме. Шуңа күрә тантананың төп хуҗалары - табыннарыбыздан беркайчан да икмәк өзелмәсен өчен иртә яздан кара көзгә кадәр басуда тир түгүче игенчеләр.

Тамашачыларның көчле алкышларына күмелеп, мәйданга игенчеләр - тырыш хезмәтләре белән районыбызның имин-мул тормышына нигез салучы тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар чыга. Аларга "Чемпион", "Һөнәре буенча иң яхшы" дигән мактау тасмалары, акчалата премияләр һәм бүләкләр тапшырыла.

Районның иң яхшы тракторчысы "Агро-Холдинг" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Фирдинанд Шакиров булды. Азык хәзерләүдә эшләгән иң яхшы механизаторлар - "Серп и молот" ширкәтеннән Геннадий Марфин һәм "Правда"дан Альберт Абдуллин.

Реклама

Районның алдынгы терлекчеләрен дә хөрмәтләделәр. Болар - "Татарстан" ширкәтеннән Роза Хәмидуллина, "Красная заря" авыл хуҗалыгы
кооперативыннан Елена Павлова, "Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесеннән бозау караучы Халидә Фатыйхова һәм "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең мөгезле эре терлек симертү операторы Фирая Корбанова. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән Гөлнур Бикмуллина агымдагы елның машина белән саву операторлары район конкурсында абсолют чемпион булды.

Рейтинг буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре - "Битаман" ширкәтеннән Шәүкәт Вахитов, "Татарстан" ширкәтеннән Ринат Аббазов һәм "Серп и молот"тан Анна Захарова. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң яхшы белгечләре: экономист, бухгалтер, агроном, инженер, зоотехник, ветеринария табибы, ясалма орлыкландыручы-зоотехник, җәнлек караучы һәм башкаларның да исемнәре аталды. Мәйданга шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгы хезмәтчәннәрен дә чакырдылар. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин аларга акчалата премияләр тапшырды, эшләрендә уңышлар теләде.

Районның җәмәгать тормышында актив катнашучы хезмәт ветераннарын хөрмәтләү дә күркәм гадәткә әверелде. Бу көнне район үзәгеннән Мария Әхмәтҗанованы, Дөбъяздан Фәрит Бикмуллинны, Урта Алаттан Җәүһәр Галиеваны, Өнсәдән Наилә Гарифуллинаны, Өлләдән Дарико Гыйлаҗиеваны, Биектау авылыннан Алексей Минеевны, Ямаширмәдән Рөстәм Сәгъдиевны, Мүлмәдән Люция Сәлахованы, Бөреледән Виталий Самороковны һәм район үзәгеннән Григорий Черепны билгеләп үттеләр.

Район учреждениеләре һәм предприятиеләре белгечләре "Һөнәре буенча иң яхшы" дигән тасма белән бүләкләнделәр. Бу вакытта инде мәйданда район үзешчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре концерты башланды. Усадта ат чабышлары җиңүчеләрен котлаганда район үзәгендәге спорт комплексы янында шахмат тактасында көч сынашу барды, ә көрәш келәме янына төрле үлчәү категорияләрендәге "баһадирлар"дан чират тезелде. Милли көрәш - спортның иң халыкчан төре, анда малайлар да, профессиональ спортчылар да, ветераннар да көчләрен сынап карый алалар. Чыннан да, биредә көрәш бигрәк тә кызу булды. Ни өчен дигәндә, аның призлары да зурдан иде шул! Төп бүләк - "ГазпромтрансгазКазань"нан кара төстәге "Лада Гранта" машинасы.

Ә инде башка уеннар һәм ярышларда үзеңне сынап карыйсың килә икән - рәхим ит! Анда армрестлинг та, гер спорты да, аркан тартышу да, волейбол да - җаның кайсысын тели. Сабантуйда катнашучылар җанатарларның кычкырулары, кул чабулары астында баганага да үрмәләде-ләр, чүлмәк тә ваттылар, әйберләр дә кисеп алдылар, капчык киеп тә, йомырка салынган кашыкны авызга кабып та, сулы чиләкләр күтәреп тә йөгерделәр, авыш баганадан да йөрделәр, бүрәнәдә капчык белән дә бәргәләштеләр, катыктан тәңкә дә эзләделәр, утын да кистеләр, кадак та кактылар, бик күп башка төрләрдә дә булдыклылыкларын күрсәттеләр. Кайберәүләр тегесендә дә, монысында да катнашырга өлгерделәр. Җиңү яулау һәм призлар алу өчен генә түгел, әлбәттә. Монда иң мөһиме бераз канны "кыздырып" алу, үзеңнең нинди дә булса сәләтеңне күрсәтә алуыңа сөенү.

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге Мәдәният елы уңаеннан авыл клубларына әйбәт бүләк әзерләгән. Халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалавы өчен Чыпчык мәдәният йортына "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге исеменнән спорт җиһазы - теннис өстәле алырга сертификат тапшырылды. Аны район Сабантуенда мәдәният йорты директоры, "Бердәм Россия" партиясенең Чыпчык бүлеге секретаре Галина Логанина алды.

Тамашачылар һәм җанатарларны үз янына иң күп җыйганы, әлбәттә, милли көрәш. Бу бәй-рәмнең йөзек кашы һәм аның үзәге. Күп көрәшчеләрнең район Сабантуе келәменә беренче генә тапкыр чыгулары түгел, күпләре инде район, хәтта республика турнирларында чемпионнар булырга өлгергән кешеләр. Һәр ярыш саен аларның осталыгы, җиңүгә омтылышы, ныклыгы арта бара.

Үз үлчәү категорияләрендә Ямаширмәдән яшь көрәшчеләр Альмир Гыйниятуллин һәм Динар Акберов, Суыксудан Эмиль Гыйниятуллин, Булат Минуллин, Ирек Шиһабиев һәм Фәрхәт Закиров, Битаманнан Фирдүс Габдрахманов, Биектаудан Самат Әхмәтҗанов җиңү яулады. Самат үсмерләр арасында абсолют батыр калды һәм аңа тәкәнең кечерәге эләкте.

Өлкәннәр арасында Сабантуй чемпионы исемен яулау өчен киеренке көрәш башланды.

Тәҗрибәле арбитрлар, Сабантуй судьялары һәр көрәшкә гадел бәя бирделәр. 65 килограммга кадәрле авырлыкта 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасы чемпионы Нәфис Миңнебаевка тиңнәр табылмады. 75 килограммга һәм 85 килограммга кадәрле авырлыкта Биектаудан Камил Фәтхуллин һәм Айбаштан Ленар Шәяхмәтов җиңүгә ирештеләр. Ветераннар арасында иң көчлесе Дөбъяздан Илгиз Гобәйдуллин булып чыкты. Чемпион титулы - 2014 нче елгы Сабантуйның абсолют батыры исеме өчен көрәш район Сабантуйларында күп тапкырлар җиңү яулаган Данис Сәлахетдинов белән милли көрәш буенча ТР чемпионы Илдар Аббасов арасында барды. Җиңүче - Аббасов. Төп приз - зур тәкә һәм "ГазпромтрансгазКазань" ширкәтенең генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков бүләк иткән "Лада Гранта" автомобиле дә аңа булды.

Спорт ярышлары да, алты сәгать диярлек дәвам иткән концерт та тамашачыларны бик сөендерде. Шушындый матур бәйрәмне оештыруга мәдәният, полиция, сәүдә, мәгариф, спорт комплексы, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре, эшмәкәрләр һәм башкалар үзләреннән өлеш керттеләр. Алар тырышлыгы белән Сабантуй шундый истә кала торган булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев