Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Нәүрүз мөбарәк булсын!

21 март көнне Ямаширмә мәдәният йорты каршында мәктәп укучылары һәм авыл халкы белән язны каршы алдык. Нәүрүз бәйрәменә әзерлек укучыларның иртән иртүк өйдән өйгә кереп, ботка өчен ярма җыюыннан башланып китте. Өй саен кереп, укучылар түбәндәге сүзләр белән һәр авыл кешесенең күңеленә бәйрәм рухы өстәделәр: Борын-борын заманнан, Болгар белән Казаннан,...

21 март көнне Ямаширмә мәдәният йорты каршында мәктәп укучылары һәм авыл халкы белән язны каршы алдык.

Нәүрүз бәйрәменә әзерлек укучыларның иртән иртүк өйдән өйгә кереп, ботка өчен ярма җыюыннан башланып китте. Өй саен кереп, укучылар түбәндәге сүзләр белән һәр авыл кешесенең күңеленә бәйрәм рухы өстәделәр:
Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Ярма җыям, күрегез,
Сез дә бераз бирегез.
Аллы-гөлле кием киеп,
Нәүрүз туйга килегез!
Мәдәният йортында күп-тән түгел генә сәнгать җитәкчесе булып эшли башлаган Лилия Хәмидуллина идеясе белән туган бу яңалыкны авыл халкы да хуплап каршы алды. Балаларга күчтә-нәчләр, ярмалар, йомырка һәм ботка пешерү өчен май да бирделәр. Ә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Камилевич Мөхтәров ярма һәм май гына биреп калмыйча, бәйрәмне оештыруга спонсорлык ярдәме дә күрсәтте. Укучылар йомырка, май һәм ярма белән тулган кәр-җин һәм чиләкләрен кү-тәреп, мәдәният йортына килгәч, ботка пешерүгә әзерлек башланды. Укучылар көче белән җыйган йомыркалардан - коймак, ярмадан ботка пешерү эше кызып киткәндә, 7 нче сыйныф укучылары Нәү-рүзне ата-бабаларыбыз ничек каршы алсалар, шул калыпта театраль-ләштерелгән күренеш күрсәттеләр. Бу матур сценарийны балалар белән Ямаширмә мәктәбе укытучысы Резедә Сираева тормышка ашырды. Укучылар бу эшкә бик җаваплы карап, үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән үтәделәр, шунлыктан бәйрәм этник рухта, бик күңелле узды.

Ә сәнгать җитәкчесе Лилия Хәмидуллина исә, төрле уеннар уйнатып, балаларның күңелен күрде. Мисал өчен кечкенә балалар белән «Очты, очты» уены уйналса, башлангыч сыйныф укучылары белән «Габдулла», «Так калыш» кебекләре белән балаларны мавыктырды. Ә инде өлкән сыйныф укучылары өчен физкультура укытучысы Ленар Зиннәтуллин спорт уеннары әзерләгән иде. Ике командага бүленеп, күңелле эстафеталар узу, чанада тартышып йөрү, чаңгы киеп йөгерү кебек уеннарда укучылар бик актив катнашты. Егетләр гер күтәрүдә дә сынатмады.

Ниһаять, бәйрәмнең иң күңелле мизгелләреннән берсе - уеннарда актив катнашучыларга бүләкләр, кечкенәләргә тәм-том өләшү һәм Нәүрүз боткасыннан, коймактан авыз итү булгандыр. Сый һәр-кемгә дә җитәрлек булганга, теләге булган һәркем боткадан авыз итә алды. Инде тамак ялгап алгач, укучылар һәм килгән кунаклар алдан ясалган карачкыга үзләренең начар гадәтләрен, теләкләрен кә-газьгә язып кыстырганнан соң ут төртелде. Һәркем теләкләренең чынга ашуына, начар гадәтләренең бетәчәгенә ышанып, янган учакка карап, күңеленнән генә кышны озатты һәм язны каршы алды.

Моннан соң укучылар, килгән кунаклар белән дәртле биюләр биеп, бәйрәм озак дәвам итте. Лилия Хәмидуллина инициативасы буенча оештырылган бу кичә бик матур, яңача рухта узды. Яшь белгечкә киләчәктә дә эшендә уңышлар, фантазиясе саекмавын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев