Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Әниләрнең йөзендә язгы елмаю

Күктәге язгы кояш җылы нурларын сибә. Күңелдә ниндидер хис-ләр, күтәренке кәеф. Шундый көннәрнең берсе - язның тәүге бәйрәме - 8 Март. Ул безнең сыйныфта да эзсез үтмәде. Без, 2 нче "Г" сыйныфы укучылары белән, бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләндек. Әлбәттә, бәйрәмгә әниләр hәм әбиләрне чакырдык. Алар бик теләп килделәр. Кичәдә...

Күктәге язгы кояш җылы нурларын сибә. Күңелдә ниндидер хис-ләр, күтәренке кәеф.

Шундый көннәрнең берсе - язның тәүге бәйрәме - 8 Март. Ул безнең сыйныфта да эзсез үтмәде. Без, 2 нче "Г" сыйныфы укучылары белән, бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләндек. Әлбәттә, бәйрәмгә әниләр hәм әбиләрне чакырдык. Алар бик теләп килделәр. Кичәдә мәктәп директоры Ф.Ф.Абдрахманов hәм милли эшләр буенча директор урынбасары Н.С.Тимергалиева да бар иде. Бәйрәмебез "Җырлыйм әнием турында" җыры белән башланып китте. Укучылар әниләр турында татарча, русча җырлар башкардылар. А.Абдуллин, Г.Закирова, Д.Сәйфуллин, Р.Мостафина башкаруындагы татар халык биюе кунакларның күңеленә хуш килде. Матур чыгышларга уралып төрле конкурслар оештырдык, берәү дә бүләксез калмады. Укучылар әниләрен үзләре ясаган бүләкләр белән куандырдылар. Ә инде кичә ахырында малайлар әниләре hәм сыйныфташ кызлары өчен "бүләк" - "Нәни аккошлар" биюен бик оста итеп башкардылар.

Бәйрәмнән соң түгәрәк өстәл янында чәй эчү оештырдык. Әниләр hәм әбиләр бәйрәмнән бик канәгать булып, рәхмәт әйтеп таралыштылар. Аларның йөзендә, чыннан да, язгыча назлы елмаю балкый иде.

Форсаттан файдаланып, бәйрәмне оештырырга булышкан әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев