Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

ӘНИЕМ – КҮҢЕЛ КОЯШЫМ

Әниләр көне бәйрәменә без, мәдәният хезмәткәрләре, аеруча тырышып әзерләндек, чөнки әни кеше ул - балалар анасы, ир хатыны, хөкүмәт эшчесе. Шуларны истә тотып, аларга олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне "Әнием - күңел кояшым" дигән кичә аша белдерәсебез килде. Төп кунакларыбыз 40 ел авылыбызга хезмәт иткән, 60 яшьлек юбилейларын үткәргән кадерле әниләребез,...

Әниләр көне бәйрәменә без, мәдәният хезмәткәрләре, аеруча тырышып әзерләндек, чөнки әни кеше ул - балалар анасы, ир хатыны, хөкүмәт эшчесе.
Шуларны истә тотып, аларга олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне "Әнием - күңел кояшым" дигән кичә аша белдерәсебез килде. Төп кунакларыбыз 40 ел авылыбызга хезмәт иткән, 60 яшьлек юбилейларын үткәргән кадерле әниләребез, авылдашларыбыз иде. Рәшидә апа Галәвиева, Нурия апа Ибраһимова, Сания апа Мөхәммәтшина, Флера апа Сафиуллина, Нәгыймә апа Шакировалар үзләренең хезмәт юлларын 16 яшьтән терлекчелек белән бәйлиләр. Хезмәтләре авыр булса да, гаиләне дә игътибарсыз калдырмаганнар һәм җәм-гыятькә намуслы балалар тәрбияләп, кадерле әни булулары белән горурланалар.
Флера апа Хисамиеваның хезмәте күпкырлы, колхоз эшендә көндезләрен эшләсә, кичләрен авыл халкына мәдәният йортының тамаша залын тутырып кино күрсәткән. Ничә буын яшьләр үткән аның күз алдыннан, ул аларга сердәш тә, киңәшче дә булган.
Нурия апа Ибниеваның тормыш йомгагын чишсәк, 20 яше тулуга аңа авыл Советында бухгалтер эшен тапшыралар, менә шул 1972 елдан алып Нурия апа бер урында 40 ел авыл халкына намуслы хезмәт иткән. Хәзерге вакытта юбилярларыбыз лаеклы ялда. Балаларына кадерле әни, оныкларына дәү әни булып, кадер-хөрмәттә яшиләр.
Гаиләдә хатын-кыз гаилә учагын сүндермичә яшәүче көч тә, илаһи зат та. Хатын-кызның җәмгыятьтә дә роле гаять зур, чөнки ул һәр тармакта үзенең лаеклы өлешен кертеп хезмәт итә. Алар, нинди генә эш башкарсалар да, үзләренең ышанычлы булулары белән аерылып торалар. Алдагы юлларда язылган һәр сүз Минҗофар апа Усмановага туры килеп тора. 1974 нче елны Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлеген тә-мамлауга, юллама белән Әлдермеш урта мәктәбенә җибәрелә. Яшь укытучыны балалар да, укытучылар коллективы да үз итә. 19 ел балаларга белем биргәч, тәҗрибәле, таләпчән булуын күреп, аңа авыл Советы рәисе вазифасын тәкъдим итәләр, ул биредә шактый еллар хезмәт куя. Минҗофар Ибраһимовна сөт заводы директоры булды, ә хәзер ул Биектау муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе.
Кичәбезнең төп максаты - әниләребезнең авыр хезмәттә булуларына карамастан, балалар үстереп, аларны кешелекле итеп тәрбияләүләре өчен чын күңелдән бәйрәм белән котлап, аларга олы рәхмәтебезне җиткерү иде.
Бәйрәмгә ямь өстәп, Әлдермеш авылы кызы Филсинә апа Хәлиуллина, барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, Әлдермеш авылының табигатен җырга салган композитор-шагыйрә Тәслимә Низами концертын алып кайтты. Сигез юбилярыбызның иңнәренә ап-ак ефәк яулык ябучы да "Прометей" директоры, авылыбыз кияве Фоат абый Хәлиуллин иде.
Әни, диләр, әнкәй генәм, диләр...
Йомшак искән җылы җилләрне.
Ана сулышыдай иркә, диләр,
Хәтта туып үскән җирләрне.
Филсинә апаның үзе иҗат иткән шигырьләрен тамашачы яратып тыңлады. Тамаша залы шыгрым тулы иде, чөнки юбилярларыбызны котларга балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре килде. Үзләренең рәхмәтләрен шигъри юллар, матур җырлар, ягымлы сүзләр белән җиткерделәр. Кичәбезне тәмамлауга, барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттек.
Форсаттан файдаланып, бу бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән барлык мәдәният хезмәткәрләренә, китапханәчеләргә, мәктәп коллективына, спонсор ярдәме күрсәткән өчен авыл яшьләренә, Әминә Әмир кызы Гатауллинага, Мәннаф Әмир улы Сәгъдиевка олы рәхмәтебезне белдерәм.
Киләчәктә дә бергә-бергә шушындый олы бәйрәмнәрне оештырырбыз дип ышанабыз, аларга исәнлек-саулык, эшләрендә зур уңышлар телибез.
Рәсемдә: бәйрәм кичәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев