Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

"Әни белән дөньяда яшәве рәхәтрәк"

Әниләр турында күпме шигырьләр иҗат ителгән, күпме матур җырлар чыгарылган! Халыкара әниләр көне алдыннан аларның күбесе үзәк мәдәният йорты сәхнәсеннән дә яңгырады. Бирегә районның барлык авылларыннан биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстергән аналарны, шушы көннәрдә улларын Россия армиясенә хезмәт итәргә озатачак әниләрне һәм балалар үстерү белән беррәттән эшләрендә дә...

Әниләр турында күпме шигырьләр иҗат ителгән, күпме матур җырлар чыгарылган! Халыкара әниләр көне алдыннан аларның күбесе үзәк мәдәният йорты сәхнәсеннән дә яңгырады. Бирегә районның барлык авылларыннан биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстергән аналарны, шушы көннәрдә улларын Россия армиясенә хезмәт итәргә озатачак әниләрне һәм балалар үстерү белән беррәттән эшләрендә дә уңышка ирешкән хатын-кызларны чакырдылар.

-Ноябрь аеның шундый сүрән көнендә бу зал сезнең елмаюлар һәм җылы карашларыгыздан тагын да яктырып һәм ямьлеләнеп китте, кадерле әниләр, - диде бәйрәмне ачканда районның мәдәният бүлеге начальнигы Лилия Борһанова. - Иң шәфкатьле, иң сизгер, иң кайгыртучан һәм эшчән әниләрне котлыйбыз! Ана булу - һәр хатын-кыз өчен дә бик зур бәхет.

Район артистлары бу бәйрәм өчен иң яхшы концерт номерлары әзерләгәннәр. Барлык җырлар - әниләр, балалар, туган йортны ярату турында. Штраус вальсына башкарылган искиткеч бию күңелләргә бәйрәм рухы кертте. Люзия Гайнуллинаның безгә балачактан таныш әни турындагы җыры көчле алкышларга күмелде. Аның уллары Әлфис белән Әлмир, чәчәкләр тотып, сәхнәгә чыктылар һәм әниләрен бәйрәм белән котладылар.

Район җитәкчеләре исеменнән барлык әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов котлады.

- Әни сүзе бик горур яңгырый. Без бүген биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстергән әниләрне чакырдык, - диде Ринат Рәшит улы. - Без мондый хатын-кызларга сокланабыз һәм аларны геройлар дисәң дә бер дә артык булмас. Бу аналар көн саен бәя биреп бетергесез батырлык эшлиләр. Аларга һәм районыбыздагы барлык әниләргә бәхетле озын гомер, кайгыртучан һәм рәхмәтле балалар, шатлык, җылылык телибез.
Бала әйләнә-тирәдәге дөньяны "әни" сүзе белән өйрәнә башлый. Ана мәхәббәте кешене гомер буена саклый, аңа яшәргә, эшләргә, уңышларга ирешергә көч бирә. "Әни" сүзе туган йорт җылысы, ямьле балачак мизгелләре белән аерылгысыз бәйләнештә. Тормышта кыенлыклар килеп чыкканда кешегә нәкъ менә шулар көч бирә дә инде. Ризәлә Уткузова, Айзат Шакиров, Фирдинә Шәйхетдинова, Раилә Каюмова, Кадрия Насыйбуллина, Любовь Кюлян һәм Любовь Смирнованың җырлары да менә шушы турыда булды.

Биектау районы округы җитәкчесе Виталий Ульянов атакай да, залга җыелган хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, ана булуның бөеклеге турында сөйләде.

- Әни - изге сүз, - диде Виталий атакай. - Ул безгә тормыш бирә, саклый-яклый, безнең өчен борчыла, юл күрсәтә. Балаларыгызның сезне онытмауларын, игелекле булуларын, сезнең турыда кайгыртуларын һәм яратуларын телим. Барлык эшләрегездә Ходай Тәгалә ярдәм итсен.

Бәйрәмне алып баручы Лилия Борһанова сөйләгән "Әниләрне онытмагыз" дигән шигырь аның сүзләренең дәвамы булып яңгырады. "Кем икәнлеген белмәгән кыз" дип аталган спектакль бәйрәм киченең иң югары ноктасы булды. Аннан өзекләрне Ямаширмә халык театры артистлары күрсәтте. Халкыбызның "Тапкан ана ана түгел, баккан ана чын ана" дигән тәгъбире бар. Әлеге драманың нигезенә нәкъ менә шушы мәкаль салынган да. Тәрбиягә бала алып үстерүче олы йөрәкле әниләр безнең районда да аз түгел. Бәйрәмне алып баручы аларга нык сәламәтлек, сабырлык, уңышлар һәм гаилә бәхете теләде. "Веснянка" һәм "Зоренька" фольклор ансамбльләре чыгышы, Шамил Гыйбаев белән Ринат Гыйльметдинов башкаруындагы көйләр барлык әниләргә бүләк булды.

Биектау мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәйдуллин аналарның шәфкатьлелеге, аларның изгелеге турында сөйләде. Һәркемгә дә әниләргә хөрмәт белән карарга, игътибарлы һәм кайгыртучан булырга киңәш итте. "Оҗмах әниләрнең аяк астында", - дигән хакыйкатьне тагын бер кат искә төшерде. Алмаз хәзрәт аналарның бөеклеге турында язылган Коръән сүрәләрен укыды. Ул барлык хатын-кызларга ана бәхете һәм нык сәламәтлек теләде.

Әниләр көнендә гадәттә икенче яки өченче балаларын тапкан яшь әниләрне дә котлыйлар, аларга ана капиталы сертификаты тапшыралар.
Биектау районы буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Эльмира Кәримова Алсу Абзалова һәм Рәзинә Фәйзрахманованы бәйрәм белән котлады һәм аларга сертификатлар, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Яшь әниләргә сабыйларын сәламәт һәм акыллы итеп үстерүләрен, гаилә тормышының бәхетле булуын теләде.

Бу көнне күп балалы әниләргә карата да күп хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Ә андыйлар залда күп иде. Болар - Олы Кавал авыл җирлегеннән Илсия Гыйззәтуллина белән Гөлсия Сәмигуллина, Иске Казан җирлегеннән Гөлсинә Закирова, Әлдермештән Надия Вәлиева, Алаттан Ирина Хәсәнова, Мүлмәдән Фәүзия Шәйхиева, Саймә Гәрәева, Фәридә Сабирова, Шәпшедән Валентина Старостина һәм Любовь Владимирова, Алан-Бәксәрдән Ризәлә Погодина һәм Розалия Батршина, Олы Битаманнан Фәния Сабирҗанова, Рушания Сафиуллина һәм Зайфар Сәмигуллина, Ямаширмәдән Гөлсахра Нургалиева, Фәния Вафина һәм Зөбәрҗәт Гыймадиева, Дачноедан Валентина Шмелева, Усад авыл җирлегеннән Надеҗда Артюшина, Надеҗда Николаева, Эльвира Комлева һәм Рәйсә Ниязова. Район җитәкчеләре аларга бүләкләр әзерләде. Залга җыелучылар экраннан үзләренең гаилә тормышын чагылдыра торган күренешләрне дә күзәтә алдылар.

Әни - иң назлы, иң мәрхәмәтле һәм кадерле сүз. Җир йөзендә аналардан да якын, аналардан да рәхимле, мәхәббәтле, аналардан да олы җанлы зат юктыр.Сез булмасагыз, тормышыбызның яме, ризыгыбызның тәме булмас иде. Ана кеше баласын яклау, өйдә тынычлык һәм иминлек булдыру өчен таулар күчерергә әзер. Әниләргә дан җырлый торган шундый бәйрәмнең булуы бик тә күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев