Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Музыкантларыбыз сынатмады

Яз - белем бирү учреждениеләрендә эш нәтиҗәләренә йомгак ясау вакыты. Музыка мәктәбе өчен юбилейлы булган елда алар аеруча әһәмиятле. Инде менә сигезенче тапкыр Арча районында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм сәнгать белеме өлкәсендә инновацион технологияләр Үзәгенең турыдан-туры катнашында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган "Арча ягы...

Яз - белем бирү учреждениеләрендә эш нәтиҗәләренә йомгак ясау вакыты.

Музыка мәктәбе өчен юбилейлы булган елда алар аеруча әһәмиятле. Инде менә сигезенче тапкыр Арча районында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм сәнгать белеме өлкәсендә инновацион технологияләр Үзәгенең турыдан-туры катнашында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган "Арча ягы - данлы Тукай ягы" дигән балалар иҗаты республика конкурсы уздырыла. Бу чарада безнең республиканың унсигез районыннан ике йөздән артык бала катнашты.

Безнең учреждение шушы дәрәҗәле конкурста даими катнашучы булып тора. Быел Биектау районының музыка мәк-тәбеннән утыздан артык укучы катнашты, һәм, иң әһәмиятлесе, аларның барысы да җиңүче булды. Бу бик катлаулы иде, чөнки жюри составына республиканың иң танылган, атаклы һәм абруйлы музыкантлары керде: ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан музыка училищесы укытучысы Эра Сәйфуллина; Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары кафедрасы мөдире, халыкара конкурслар лауреаты, профессор Әбүзәр Фәйзуллин; ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан музыка училищесының кыллы музыка кораллары бүлеге мөдире Людмила Левицкая һәм башкалар.

Виктор һәм Станислав Золотаревлар җитәкчелегендәге баянчылар ансамбле "Халык уен кораллары ансамбльләре" номинациясендә җиңүче булды. Икенче урын шулай ук безнең кулда: ул концертмейстер Татьяна Воронова белән бергә эшләүче Энҗе Гафурова җитәкчелегендәге думбрачылар һәм балалайкачылар ансамбленә лаеклы төстә бирелде. Халык музыка коралы булган курай классы буенча беренче сыйныф укучысы Лиана Зорькина, яңа укытучыбыз Алмаз Газизовта нибары берничә ай шөгыльләнгәннән соң, "III нче дәрәҗә лауреат" дипломы иясе булды. Конкурс дипломанты булып фортепиано сәнгатендә икенче сыйныф укучысы, Гүзәл Гыйльманованың шәкерте Кәрим Ибраһимов аерылып торды. Думбрачы, Энҗе Гафурованың укучысы Искәндәр Шәрәфиев шулай ук конкурс дипломанты дигән исемгә лаек.

Конкурсны оештыручылар мәктәп директоры В.И. Кувшинов исеменә язылган Рәхмәт хатында укучыларның әзерлек дә-рәҗәсенең бик югары булуы билгеләп үтелә. Шуны әйтү зарур, барлык халыкара, бөтенроссия, республика конкурсларында безнең мәктәп алыштыргысыз төстә призлы урыннар яулап килә. Бу укытучыларның һөнәри осталык дәрәҗәсенең бик югары булуы, педагогик коллективның бердәмлеге, укытуның классик традицияләре өстенлек итү турында сөйли.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗатта алга таба да уңышлар телибез!

Фотосы: Биектау музыка мәктәбенең думбра һәм балалайкачылар ансамбле.

Баянчылар ансамбле чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев