Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Музыкантлар концерт белән килделәр

Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучылары, оста музыкантлар - халыкара конкурслар лауреатлары пианистка Дарья Васильева һәм виолончельдә уйнаучы Камил Мөхәммәтдинов Биектау музыка мәктәбе укучылары һәм педагоглары алдында гаҗәеп матур концерт күрсәттеләр. Алар классик репертуар: Бетховенның виолончель вариацияләрен һәм фортепианода ми-бемоль мажор; Григның виолончель сонатасын һәм фортепианода ля...

Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучылары, оста музыкантлар - халыкара конкурслар лауреатлары пианистка Дарья Васильева һәм виолончельдә уйнаучы Камил Мөхәммәтдинов Биектау музыка мәктәбе укучылары һәм педагоглары алдында гаҗәеп матур концерт күрсәттеләр.

Алар классик репертуар: Бетховенның виолончель вариацияләрен һәм фортепианода ми-бемоль мажор; Григның виолончель сонатасын һәм фортепианода ля минор; Лалоның виолончель сонатасын һәм фортепианода ля минор башкардылар. Бу табигый яңгырашлы, тын да алмый тыңлана торган интеллектуаль музыка булды. Укучыларга башлангыч этапта музыкаль сәнгать чаралары аша рухи кыйммәтләргә якынаю өчен этәргеч бирү бик мөһим. Әлеге классик музыка концерты балаларның күңелләренә үтеп кереп, аларның шәфкатьлелек хисен арттыргандыр, дип өметләнәбез. Кешенең киләчәктә дөньяны күзаллавы нәкъ менә беренче музыкаль тәэсирләренә бәйле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев