Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Монда талантлар ачыла

Бөреле мәдәният йортында "Ватан" халык иҗатының Халыклар бердәмлеге көненә багышланган өченче район фестивале булды. Ул ел саен Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли-мәдәни гореф-гадәтләрен яңарту һәм үстерү, гражданлык һәм милләтара толерантлык тәрбияләү, Татарстан халыкларының бердәмлеген ныгыту максаты белән уздырыла. Фестивальне Халыкара конкурс дипломантлары, Г.Тукай исемендәге Республика конкурсы лауреатлары Виктор һәм Станислав...

Бөреле мәдәният йортында "Ватан" халык иҗатының Халыклар бердәмлеге көненә багышланган өченче район фестивале булды.

Ул ел саен Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли-мәдәни гореф-гадәтләрен яңарту һәм үстерү, гражданлык һәм милләтара толерантлык тәрбияләү, Татарстан халыкларының бердәмлеген ныгыту максаты белән уздырыла.

Фестивальне Халыкара конкурс дипломантлары, Г.Тукай исемендәге Республика конкурсы лауреатлары Виктор һәм Станислав Золотаревлар җитәкчелегендәге Бөреле музыка мәктәбе баянчылары ансамбле ачты.

Программа "Декоратив-гамәли сәнгать", "Нәфис сүз", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль", "Хореография" дигән биш номинациядән торды. Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мә-дәният бүлеге начальнигы Ренат Сабирҗанов фестивальнең мактаулы кунагы булды.

"Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясе укучыларның кул эшләре күргәзмәсеннән торды. Анда сәйлән үрү дә, чигү дә, бәйләү дә, оригами, столярлык үрнәкләре дә, әвәләп ясалган, яндырып бизәкләгән әйберләр дә - барысы 80 төрле хезмәт куелган иде.

"Вокал-соло" номинациясендә 21 кеше катнашты. Алар арасында аеруча сәләтлеләр: Бөреле урта мәктәбеннән Адель Равилов (җитәкчесе Г.В.Равилова), "Тулпар" тәрбия эше үзәгенә йөрүчеләр (Л.В.Матиссэн) - 2 нче Биектау мәктәбеннән Эльза Йосыпова, 1 нче мәк-тәптән Гөлзилә Баязитова, Учхоз мәктәбеннән Малязин Радион (З.Т.Малязина), Дөбъяз мәк-тәбеннән Эльвина Кәримова (Е.И.Сибгатуллина), Дөбъяз балалар музыка мәктәбеннән Гөлинә Шәйхетдинова (Г.И.Галиуллина).

Халык җырларын җиде вокаль ансамбль башкарды. 2 нче Биектау мәк-тәбеннән "Яблоневый ряд" (Т.И.Зеленяк, Н.Е.Буртакова), 3 нче мәктәптән "Веснянка" (И.В.Минеева), Дөбъяз балалар музыка мәктәбеннән "Аяз" (Е.И. Сибгатуллина) фольклор коллективлары күңел кылларын тибрәтерлек тавышлары, күз явын алырлык киемнәре һәм һәр чыгышның кабатланмаслыгы белән чын мәгъ-нәсендә бәйрәм күтәренкелеге тудырдылар.

Биергә яратмаган кеше бар микән ул? Фестиваль тамашачысына җиде бию тәкъдим ителде. Казаклар урта мәктәбе укучысы Таһир Исхаков (җи-тәкчесе Г.Х.Исхакова) башкаруындагы бию фестивальнең йөзек кашы булды. 1 нче Биектау мәктәбеннән Илларионова Екатерина (Е.Г.Борисова), Учхоз мәктәбеннән Айнур Дәүләтшин (И.Г. Мостафина), Олы Битаман урта мәктәбеннән Айсылу Баһавиева (Н.С.Баһавиева) Туган ил турындагы шигырьләрне бигрәк тә үтемле итеп сөйләүләре белән сөендерделәр. Фестивальдә катнашучылар барысы да мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр.

Ватан - кешенең туган иле, анда ул эшли һәм яши, кешегә үз төбәгенең табигате, тарихи үсеше, тел һәм мәдәнияте, көнкүреше һәм әхлагы якын һәм кадерле. Экология тәрбиясе бирү укучылар белән эшләүнең төп юнәлешләреннән берсе. Фестивальдә экология конкурсында катнашучы педагоглар һәм укучылар бүләкләнде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарын мәгълүмат-методика үзәге директоры вазифаларын башкаручы Миләүшә Яруллина тапшырды. "Минем кече Ватаным" конкурсында актив катнашкан өчен Усад мәктәбеннән Альбина Зарипова, Күлле мәктә-беннән Гөлия Әхмәдиева, Рәйхана Мәхмүдова, Носкова Алеся, Альбина Шәфигуллина, Усад мәктәбеннән Гөльяз Мәүлетова, 2 нче Биектау мәктәбеннән Айсылу Карнаева бүләкләнде.

"Әйләнә-тирә мохитне өйрәнүче яшь тикшеренүчеләр" конкурсында катнашкан өчен Күлле мәктәбеннән Алинә Садыйкова һәм Илнур Шакиров, Усадтан Надежда Коробкова, Чернышевкадан "Табигать дуслары" экология берләшмәсе (Е.Н.Митряева), Әлдермеш мәктәбенең өйрәнү-тәҗрибә участогы (участок мөдире Г.М.Сабирова) тикшеренү эшендә яхшы нәтиҗәләргә иреш-кән өчен диплом белән бүләкләнделәр.

Мәгариф бүлеге отчет мәгълүматлары буенча мәктәп яны участокларындагы эшкә йомгак ясады. "Иң яхшы өйрәнү-тәҗрибә участогы" номинациясендә 1 нче урынны Бөреле, 2 нче урынны - 3 нче Биектау, 3 нче урынны Алан-Бәксәр урта мәктәпләре алды. "Экология эше турындагы иң яхшы альбом-рапорт" номинациясендә 1 нче урынга Күлле, 2 нчегә - Бөреле, 3 нчегә Әлдермеш урта мәктәпләре иреште.

"Көз бизәкләре" дигән рәсемнәр конкурсына
100 дән артык хезмәт тәкъдим ителде. Жюри барлык хезмәтләрнең дә кызыклы булуын һәм югары дәрәҗәдә башкарылуын билгеләп үтте. Иң яхшы хезмәт авторлары мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Болар - Чернышевка мәктәбеннән Ләйсән Абдуллина, 1 нче мәктәптән Раилә Абдуллаҗанова, Шуманнан Гөлчәчәк Абделхаева, Мүлмәдән Булат Сибгатуллин, Бөреледән Алина Малькова, Усадтан Айсылу Зиннәтуллина, Күлледән Руфина Әюпова, Олы Битаманнан Зөһрә Сафина, Алаттан Денис Живолупов, Пановка мәктәбеннән Тайкиева Анастасия.

Жюри "Мәктәп яны территориясен төзекләндерү буенча иң яхшы мәктәп" номинациясендә иң әйбәт эшләр (компьютер презентациясе) авторларын билгеләде. Болар - Алан-Бәксәр, Усад, Учхоз, Олы Битаман, Күлле, Каенлык, Алат мәктәпләре.

Бәйрәмне Учхоз мәктәбе укучылары Айнур Дәү-ләтшин белән Айсылу Әхмәтсафина алып барды. Халык иҗатының "Ватан" III нче район фестивален оештыручылар бәйрәмдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдереп, аларга яңа иҗади җиңүләр һәм һәр эштә уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев