Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Могҗизалы чәйнек” тамашасы

2012 нче ел башланды, тормыш гадәттәге агымына керде. Әмма мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар уздырган "Могҗизалы чәйнек" тамашасы турындагы тәэсирләр күңелдә әле дә сүрелмәгән. Яңа ел алдыннан Кыш Бабай (Нияз Ахунов) Кар кызы (Диана Шәвәлиева) белән бергә балалар өчен бүләкләр җыйдылар да, әкияттәге кышкы урман аша чыршы янына...

2012 нче ел башланды, тормыш гадәттәге агымына керде. Әмма мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар уздырган "Могҗизалы чәйнек" тамашасы турындагы тәэсирләр күңелдә әле дә сүрелмәгән.

Яңа ел алдыннан Кыш Бабай (Нияз Ахунов) Кар кызы (Диана Шәвәлиева) белән бергә балалар өчен бүләкләр җыйдылар да, әкияттәге кышкы урман аша чыршы янына киттеләр. Юлда алар аланлыкта кар атышлы уйнаучы куян балаларын ("Ровесник" хореография төркеме) очраттылар. Ярдәмчеләре (Карина Лапикова, Чулпан Гаделшина, Ләйсән Шакирова) белән мәкерле Убырлы карчык (Татьяна Романова) ялганлап, бүләкләр, могҗизалы чәйнек салынган капчыкка хуҗа булмасалар, барысы да әйбәт кенә барыр иде. Әмма Кыш бабай белән Кар кызына Шүрәле (Алена Петрова ) ярдәмгә килде. Ул могҗизалы чәйнекне кире кайтарып бирде.

Тамашаның иң кызыклы мизгеле могҗизалы чәйнектән Җеннең (А.М.Садриева) шәрыкъ кызлары ("Ровесник" өлкән хореография төркеме) белән бергә килеп чыгуы иде. Җен Кыш бабай һәм Кар кызының барлык теләкләрен үтәде һәм киләсе ел хуҗасын - Аждаһаны (Г.Б.Шакирова) чакырды. Ул котлау мөрәҗәгате белән чыгышы ясады. Сценарий азагында солистка Гүзәл Галимова Яңа ел җырын башкарды.

Кичәне концерт программасы дәвам итте. аны яшь солист Алексей Крапивин "Три белых коня" җыры белән ачып җибәрде. Солистка Әлфия Идрисова эстрада җырларын бүләк итте. Өч әби ("Россияночка" триосы) үзләренең шаян такмаклары белән чыгыш ясадылар. Бу чараның барысы мәдәният йорты директоры В.П. Трофимов һәм хореограф А.М. Садриваның төгәл, уйлап эшләнгән җитәкчелеге белән әзерләнде. Авылдашларның соравы буенча 2012 елның 7 гыйнварында барлык Яңа ел программасы кабаттан күрсәтелде.

Шәпше авылы мәдәният йорты коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев