Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Мәмдәл шау-гөр килеп торды

Без һәммәбез җирдә берәү генә, Беркемнең юк җирдә алмашы. Кабатланмас үз язмышы белән Туа җиргә адәм баласы. Әйе, дөрестән дә һәр кешенең үз язмышы. Әдәбиятыбыз күгендә мәңге сүнмәс йолдызлар булып балкыган әдипләр бик күп. Шундый йолдызларның берсе - үзебезнең күренекле авылдашыбыз, яраткан драматург Хәй Вахит. Әгәр дә исән булса, быел...

Без һәммәбез җирдә берәү генә,

Беркемнең юк җирдә алмашы.

Кабатланмас үз язмышы белән

Туа җиргә адәм баласы.

Әйе, дөрестән дә һәр кешенең үз язмышы. Әдәбиятыбыз күгендә мәңге сүнмәс йолдызлар булып балкыган әдипләр бик күп. Шундый йолдызларның берсе - үзебезнең күренекле авылдашыбыз, яраткан драматург Хәй Вахит. Әгәр дә исән булса, быел декабрь аенда язучыга 95 яшь тулган булыр иде. Авылдашыбызны зурлап авыл мәдәният йортында "Вакытлычы җиргә төшкән йолдыз булгансыңдыр син..." дигән искә алу кичәсе үткәрдек.

Сәхнәдә - күренекле драматургның бик матур итеп ясалган портреты, матур чәчәкләр. Ә түрдә яраткан авылдашыбыз Хәй Вахитның бик якын туганнары - хатыны Рәфига ханым, улы Илдар, кызы Фәридә, бертуган сеңлесе Фәния ханымның улы Рәмзис. Әлеге күңелле кичәгә кунакларыбызның икенче төркеме - Казаннан Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары да килде.

Күңелле музыка яңгырый. Мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова тамашачыларны драматургның тормыш юлы белән таныштырды, ә 10 нчы сыйныф укучылары бик матур җырлар башкарды. Югары сыйныф укучылары Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасыннан бер өзек уйнап күрсәттеләр.

Дөнья мәшәкатьләренә чумып яшәсәк тә, авылдашыбызны онытмаска тырышабыз. Хәй Вахит - татар әдәбиятендә үзенең лаеклы урынын тапкан шәхес. Кыска гына гомер кичерсә дә, язучы үзеннән зур мирас - берсеннән-берсе матур әсәрләр калдыра алган.

Аның турында истәлекләр сөйләгәндә театр артистлары аны бик олылап искә алдылар.

- 50 нче еллар уртасы, 60 нчы еллар башында театр авыр чор кичерә, юньле спектакльләр юк, шунлыктан тамашачы да бик йөрми. Һәм менә шул вакытта Рәфкать Бикчәнтәев Хәй абыйның "Беренче мәхәббәт" спектаклен сәхнәләштерде. Әле ул вакытта мин бик яшь,18 дә тулып җитмәгән һәм ул мине төп рольгә куйды. Без шушы спектакль белән театрга җан өрдек, тамашачы янә агылып йөри башлады, - дип искә алды Наилә апа Гәрәева.

50 нче еллар башында Хәй Вахит үзен шигърият өлкәсендә дә сынап карый. Ләкин аны дөньяга таныткан жанр - драматургия. Аның «Рәхим итегез», "Кайда соң син?", "Карлыгач канат кага", "Соңгы хат", "Күк капусы ачылса" кебек әсәрләре татар театрлары репертуарының төп исемлегендә йөреп, театр сәнгатенең олы бер казанышы буларак тәкъдим ителә.

"Беренче мәхәббәт" драмасы буенча куелган спектакль өчен Хәй Вахит һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәев Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булалар.

Авылыбызда бүгенгесе көндә дә язучыны үзе күреп, аның белән аралашкан ветеран укытучы Фәүзия апа Вәлиева яши. Дөрес, кәефе булмаганлыктан, ул чыгып йөри алмый инде, ләкин аның истәлекләрен видеотасмадан карап уздык.

Аннан соң сүзне кадерле кунакларыбызга - Х.Вахитның якын туганнарына бирделәр.

- Габделхәй тормышта бик тыйнак, өстәвенә сабыр холыклы, аз сүзле, уйчан иде, - дип сагынып искә алды Х.Вахитның хатыны Рәфига апа. Алар бергәләп 3 бала тәрбияләп үстерәләр, өчесе дә университет тәмамлап, көчле математиклар булалар. Бүгенге көндә улы Илдар Лаеш районы Саралан авылында математика укыта, кызлары Фәридә дә югары белемле. Ни кызганыч, уллары Камил генә 32 яшендә вафат була. Х.Вахитның сеңлесе Фәния апаның улы Рәмзис әфәнде дә бик күңелле истәлекләрен яңартты. Чыгышының ахырында:

- Безнең кадерле абыебызны зурлап искә алганыгыз, шушындый күңелле кичә оештырып, безне зурлап кунакка чакырганыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт, - диде ул.

Тантаналы кичәнең кү-ңелле өлешләре алда булган икән әле. Сәхнә түрендә Казан кунаклары - Г.Камал исемендәге академия театры артистлары. Сөекле артистларыбыз Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллин, Дания Нуруллина, Хәлим Җәләлов, Фирая Әкбәрова яраткан драматургларын күңелле хатирәләр белән искә алдылар, аның драмаларыннан өзекләр уйнап күрсәттеләр. Артистка Луара Шакирҗанова әлеге кичәне бик мавыктыргыч итеп алып барды. Яраткан җырчыбыз Мәс-гуть Имашев үзенең матур җырларын бүләк итте.

Әйе, Х.Вахитның драмаларыннан кечкенә генә өзекләрне караганда да аның өчен чын күңелдән горурланып утырасың. Үзенең драмалары белән тормышны, яшәешне яратып, аның кадерен белеп яшәргә өйрәткән драматургыбыз, чыннан да, татар әдәбиятында үзенең бик якты эзен калдырып китте.

Хәй Вахит 1978 елның 7 июлендә вафат булды. Бик кызганыч, бик вакытсыз өзелә аның тулы тирәнлеге һәм киңлеге белән ачылып кына килгән иҗаты. Язучының вафатыннан соң шагыйрә Гөлшат апа Зәйнәшева:

"...Ай-кояштан, зәңгәр

күктән

Нурлар алгансыңдыр син.

Вакытлыча җиргә төшкән

Йолдыз булгансыңдыр син..", - дип яза.

Ярты гасырдан артык вакыт узуга карамастан, әдипнең әсәрләренә игътибар кимеми, шунлыктан аның әсәрләре кабат сәхнәгә әйләнеп кайта башлады. Режиссерлар яңадан аның әсәрләренә мөрәҗагать итә башладылар.

Хәй Вахит иҗатына игътибарның кимемәве, аның үз чиратында үзеннән соңгы татар әдәбиятына зур тәэсир ясавы әдип мирасының әһәмиятен билгели.

Очрашуга килгән кунаклар

Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллин, Дания Нуруллина;

Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова, Хәлим Җәләлов, Луара Шакирҗанова;

Татарстанның атказанган артисты, баянчы Әхмәт Кәримов;

Татарстанның халык артисты, композитор, театрның оркестр җитәкчесе Фуат Әбүбәкиров;

композитор, Россиянең, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгуть Имашев.

Безнең белешмә

Мәмдәл борынгы, тарихи авыл. Биредә милләтебезнең горурлыгы булырлык ул һәм кызлар үскән һәм үсә. Шулар арасында язучы-драматург Хәй Вахитов; аның бертуган энесе, "Ленин" исемендәге атом бозваткычы соавторы, физика-математика фәннәре докторы Шәкүр Вахитов;

язучылар: Ләлә Сабирова; аның бертуган энесе, Чиләбе өлкәсе Еманжилинск шәһәре мэриясендә эшләүче, Татар иҗтимагый үзәген әйдәп баручы, язучы Ирек Сабиров; академик, филология фәннәре докторы, Әфганстанда СССР илчелеге вәкиле булып эшләгән, Казан сәүдә институты ректоры вазыйфасын башкаручы Роберт Шакиров һәм башкалар.

Бөек драматургыбыз Хәй Вахитның туган туфрагына башларын ию өчен Мәмдәлгә аның туганнары һәм яраткан артистларыбыз кайтты. Аларның һәркайсының әйтер сүзе, искә алып сөйләрлек матур хатирәләре бар иде.

Мәмдәл урта мәктәбе укучылары язучының әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Авыл халкы кинәнде бу көнне! Әле кайчан Казанга барып, шуның кадәр күренекле кешеләрне күрә аласың? Алай гына да түгел, алар бит якташлары Хәй Вахитны зурлап килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев