Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Мәдәният елы белән хушлашабыз

Нәрсә соң ул мәдәният? Мәдәниятле кеше нинди булырга тиеш? Кемне мәдәниятле кеше дип санау турында һәркемнең үз фикере булырга мөмкин. Борынгы римлылар кешеләр, әйберләр һәм уй-фикерләр арасыннан үзенә лаек юлдашлар сайлый белүчене мәдәниятле кеше дип атаганнар. Тарих шуны күрсәтә: барлык даһи шәхесләр югары дәрәҗәдә мәдәниятле кешеләр булган. Аларның күбесе универсаль...

Нәрсә соң ул мәдәният? Мәдәниятле кеше нинди булырга тиеш? Кемне мәдәниятле кеше дип санау турында һәркемнең үз фикере булырга мөмкин.

Борынгы римлылар кешеләр, әйберләр һәм уй-фикерләр арасыннан үзенә лаек юлдашлар сайлый белүчене мәдәниятле кеше дип атаганнар. Тарих шуны күрсәтә: барлык даһи шәхесләр югары дәрәҗәдә мәдәниятле кешеләр булган. Аларның күбесе универсаль шәхесләр булган: белемнәре энциклопедиягә тиң, ә башкарган эшләре гаять осталык һәм камиллек белән аерылып торган. Боларга тагын әхлакый һәм эстетик тәрбияне дә өстәргә кирәк. Ә бүген мәдәниятле кеше компьютерда да эшли белергә тиеш әле.

Бала мәктәптә шактый озак вакыт укый. Нәкъ менә шул чорда аның шәхесе формалаша. Укытучыларга бик зур җаваплылык йөкләнгән: аларга бар яктан килгән шәхес тәрбияләү һәм аның мәдәнилек дәрә-җәсен этаплап үстерү мөмкинлеге бирелгән. Бу эш берьюлы берничә юнәлештә башкарыла: сыйныф җитәкчелеге, аерым фәннәр укытучыларының эшләве, сыйныфтан тыш эшчәнлек, мәктәптәге чаралар. Бала һәр этапта үзенең шәхесен формалаштыручы һәм мәдәнилек дәрәҗәсе үсүгә этәргеч бирүче кирәкле белемнәрне ала.

2014 нче ел кызыклы вакыйгаларга искиткеч бай булды: концертлар, дисеңме, конкурслар, күргәз-мәләр, интерактив проектлар, бәйрәмнәрме. Болар барысы да, 12 ай эчендә, якты бер өермә булып, үзләреннән соң гүзәл хатирәләр һәм шәп кәеф калдырып узып киттеләр.

Чыпчык урта мәктәбендә Мәдәният елы тәмамлануга багышланган кичә булды. Без аның белән шатланып та, моңсуланып та хушлаштык. Бу чараның иң мавыктыргыч номерлары "Театраль тамаша" түгәрәге чыгышлары һәм И.А.Крылов мәсәл-ләрен сәхнәләштерү булды. Мин - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Фәтхуллова җи-тәкләгән түгәрәктә дә-ресләрдән соң шөгыльләнүче 5 нче сыйныф укучылары Крылов мәсәл-ләрен бик оста итеп ачып бирделәр. Ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.М.Гыймадиева җитәк-ләгән үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрүчеләр "Беренче театр" спектакленнән өзек күрсәтте. Барыбызга да бик ошады.

Мәдәният елын озатып җибәрдек, инде Әдәбият елы килүен түземсезлек белән көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев