Матур башлангыч дәвам итсен
Үсешнең нигезен гореф-гадәтләр тәшкил итә. Шуңа күрә дә күп кенә танылган композиторлар, музыкантлар, режиссерлар, драматурглар, башка эшлеклеләр традицияләргә мөрәҗәгать итә. Менә мин дә үзебезнең "Балкыш" балалар иҗат йортында "Классик вокал" берләшмәсендә шундый йолага нигез салырга булдым. Һәр елның декабрендә без тамашачыларга истә калырлык музыкаль кичәләр оештырабыз. Бөтенесе дә нәрсә-дән башланып...
Үсешнең нигезен гореф-гадәтләр тәшкил итә.
Шуңа күрә дә күп кенә танылган композиторлар, музыкантлар, режиссерлар, драматурглар, башка эшлеклеләр традицияләргә мөрәҗәгать итә.
Менә мин дә үзебезнең "Балкыш" балалар иҗат йортында "Классик вокал" берләшмәсендә шундый йолага нигез салырга булдым. Һәр елның декабрендә без тамашачыларга истә калырлык музыкаль кичәләр оештырабыз. Бөтенесе дә нәрсә-дән башланып китте соң?
Вокал буенча педагог булып эшли башлагач, мин өстәмә белем бирүнең үзенчәлекләреннән килеп чыгучы кайбер проблемалар, аерым алганда, бәяләү системасы, контроль эшләр, зачет һәм имтиханнар булмауга игътибар иттем. Шулай итеп, укыту занятиеләргә, чаралар һәм конкурсларга концерт номерлары әзерләүгә корылган. Миңа, 9 ел укыган студент буларак, әлеге система күпмедер дәрәҗәдә салмаграк һәм күңелсезрәк булып тоелды, аннары, балаларга да сәхнә һәм чыгышлар тәҗрибәсе кирәк бит. Шулай итеп, 2009 нчы елда без "Шәм яктысында кич утыру" дип исемләнгән беренче вокаль кичәбезне оештырдык. Узган гасырларда өйләрдә берничә төрле музыка коралларыннан концертлар оештыру гадәте булган, анда яшь башкаручылар, композиторлар, шагыйрьләр тәүге хезмәтләрен һәм талантларын "халыкка күрсәтәләр". Мондый кичәләрдә бердәнбер яктылык чыганагы шәм-нәр була. Үзебезнең вокаль кичәбезгә дә шундый серлелек бирергә тырыштык. Кабызылган шәмнәр, зур шәмдәлләр, рояль һәм романслар, җырлар, опера арияләре... Һәр әсәр алдыннан шигырь укылды һәм һәр башкаручы бал киеменнән иде.
2010 нчы елның декабрендә исә икенче музыкаль кичә - "Бродвейның йолдызлы күге" узды, анда тамашачылар мюзикллар, кинолардан кайчандыр Бродвейда яңгыраган җырларны тыңладылар. Зал мюзиклларның күзгә ташланып торган игъланнары, гирляндалардан торган "йолдызлы күк йөзе" һәм тыңлаучыны бик ерак та, шул ук вакытта бик якын да тоелган 50-60 нчы елларга алып китүче җилдә киерелгән җил-кәннәр белән бизәлде. Сәхнәдә яңадан "Моя прекрасная леди", "Звуки музыки", "Завтрак у Тиффани", "Шербургские зонтики", "Ромео и Джульетта" мюзикллары геройлары пәйда булды.
Ә инде 2011 нче ел тәмамланганда тамашачыны үзенчәлекле музыканың гүзәллеге белән сокландырасы килде. Япония темасын алу идеясе әле җәй көне үк барлыкка килгән иде, ни дисәң дә, алдагы елда да көнчыгыш символы бар бит. Япон музыкасы кичәсе "Цвет сакуры" дип аталды. Әлеге исем минем башкаручыларымның искиткеч гүзәл һәм нәзакәтле эчке дөньясын төп-төгәл ачып бирә, чөнки сакура чәчәкләре күз явыңны алырлык матур һәм нәфисләр, алар кешенең тормышын һәм чибәрлеген гәүдәлән-дерәләр.
Бу кичәгә әзерләнү гаять катлаулы булды. Һәр башкаручыга япон телендә әсәрләр сайлау, киемнәр тегү, сәхнәне бизәү - боларның барысын да минем класс, балалар һәм ата-аналар башкарды. Тамашачының күңеленнән ургылып чыккан җылылыкны, балаларның дулкынлануын сүзләр белән генә аңлатып бирерлек түгел. Минем нәни алып баручыларым адым артыннан адым тамашачыга шушы ерактагы илнең матурлыгын һәм зирәклеген ача бардылар. Чәй эчү йоласы, әйтемнәр, риваятьләр, шигърият, бакчалар символикасы, япон җырлары, Мэйдзи чорына караган бишек, балалар җырлары, Хиросима һәм Нагасакида һәлак булучылар истәлегенә җырлар һәм башланып килүче елга багышланган изге теләкле җырлар - безнең җылы кичәбез менә шушындый йөрәккә ятышлы мизгелләрдән торды. Минем яшь җырчыларым алдына бик күп бурычлар куелган булса да, алар барысын да башкарып чыктылар һәм үсеп-зирәкләнеп киткән сыман булдылар.
Мондый музыкаль кичәләр уздыру традициясе киләсе елларда да дәвам итәр, дип ышанам, чөнки балалар, яшь сәяхәтчеләр кебек, гүзәл-леккә ирешү өчен теләсә нинди кыенлыкларны да җиңәргә әзерләр.
Айгөл МОСТАФИНА, "Балкыш" балалар иҗат йорты педагогы.
Рәсемнәрдә: Япония музыкасы кичәсенең матур мизгелләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев