Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Өлкәннәр – кечкенәләргә

Сәнгатькә битараф булмау - тәрбиянең балаларга "бишектә" чакта ук сеңдерелергә тиешле мөһим өлеше. Балалар буш вакытларын нигездә компьютер каршында заманча уеннар уйнап уздырган бүгенге көндә аның әһәмияте тагын да арта. Әле күптән түгел 2 нче Биектау урта мәктәбендә музыкаль кичә узды. Аңа республиканың танылган музыка эшлеклеләре чакырылды. Тәҗрибә уртаклашырга һәм...

Сәнгатькә битараф булмау - тәрбиянең балаларга "бишектә" чакта ук сеңдерелергә тиешле мөһим өлеше. Балалар буш вакытларын нигездә компьютер каршында заманча уеннар уйнап уздырган бүгенге көндә аның әһәмияте тагын да арта.

Әле күптән түгел 2 нче Биектау урта мәктәбендә музыкаль кичә узды. Аңа республиканың танылган музыка эшлеклеләре чакырылды.

Тәҗрибә уртаклашырга һәм хезмәте турында укучыларга сөйләргә танылган җырчы, Татарстан һәм Россиянең халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, аның белән бергә Татарстан Республикасының халык артисткасы, концертмейстер Маргарита Коварская килде. Кичәдә шулай ук М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш сәнгать белгече, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать белгече, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Суфия Шаһиева катнашты.

Әлеге күркәм кичәне оештыручы Гүзәл Гыйльманова Биектауның 1 нче балалар музыка мәктә-бендә укыта, ул - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре. Гүзәл Зәбир кызы бу кичәнең максаты гаять мөһим булуы турында сөйләде:

- Үсеп килүче буынга патриотик һәм эстетик тәрбия бирү идеясе бүгенге көндә иң беренчесе булып тора, чөнки моннан күп еллар элек, әле социалистик строй вакытында, әлеге тема зур үсеш алган була. Ә хәзер, миңа калса, бу дөньядагы барлык вакыйгаларга бәйле рәвештә мөһим.

Концертны Биектауның "Дуслык" хоры ачып җибәрде. Балалар рус телендә "Патефон" һәм татар телендә "Биектавым" җырын башкардылар. Аннары Кәрим Ибраһимов фортепианода "Галиябану" әсәрен уйнады. Лилия Таһирова башкаруында "Бию" бик матур яңгырады. Сәхнәгә, кичә кунакларының сокланулы карашларына лаек булып, музыка мәктәбе думбрачылары ансамбле чыкты.

Балалар алдында сәнгать белгече Рәмзия Такташ чыгыш ясады. Ул театр тарихы, аның йолдызлары, музыка белән танышуның һәм сәнгатькә битараф булмауның мөһимлеген аңлатты.

Сәхнәгә Маргарита Коварская белән Эмиль Җәләлетдинов чыкканнан соң гаҗәеп җанлылык, активлык башланды. Алар залны "дер селкеттеләр". Эмиль Усман улының тавышы зал өстеннән яңгыравыклы дулкын булып узды һәм шундый итеп яңгырады, очрашуга җыелучылар «аһ» иттеләр. Ул композитор Кабалевскийның берничә музыкаль әкиятен һәм Җиһанов циклын җырлады. Башкаручы шулай ук залдагылар белән кызыклы итеп аралашты: ул нинди дә булса тавыш интонациясен чагылдыра, ә балалар аның кайсы әкият героен тасвирлавын әйтеп бирәләр. Соңыннан алар Эмиль Усманович белән бергәләп "Туган тел" җырын башкардылар.

Концерт тәмамланганнан соң Гүзәл Зәбир кызы кадерле кунакларга истәлекле бүләкләр һәм мәдәният бүлеге исеменнән "Рухи һәм әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш керткән өчен" дигән грамоталар тапшырды.

Концерттан соң бергәләшеп чәй табыны янына җыелдылар. "Дуслык" хоры электән килгән күркәм гадәт буенча үзенең һәр концертын "шоколад банкеты" белән тәмамлый.

- Бүген балалар буыннар элемтәсенең кирәкле, зарури булуын аңладылар, - диде Гүзәл Гыйльманова. - Иң мөһиме - туган илеңне, республикаңны, халкыңны ярату. Үз халкыңның мәдәниятен югары дәрәҗәдә аңлау бөтен нәрсәгә караганда мөһим. Һәм моны үзең дә аңларга, киләчәк буыннарга да җиткерергә кирәк.

Гүзәл Зәбировна үзенең Биектауда балалар музыка театры булдыру турындагы хыялы турында сөйләде:

- Бүгенге көндә балалар театрлары киң таралмаган, алар аз. Минем балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм районның талантлы балаларыннан театр төркеме оештырасым килә. Һәм алар башка илләргә гастрольләргә йөри алырлар иде.

Кичә тәмам. Балалар алдан әзерләп куелган тәм-томнарны тәмләп ашадылар да, шат күңел белән өйләренә таралдылар. Әмма барысы да түгел. Эмиль Җәләлетдинов чыгышыннан соң туган хисләр шуның кадәр дә көчле һәм якты булды, кайберәүләр кайту турында уйлап та карамадылар. Әле күпмедер кеше таралышканнан соң да коридорларда бөек җырчының тавышы яңгырап торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев