Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Кызу эш алдыннан рәхәтләнеп күңел ачып алдылар

Җәйнең иң көтеп алынган милли бәйрәме - Сабантуйлар да үтеп китте. Тиздән, бик тиздән игенчеләр кызу урак өсте, игеннәрне урып-җыю эшләренә керешәчәкләр. Коркачык икмәк кабул итү предприятиесе быелгы икмәкне кабул итүгә тулысынча әзер. Оешмада эшче көчләр артык күп булмаса да, бик тырышып, оешкан төстә эшләрен башкарып, икмәк кабул итү алдынннан...

Җәйнең иң көтеп алынган милли бәйрәме - Сабантуйлар да үтеп китте. Тиздән, бик тиздән игенчеләр кызу урак өсте, игеннәрне урып-җыю эшләренә керешәчәкләр.

Коркачык икмәк кабул итү предприятиесе быелгы икмәкне кабул итүгә тулысынча әзер. Оешмада эшче көчләр артык күп булмаса да, бик тырышып, оешкан төстә эшләрен башкарып, икмәк кабул итү алдынннан бө-тен материаль-техник базаны ремонтлап чыгып, югары тикшерүне яхшы үткәрүгә әзерләнделәр.

Оешмада энергияле, яшь җитәкче Нияз Гарипов эшчеләргә карата та-ләпчән, шул ук вакытта бик мәрхәмәтле дә. Техник база тапшырылгач, ул хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен инде менә икенче ел Сабантуй бәйрәме оештыра. Быел да, узган елдагыча, көн бик матур булды. Эшчеләр автобусларга төялеп тиешле урынга ял итәргә, күңел ачарга җыелдылар. Нияз Дамирович үзләрендә эшләп лаеклы ялга киткәннәрне дә бәйрәмгә кунак итеп чакырган. Көне буе ял иттеләр, уеннарда катнаштылар. Сабан туенда уйнала торган уеннардан капчык киеп йөгерү, аркан тарту, чаңгыда йөрү, кул көрәше, күз бәйләп әй-бер кисү һәм башкалар уйнатылды. Уеннарны Айрат Гыймадиев, бухгалтерия кызлары Алинә Лотфуллина, Лира Сагитова һәм дә җитәкче Нияз Дамирович үзе оештырды. Һәр катнашучыга бүләк тапшырылды, шуңа да уеннарда бик теләп катнаштылар. Балалар да уеннарда сынатмады, аларга туңдырма һәм башка тәм-томнар өлә-шенде. Бәйрәмдә катнашучыларны шашлык, уха, пылау, тәмле чәй белән пешекче Сания Самигуллина көне буе сыйлап торды.

Бәйрәмнән тагын бер елга җитәрлек энергия алып, барысы да канәгать калдылар. Шушы ялны күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештырганы өчен оешма җитәкчесе Нияз Дамировичка барлык хезмәткәрләре исеменнән рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә саулык, сәламәтлек, эшендә уңышлар, гаилә иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев