Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Кышны күңелле итеп озаттык

Без, Алат авылы китапханәчесе Гүзәл Закирова һәм Алат клубы мөдире Гөлүсә Фазылҗанова, халкыбызның гореф-гадәтләрен яңартырга булдык. Масленица бәйрәменә әзерлекне авылның мөхтәрәм өлкәннәре - Александра Гаранина белән Нина Григорьева янына барудан башладык. Алар безгә әлеге бәй-рәмнең мәгънәсен аңлаттылар, аның ничек уздырылуы, рус халкының йолалары турында сөйләделәр. Масленица - кыш белән уен-көлке,...

Без, Алат авылы китапханәчесе Гүзәл Закирова һәм Алат клубы мөдире Гөлүсә Фазылҗанова, халкыбызның гореф-гадәтләрен яңартырга булдык.

Масленица бәйрәменә әзерлекне авылның мөхтәрәм өлкәннәре - Александра Гаранина белән Нина Григорьева янына барудан башладык. Алар безгә әлеге бәй-рәмнең мәгънәсен аңлаттылар, аның ничек уздырылуы, рус халкының йолалары турында сөйләделәр. Масленица - кыш белән уен-көлке, шаярулар аша күңелле итеп хушлашу һәм табигатькә җанлылык, кояш җылысы алып килүче язны каршылау. Кешеләр язны элек-электән яңа тормыш башлану дип кабул иткәннәр, бөтен тереклеккә гомер һәм көч бирүче кояшны олылаганнар. Кояш хөрмәтенә башта төче камырдан көлчә пешергәннәр, ә аннары, чүпрәле камыр ясарга өйрәнгәч, коймак пешерә башлаганнар. Борынгылар коймакны, кояш кебек түгәрәк, саргылт һәм кайнар булганга, кояш символы дип санаганнар. Без дә үзебезнең бәйрәмгә булдыклы, уңган Рәмзия Хәйруллина җитәкчелегендә коймак пешердек, аңа фельдшер Рәмилә Биккениева һәм Урта Алат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Кадрия Хәмитова, Алия Закирова, Гүзәл Гаделшина булышты. Коймаклар бик тәмле булды. Әле анда янында клиндерләр булган самавыр да гөжләп утырды.

Православие чиркәве кануннары нигезендә пост алдыннан килүче атна дин тотучыларны шушы йолага әзерләүгә, аларның һәркайсында ризык кабул итү мәсьәләсендәге чикләүләргә һәм рухи уйлануларга туры килә торган кәеф булдыруга багышлана. Өлкән яшьтәге авылдашларыбыз яшь чакларын, ул вакытларда Масленицаның ничек узуын искә төшерделәр һәм, бер яшьлектә-бер картлыкта дигәндәй, рус халык такмакларын көйли-көйли, рәхәтләнеп биеп тә күрсәттеләр.

Бәйрәмне Дарья Куприянова белән Яна Хәсәнова алып барды. Кыш (Юлия Крец) һәм карлы-бозлы Салкынның (Кирилл Игонин) бер дә Язны (Екатерина Кузина) китерәселәре килмәде. Безнең баһадирны да танып алдылар, ә сихерчеләр себеркедә барыннан да шәбрәк сикерделәр. Салкынча саф һавада, кем төз ата дип ярыша-ярыша, кар ыргытудан да күңеллерәк шөгыль юк икән. Әле таудан да шудык, бау да тартыштык. Безне шулай ук артистларыбыз Айзилә Төхвәтуллина, Мария Алмакаева, София Алмакаева да чыгышлары белән сөендерделәр. Бәйрәмне оештыруда Село-Алат җирлеге башлыгы Әнәс Шакиров ярдәм күрсәтте.

Бәйрәм карачкы яндыру белән тәмамланды. Бу гамәл белән без караңгылыкны, кышны, үлем-китемнәрне кудык. Учак исә көчен арттыра баручы һәм табигатьтәге тормышка җан өрүче кояшны гәүдәләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев