Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Китаплы гаилә – бәхетле гаилә”

Дөньяга тәүге авазын салып, әти-әнисенең көтеп алган куанычы, матурдан-матур өметләр багланышы булып сабый туды. Кем булып үсәр ул? Холкы-фигыле белән кемгә охшар, сәләте-таланты белән кемне кабатлар? Тормышта үз урынын таба алырлык көчле рухлы, кыю һәм гыйлемле шәхес итеп тәрбияләү өчен тәрбия әлифбасын кайдан, нәрсәдән башларга? Баланы ничек дөрес итеп тәрбияләргә?...

Дөньяга тәүге авазын салып, әти-әнисенең көтеп алган куанычы, матурдан-матур өметләр багланышы булып сабый туды.

Кем булып үсәр ул? Холкы-фигыле белән кемгә охшар, сәләте-таланты белән кемне кабатлар? Тормышта үз урынын таба алырлык көчле рухлы, кыю һәм гыйлемле шәхес итеп тәрбияләү өчен тәрбия әлифбасын кайдан, нәрсәдән башларга? Баланы ничек дөрес итеп тәрбияләргә? Бу нәүбәттән гаилә көне уңаеннан Сая китапханәсенә яшь әниләрне чакырга булдык.

Тәрбия әлифбасының беренче авазларын бала, әлбәттә, гаиләдә өйрәнә. Чөнки сабыйның тәүге "аггу"ларын да, якын кешеләрен танып, очынып елмаюын, иреннәрен уймаклатып, тырыша-тырмаша иҗекләгән беренче сүзләрен дә иң беренче булып әти-әнисе ишетә. Сабыйның һәр уңышы уртак сөенеч булган, мәхәббәт һәм хөрмәт яшәгән гаиләдә бала да бәхетле булып үсә. Андый баланың дөньяны танып-белүгә булган сәләте дә тизрәк ачыла, үсә төшкәч яшьтәшләре арасында да үзен кыюрак, иркенрәк тота ул.

Ана белән Бала! Бер-берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы икән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән.

Туасы сабыйны һәр өйдә түземсезлек, олы өметләр белән көтеп алалар. Яңа туган бала гаиләне ныгыта. Яшь балалы йортка нур иңә, анда тормыш кайный, гайбәт сүз, ызгыш-талашка урын калмый, ди халык.

Сабый дөньяга килгәннән соң, ата-анасының иң әвәлге бурычы - милләтенә муафыйк, үзенә тиң, лаеклы исем бирү. Ул исем җиңел әйтелешле, җыйнак төзелешле, мәгъ-нәле һәм аһәңле булырга тиеш. Бала, үскәч, әти-әнисенә исеме өчен рәнҗемәслек булсын.

Әти-әнинең бәбигә бер яшь тулганчыга кадәрге вакыты аны ашату-эчертү, карау-тәрбияләү, чыныктыру мәшәкатьләренә багышлана. Әммә аның акыл һәм әхлакый тәрбиясе дә бар бит әле. Галимнәр баланың, ана карнында үскәндә үк, ишетү сәләтенә ия икәнлеге турында фикер белдерәләр. Грузин халкында моңа бәйле бик кызыклы йола да яшәп килә. Хатын-кыз балага узган икән, аңа мөмкин кадәр күбрәк матур җырлар җырларга, шигырь сөйләргә кирәк, имеш. Бала югары әхлак сыйфатларына ия һәм бәхетлерәк була. Туган илгә мәхәббәт, рухи тәрбия балага әнә шулай карында чагында ук кертелә. Бәләкәч тугач та аның белән сөйләшә башларга кирәк. Бала әнисенең үз телендә "балам", "нәнием", "сандугачым" кебек иркә сүзләрен ишетеп, танырга өйрәнә. Әнисенең моңлы итеп җырлавына күнегеп үскәндә генә ул чын милләт вәкиле булып тәрбияләнергә мөмкин.

Ата-ана үзенең баласына яхшы тәрбия, әдәп өйрә-түдән дә артык бүләк бирә алмый. Әлбәттә, һәр гаилә үзенчә яши, тик шул ук вакытта аларны берләштерүче гомуми кыйбла да бар. Бу - ата-баба йолаларына, милли гореф-гадәтләргә тугрылык. Гаиләнең ныклыгы, тормыш рәвеше, үзара мөнәсәбәт - барысы бергә гаилә әгъзаларында милли холык-фигыль тәрбияли.
Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге - китап. Китап ул - бүгенге яшәешебез, киләчәгебез дә, ягъни шул ук "Әлифба", "Туган тел", күңелне моңландыра, сафландыра торган шигырьләр, җырлар, бәет-мөнәҗәтләр. Китап ул - дога да, изге сүз дә...

Татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин безгә китаплар белән дус булырга, алардан аерылмаска киңәш итә. "Гүзәл китаплар - гаҗәеп әйбер-ләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күр-сәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз! Китап уку кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер".

Дөрес, кайберәүләр үз-ләренә кирәк материалны компьютердан укырга ярата. Ә кулыңа китап алып уку - үзе бер рәхәт бит ул. Кешелек байлыгы - китап, ләкин китап тирәсендәге даирә тарая бара: укучы кулыннан китапны башта телевидение тартып алса, хәзер интернет тагын да кысрыклады. Китап - фикер йөртү алымы. Матур фикер йөртә белмибез икән, матур тормыш төзеп булмый. Яшәргә акыл туплау өчен, китапны һәрвакыт өстен куегыз!

Бала тәрбияләү - бик җаваплы, ифрат та авыр хезмәт. Әммә бер хакыйкать бәхәссез: иманлы бала тәрбияләүгә бары тик китапларга һәм әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләргә таянып кына ирешеп була. Шушыларны истә тотып, без «Китаплы гаилә - бәхетле гаилә» дигән кичә үткәдек. Аның белән без яшь әниләребезгә китап укуның файдалы һәм кирәкле шөгыль булуын җиткерәсебез килде. Бишек җырлары, биюләр, матур шигырьләр, моңлы азан тавышлары тамашачыларның күңелләрендә озак сакланыр.

Бәйрәмне оештыруда Сая башлангыч мәктәбе укытучылары һәм укучылары, хезмәттәшләрем Гөлнар Галимова, Гөлназ Гыйниятуллина зур ярдәм күрсәттеләр. Кичәбез һәркемгә ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев