Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

КИТАПЛАР ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ

Инде яңа 2013 нче елның бер ае узып китте, әмма редакциягә һаман да бу темага кагылышлы хатлар килү тукталмый. Бүген шушы ике хатны урнаштырып, Яңа ел темасын ябабыз. Газета укучыларга хәбәр итәргә телибез: нинди дә булса бәйрәм яки башка күңелгә ошаган чара турында вакытында язарга тырышсагыз иде. Язарга өлгермәсәгез, кыскача...

Инде яңа 2013 нче елның бер ае узып китте, әмма редакциягә һаман да бу темага кагылышлы хатлар килү тукталмый. Бүген шушы ике хатны урнаштырып, Яңа ел темасын ябабыз. Газета укучыларга хәбәр итәргә телибез: нинди дә булса бәйрәм яки башка күңелгә ошаган чара турында вакытында язарга тырышсагыз иде. Язарга өлгермәсәгез, кыскача гына телефоннан хәбәр итәргә мөмкин. Соң килгән хатлар басылмаса, зинһар, үпкәләмәгез.
Биектау авыл китапханәсе үз укучыларын һәрвакыт шатланып каршы ала. Иске Яңа ел уңаеннан китапханәнең актив укучылары иске елны озатырга һәм яңа елны каршы алырга җыелдылар.
Китапханәдәге чара тантаналы төстә Яңа ел җыры белән ачылды, аны чын күңелдән 3 нче Биектау мәктәбенең музыка укытучысы Ирина Валентиновна башкарды.
Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка нинди Яңа ел бәйрәме булсын ди. Бу рольләрне чын артистларча итеп авыл китапханәсе мөдире Татьяна Анатольевна Роженцева һәм әйдәп баручы китапханәче Гөлназ Габделбәр кызы Гарифуллина уйнадылар. Яңа елда изгелек, сәламәтлек һәм уңышлар теләп, Кыш бабай белән Кар кызы кунакларга импровизацияләнгән поездга утырырга һәм Китаплар иленә мавыктыргыч сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр.
Ләлә Гыйният кызы Насыйбуллина, Ләйлә Ибраһим кызы Салтыкова, Галина Прокопьевна Круглова, Нурия Сафа кызы Ибраһимова, Сәрия Тимерҗан кызы Тимерҗанова үзләренең төпле белемнәрен һәм китапларны яхшы укуларын күрсәттеләр. Аеруча Нариман Ибраһим улы Клеблеевның активлыгын әйтү урынлы булыр.
Авыл китапханәсе коллективы кичәнең матур музыкаль бизәлеше өчен Ирина Валентиновна Минеевага зур рәхмәт белдерә. Бәйрәмне Яңа ел лотереясы җанландырып җибәрде. Бәйрәмдә чыннан да күңелле булды, чакырылган кунаклар көлделәр, шаярдылар, күзләрендә шатлык очкыннары уйнады. Бер-дәнбер кимчелек - китапханә бинасының кечкенә булуы, ләкин шуңа да карамастан, без, китапханәчеләр, укучыларыбызга уңайлылык һәм күтәренке кәеф тудыра алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев