Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Китапханәдә наркотикларга каршы көрәш айлыгы

Үсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманлыкның таралуы - хәзерге көннең мөһим проблемаларыннан берсе. Җәмгыять яшьләрне наркотикларның зарарлы йогынтысыннан коткару эшенә мохтаҗ. Китапханәләрнең бурычы - алдан искәртә торган мәгълүмат бирү һәм үсеп килүче буынны бу афәттән саклап калу. Яшьләрне наркотиклар кулланган өчен җәза бирелү куркынычы янау түгел, ә бәлки явыз ният белән...

Үсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманлыкның таралуы - хәзерге көннең мөһим проблемаларыннан берсе.

Җәмгыять яшьләрне наркотикларның зарарлы йогынтысыннан коткару эшенә мохтаҗ. Китапханәләрнең бурычы - алдан искәртә торган мәгълүмат бирү һәм үсеп килүче буынны бу афәттән саклап калу. Яшьләрне наркотиклар кулланган өчен җәза бирелү куркынычы янау түгел, ә бәлки явыз ният белән куллануның ни белән тәмамланачагын зур сабырлык белән аңлату коткарыр.
Үзәк китапханә эшчәнлегендәге төп юнәлешләр - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, эчкечелек, тәмәке тарту, наркотиклар куллануга профилактика. Китапханә наркотикларга бәйлелектән коткара да, наркобизнеска каршы көрәшә дә алмый. Әмма бездә бик күп мәгълүмат җыелган, профилактик, кисәтүче, белемне арттыру чаралары уздыруда, масса-күләм һәм аерым-аерым эшләүдә зур тәҗрибә тупланган. Китапханә зарарлы гадәтләрдән арындыру һәм аларны булдырмый калуга юнәлтелгән эшчәнлегендә инандыргыч итеп язылган әдәбияткә таянып эш итә. Бүген тискәре мавыгулардан аңлы рәвештә котылырга Интернет материаллары да ярдәм итә ала.

Үзәк китапханә әлеге тема буенча китап сөючеләрнең төрле яшьтәгеләре өчен яңа әсәрләр һәм вакытлы матбугат чыганаклары тәкъдим итә, Интернетка чыгу мөмкинлеге тудыра, мәгълүмати материаллар тарата.

Күптән түгел 1 нче Биектау урта мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Зөһрә Владимирова инициативасы буенча 9 сыйныф укучыларын наркотикларга каршы көрәш айлыгы барышында "Антинарк", "Нарконет" журналлары белән таныштырдык.

Очрашу төп дәүләт имтиханы алдыннан булды. Һәм бу очраклылык түгел, чөнки укытучылар һәм китапханәчеләр имтиханның белемнәрне тикшерү генә түгел, ә бәлки нервлар киеренкелеге икәнлеген дә аңлыйлар. Мондый халәттә укучылар тискәре йогынтыга аеруча бирешүчән булалар. Наркотиклар куллануның кайтарып ала алмаслык авыр нәтиҗәләр-гә китерүе турындагы әңгәмәдә аның тискәре якларын мөмкин кадәр тулырак ачарга омтылдык. Балалар синтетик наркотиклар тарату, үз тозакларына үсмерләр, яшьләрне эләктерү буенча оешкан җинаятьчел төр-кемнәр эшләвен һәрчак истә тотарга тиешләр. Ак чәчәк формасындагы смайликларга имзаларын куеп, укучылар "Наркотикларга - юк!" дип, үз фикерләрен аермачык һәм нык итеп әйттеләр.

Мондый чараларның төп әһәмияте үсмерне рухи яктан уятуда, күңел аздыручылар, коткы таратучылар алдында каушап калмыйча, аларга каршы тора алырлык шәхес тәрбияләүдә.

Айлык азагында "Наркотик... Аңа ышанырга кирәкме икән?" дигән күргәзмә янында әңгәмә оештырылачак. Ул наркотик матдәләргә һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көнендә - 26 июньдә булачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев