Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Китапханәчеләр бер генә вакыйганы да игътибар үзәгеннән читтә калдырмыйлар

Соңгы вакытта халык китап белән генә түгел, газета-журналлар белән дә күбрәк кызыксына башлады. Журналларның өстенлеге - аларның еш кабатланып торуында. Китап биргән мәгълүмат тиз искерә, ә журнал исә нәкъ менә шул чордагы иң мөһим яңалыкларны урнаштыра. Республика тормышына һәм анда барган вакыйгаларга үз карашы булган иҗтимагый-сәяси басмаларның берсе - "Татарстан"...

Соңгы вакытта халык китап белән генә түгел, газета-журналлар белән дә күбрәк кызыксына башлады. Журналларның өстенлеге - аларның еш кабатланып торуында. Китап биргән мәгълүмат тиз искерә, ә журнал исә нәкъ менә шул чордагы иң мөһим яңалыкларны урнаштыра. Республика тормышына һәм анда барган вакыйгаларга үз карашы булган иҗтимагый-сәяси басмаларның берсе - "Татарстан" журналы. Быел аңа 95 ел булды.

Биектау үзәк китапханәсенә әлеге журнал күп еллардан бирле килә. Шул дәвердә аның исемнәре үзгәрде: "Вестник Татарского областного комитета РКП(б)", "Коммунистический путь", "Путь Ильича", "Причал", "Спутник партийного активиста", "Большевик Татарии", "Коммунист Татарии" һәм, ниһаять, 1991 нче елдан ул "Татарстан" дип атала башлады.
Үзгәрешләр кичереп һәм камилләшеп, ул соңгы елларда яңа рубрикалар, юнәлешләр һәм темалар булдырды. "Татарстан" хәзер игътибарны җәлеп итәрлек заманча журналга әверелде. Аны укучылар яктыртыла торган темаларның киңәюен, мәкаләләрнең кызыклырак һәм тулырак була баруын билгеләп үтәләр. Үзгәргән журнал битләрендә төбәк тормышындагы төп вакыйгалар яктыртыла, сүз сәясәтчеләргә, экспертларга һәм аналитикларга бирелә. Аның битләрендә журналистларның власть һәм дәүләт структуралары вәкилләре, предприятие җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре белән ачыктан-ачык алып барган бәхәсләрдә иң кискен темалар яктыртыла. Аерым кешеләр, экспертларның фикерләре урын ала, интервьюлар бирелә.
"Татарстан" журналы китапханә эшендә көнүзәк темалар буенча төрле күргәзмәләр оештырганда файдаланыла. Тирән мәгънәле мәкаләләр чараларга әзерләнгәндә кулланма булып хезмәт итә.
24 декабрьдә үзәк китапханәнең уку залында китап сөючеләр өчен "Татарстан" журналына презентация булды. Чара барышында яшьләр журналда фоторәсемнәрнең дә күп булуын билгеләп үттеләр. Монысы да кузгатылган мәсьәләгә игътибарны җәлеп итә.
Күпләр хәзер журналларга көлкеле вакыйгалар, интервью, әллә-ни файдасы булмаган, әмма күңелне күтәрә торган мәкаләләр, гомумән алганда җиңел укыла торган мәгълүмат чыганагы дип кабул итә. Әмма бу "Татарстан" журналына кагылмый. Аның укучылары - актив тормыш рәвеше алып баручы, уйланучан һәм төпле карарлар кабул итә белә торган, республиканың эшлекле һәм сәяси тормышында катнашучы кешеләр.
Мөмкинлектән файдаланып, китапханәчеләр чарага җыелучыларга белем чыганагы дип атарга мөмкин булган журналлар турында да сөйләп уздылар. Үзәк китапханәдә аларның күбесе бар. Журнал уку күңелле шөгыль генә түгел, ул әле шактый файдалы да.
Ирина КНЯЗЕВА,
үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев