Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Кит инде, кыш!

Усад авылында яшәүчеләр һәм кунаклар кышны күңелле генә озаттылар. Якшәмбе көнне алар Масленицаны бәйрәм итте. Традиция буенча Журавлев паркына җыелдылар, анда иртәдән үк бала-чага өчен атларда һәм квадроциклларда йөрүне оештырдылар, кыр кухнясы эшләде, чәй кайнап торды. Изге Троица храмында гыйбадәттән соң паркта халык күбәйде һәм бәйрәм башланып китте. Алып баручылар...

Усад авылында яшәүчеләр һәм кунаклар кышны күңелле генә озаттылар.

Якшәмбе көнне алар Масленицаны бәйрәм итте. Традиция буенча Журавлев паркына җыелдылар, анда иртәдән үк бала-чага өчен атларда һәм квадроциклларда йөрүне оештырдылар, кыр кухнясы эшләде, чәй кайнап торды. Изге Троица храмында гыйбадәттән соң паркта халык күбәйде һәм бәйрәм башланып китте. Алып баручылар барысын да уеннарга чакырдылар. Заман һәм халык җырлары, шаян такмаклар яңгырады. Авыл кешеләрен бәйрәм белән Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина котлады.

Усад храмының баш рухание Виталий атакай Ульянов (аның инициативасы буенча Масленица инде бишенче тапкыр уздырыла) быел бәйрәм чараларын әзерләүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Ул православие динендәгеләрнең гафу сорау якшәмбесе булуын искә төшерде, Бөек постка тату, үпкә сакламыйча керү өчен, кешеләр бу көнне бер-берсеннән гафу үтенәләр.

Масленицада күңел ачарга төрле милләт һәм дин вәкилләре килде: алар бергәләп җырладылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, коймаклар белән сыйландылар. Бер-берсенең гореф-гадәтләре һәм мәдәниятләре беркемгә дә ят түгел. Бәйрәмгә күршеләр дә килде. Импровизацияләнгән сәхнәгә җырлар белән Биектаудан, Чернышевкадан халык коллективлары чыкты, алар эстафетаны барысы да яраткан "Веснянка" Усад ансамбленнән кабул итеп алдылар.

Усадка тагын бер кунак "Боевое братсво" төркеме - Раифа махсус училищесында тәрбияләнүчеләр, "Раифа" хәрби-патриотик клубы әгъзалары килде. Егетләр, җыелган халыкның алкышларына лаек булып, кул сугышы алымнарын күрсәттеләр. Алар озакламый Мәскәүгә барачаклар.

Тәмле исләр чыгарып, казанда карабодай боткасы пеште. Коймакларсыз нинди Масленица булсын инде! Коймак - бу бәйрәмнең төп символы. Аларны Усад училищесының элекке повары Валентина Камкалина һәм чиркәүгә даими йөрүче Людмила белән Елена пешерде. Бәйрәмгә килгән кешеләр кайнар коймак һәм тәмле ботка белән рәхәтләнеп сыйландылар. Усад мәдәният йорты кызыклы уеннар оештырды. Аларда олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты. Балалар өлкәннәр күзәтүе астында атларга атланып та, кошевкалар, квадроциклларга утырып та йөрделәр. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китим, Г.Х.Зарипова крестьян-фермер хуҗалыгы белән берлектә Виталий атакай паркта "Сәламәтлек сукмагы" оештырганлыктан, быел кыш буена алар мондый мөмкинлектән файдалана алдылар.

Яңгыр явып торган сүрән көн бәйрәм кәефен боза алмады. Усад авылында яшәүчеләр һәм килгән кунаклар язны авыл кешеләре өчен әһәмиятле булган эшләре һәм мәшәкатьләре белән күңелле итеп каршы алдылар, кышны матур җырлар белән озаттылар.
Рәсемнәрдә: Усад авылында Масленица бәйрәме мизгелләре.
А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев