Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Килегез, безнең якны күрегез!

    Алдагы ял һәм бәйрәм көннәрендә Биектау районыда урнашкан музей һәм авыл зоопарклары туристларны кабул итәргә әзерләнә. Музейдан алынган белешмәләргә караганда, бүгенге көндә йөздән артык кеше безгә килергә теләк белдергән. Камай авылындагы музей Биектау районының туристларны үзенә күпләп җәлеп итәрлек тарихи объекты булып тора. Узган гасырның 70-80 елларында Галимҗан Ибраһимов исемендәге...

    Алдагы ял һәм бәйрәм көннәрендә Биектау районыда урнашкан музей һәм авыл зоопарклары туристларны кабул итәргә әзерләнә. Музейдан алынган белешмәләргә караганда, бүгенге көндә йөздән артык кеше безгә килергә теләк белдергән.

    Камай авылындагы музей Биектау районының туристларны үзенә күпләп җәлеп итәрлек тарихи объекты булып тора. Узган гасырның 70-80 елларында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдинов җитәкчелегендәге бер төркем галимнәре археологик казылма эшләре алып барган иде. Музейның төп экспонатларын шул елларда табылган археологик материаллар тәшкил итә. Этнографик тупланма барлыгы 794 экспонаттан тора. Алар ХIХ гасыр ахыры ХХ йөз башында Казан арты татарларының тормыш-көнкүрешен, рухи халәтен чагылдырган материаллардан гыйбарәт. Музейда тарихи әһәмияткә ия булган 170тән артык китап саклана. Иске акчалар тупланмасы да туристларда һәрвакыт зур кызыксыну уята. Аларның саны 1527гә җиткән.
    - Музейга күрше-тирә районнардан, күрше төбәкләрдән да киләләр. Алар барысы да бездән зур канәгатьлек алып, рухланып китәләр, - ди музейның фәнни хезмәткәре Людмила Ахромова.
    Бүгенге көндә музейда Ватанны саклаучылар көненә әзерлек эшләре бара. Төрле яшьтәге кунаклар өчен аерым программалар: музей буйлап экскурсия, арбалеттан ату, балалар өчен мавыктыргыч уеннар һ.б. чаралар әзерләнә.
    Татар халык җыр һәм бию ансамбле концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Туристларга коймак белән кайнар чәй тәкъдим ителә.
    Март башында Май чабу бәйрәменә багышланган чаралар уздырыла, ә инде 15 -21 март көннәрендә татарларда борынгыдан калган Нәүрүз бәйрәме тамашалары үзенә чакыра.
    - Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, - ди Людмила Ахромова, - әти-әниләре белән килгән балалар өчен барлык чаралар да бушлай куелган.

    Биектау районы туристлар арасында үзенең кече зоопарклары белән дә дан тота. Тәвә кошы фермасына туристлар республикадан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә киләләр. Биредә тәвә кошы белән генә түгел, безнең якларда сирәк очрый торган башка төрле кош-кортлар, хайваннар белән танышырга мөмкин. Узган елда бу фермада 8 меңнән артык турист булып киткән.
    Биектау районы - Казан артының туристлык юнәлешендә иң актив эшли торган районнарының берсе. Монда туристларны җәлеп итәрлек изге дип саналган урыннар, музейлар, тыюлыклар байтак. Балык тотарга яратучы туристлар өчен махсус сулыклар бар. Кунакчыл татар гаиләләре дә туристларны үзләренә дәшеп кала. Аларда милли ашлардан авыз итеп кенә калмыйча, ризыкларны үзеңә дә пешереп карау мөмкинлеге бирелә.

    Валерия Шишкова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: