Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Киләчәккә зур өметләр баглап

Киләчәккә зур өметләр баглап, Яңа елга аяк басабыз. Яңа ел ул сихри көчкә ия, Бәхет көтә аннан барчабыз. Әйе, Яңа ел ул - якты өметләр бәйрәме. Ямаширмә авыл җирлегендә без бу бәйрәмне 26 декабрьдә мәдәният йорты янында урнаштырылган Яңа ел чыршысын ачу тантанасы белән башлап җибәрдек. 15 сәгатькә чыршы янына...

Киләчәккә зур өметләр баглап,
Яңа елга аяк басабыз.
Яңа ел ул сихри көчкә ия,
Бәхет көтә аннан барчабыз.


Әйе, Яңа ел ул - якты өметләр бәйрәме. Ямаширмә авыл җирлегендә без бу бәйрәмне 26 декабрьдә мәдәният йорты янында урнаштырылган Яңа ел чыршысын ачу тантанасы белән башлап җибәрдек. 15 сәгатькә чыршы янына мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре җыйналды. Бәйрәм әкият геройлары катнашында алып барылды. Менә үзләренең матур итеп бизәлгән җитез атларында бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы килделәр. Балалар аларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Ә Кыш бабай буш кул белән килмәгән, балаларга капчык тутырып бүләкләр алып килгән. Шуңа да балалар берсен-берсе уздырып Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.

27 декабрь көнне Яңа елны каршы алу бәйрәме Ямаширмә урта мәктәбендә бик матур, күңелле булды һәм көне буе дәвам итте. 29 декабрьдә эстафетаны балалар бакчасы коллективы кабул итте. Һәр коллектив бу бәйрәмне алдагы елдагыдан яхшырак итеп, кардан матур сыннар ясап, бай эчтәлекле программа белән үткәреп җибәрделәр.

Инде авылның иң зур Яңа ел бәйрәменә - 31 декабрьдә мәдәният йортында "Айлы кичтә сихри йолдызлардан, күктән җиргә иңә яңа ел" дигән зур концерт пограммасы күрсәтелде. Бу көнне тамаша залында халык бик күп иде. Сәхнәнең матур итеп бизәлеше үк тамашачыны таң калдырды. Экранда Яңа ел темасына кагылышлы рәсем-нәр күрсәтелде, дәртле җырлар яңгырады. Сәхнә ачылуга балаларның "Кар бөртекләре" биюе башланды, алар ап-ак кар бөртекләрен хәтерләтеп, бәйрәмне матур итеп ачып җибәрделәр. Әйтерсең, табигатькә ап-ак бәс, ак томаннар, кар бөртекләре һәм ак өметләргә төренеп тагын бер ел килде. Авыл халкын ихлас күңелдән авыл җирлеге башлыгы Мөхтәров Фәнил Камил улы бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде.
Быелгы концерт программасы алдагы еллардагыдан үзгә иде. Үзешчән артист егетебез - "Ямаширмә кояшы-13" җиңүчесе Гәрәев Салават программага яңа тәкъдим кертте һәм без, концертны оештыручылар Лилия Хәмидуллина, Рәмис Шакиров, Алинә Гыймадиева, Салават Гәрәев, Филсинә Сәгъдиева һәм мәдәният йорты директоры Шаһимәрдәнов Фәргать, видеоклиплар эшләп, Кыш бабай һәм Кар кызын урлап, агентлар ярдәмендә аларны табу сюжетларын видеодан сәхнәдә экран аша күрсәттек. Шуңа да концерт елдагыдан бик нык аерылды, күңеллерәк булды. Тамашачылар да һәр чыгышны кызыксыну белән карап, алкышлап утырдылар. Ә концерт программасында иң матур җырчылар - Кукмарадан кунак егете Рамил Гүзәиров, Биектаудан - Альбина Хәйруллина, Коркачык станциясеннән -Рания Гатауллина, авылыбызның уңган егете Булат Гәрәев, Ямаширмә килене, «Татар җыры» бәйгесендә катнашып ике «Алтын барс»ка лаек булган татар эстрадасы йолдызы Алинә Даутова, күп еллардан бирле татар эстрадасында җырлаучы үзешчән шагыйрь һәм композитор, авылыбыз егете Наил Табанаков, кечкенә чагыннан ук сәхнәдә җырлап үскән Чулпан Фазылова, сәхнә йолдызы Айрат Гыймадиев һәм аның игезәк туганы Айдар Гыймадиев, яшь җырчыларыбыз Райлә Һадиева һәм бүгенгесе көндә театр училищесында белем алучы Рәмис Шакиров, биючеләребез, сәхнәдә бәйрәм саен безнең күңелләрне дәртле биюләре белән сөендерүче кызларыбыз Гөлназ Закирова һәм театр училищесы студенткасы Ләйсән Закирова, Лилия Хәмидуллина җитәкчелегендәге "Күңелле балачак" бию төркеменең яңа биюләре, шулай ук шәрык кызлары биюе белән Ализә Вәлиуллина булды. Концертта күп кенә скетчлар күрсәтелде. Аларны уйнаучылар Рәмис Шакиров, Салават Гәрәев, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алинә Гыймадиева, Ализә Вәлиуллина, халык театрында уйнаучы бертуган Айрат һәм Айдар Гыймадиевлар бәйрәм концертын тагын да җанландырып җибәрделәр.

Яңа елга кергәндә узган иске елга йомгак ясала. Үткәннәргә күз салсаң, шактый гына зур эшләр эшләнде: авылыбыз уртасында ике катлы гүзәл бина калыкты. Ул 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы. Шушы коллектив кызлары Лилия Сафиуллина, Алия Вәлиуллина, Чулпан Хәбибрахманова, Алсу Яруллина, Гөлшат Вәлиуллина бәйрәмгә Яңа ел бүләге итеп татар халык биюе башкардылар. Яңа елны Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка күз алдына китереп булмый. Кыш бабай - халык театры артисты Дәүләт абый Мостафин, ә Кар кызы - балалар театры коллективына йөрүче Ализә Вәлиуллина булды. Кыш бабайның иң зур бүләге Яңа ел иде. Көчле алкышлар астында сәхнәгә Яңа ел булып киенгән Илназ Мифтахов күтәрелде.

Яңа ел программасын бик матур итеп, тамашачыны үзенә җәлеп итәрлек итеп Лилия Хәмидуллина, Салават Гәрәев һәм мәктәп укучылары Гөлназ Зиннәтуллина, Ришат Гәрәев алып бардылар. Концерт программасы бай эчтәлекле булуда мәдәният йорты директоры Шаһимәрдәнов Фәргатьнең тырышлыгы көчле булды. Һәр чыгышны җентекләп тикшереп, үзе алдан башлап йөреп, сәхнә бизәлешенә нык игътибар бирде. Халык бәйрәм концертыннан дәртләнеп өйләренә таралышты.

1 гыйнварда бәйрәм мәдәният йортында дәвам итте. Сәхнәдә лотерея уйнатылды. Уен араларында яшь башкаручылар үзләренең матур җырларын башкардылар.

Безнең Ямаширмә халкы әнә шулай матур итеп Яңа елны каршы алды. Мин барлык авыл халкы исеменнән райондашларны Яңа ел белән котлыйм һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк.
Яхшы булсын, имин булсын,
Матур булсын киләчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев