Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Кешеләргә мәңгелек сәнгать бүләк итү – бәхет ул

Соңгы вакытта районда ике гаять зур юбилей булып узды: районның 80 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Май бәйрәмнәре алдыннан гына район мәдәният йортында тагын бер гүзәл бәйрәм булды: «Дуслык» хорының 30 еллыгы. Бу датаның уникальлеге шунда: ул предприятиенең дә, вакыйганың да юбилее түгел, ә коллективныкы. Балалар хорының бер үзенчәлеге...

Соңгы вакытта районда ике гаять зур юбилей булып узды: районның 80 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Май бәйрәмнәре алдыннан гына район мәдәният йортында тагын бер гүзәл бәйрәм булды: «Дуслык» хорының 30 еллыгы. Бу датаның уникальлеге шунда: ул предприятиенең дә, вакыйганың да юбилее түгел, ә коллективныкы.

Балалар хорының бер үзенчәлеге бар: аның составы һәрвакыт алмашынып тора. Анда катнашучылар үсә баралар, китә баралар. Алар урынына башкалар килә. Яңаларны тагын музыкага һәм җырларга гына түгел, зур коллективта «яшәргә» дә өйрәтергә туры килә. Балалар хоры оештырылган көннән бирле бу үтә дә катлаулы эшне музыка мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәбир кызы Гыйльманова башкара. 30 ел эчендә «Дуслык» хоры дистә-ләгән, йөзләгән балалар өчен музыканың мәңгелек сәнгатенә төшенү мәк-тәбенә әверелде. Алар барысы да музыкантлар яки җырчылар булып бетмәде, билгеле, ләкин җырга, сыйфатлы музыкага мәхәббәт аларның гомер юлдашы булып калды. «Дуслык»ның юбилей концертына бүгенге хорчылар, аларның әти-әниләре, укытучылары белән беррәттән элекке елларда хорга йөргән кешеләрнең дә килүе юкка түгел. «Дуслык» ул - җиңүләр шатлыгы, казанышлар һәм ачышлар тулы еллар, ул - ядкарь, тарих, ул - үзенчәлекле яшәү рәвеше! Бу фикер белән килешми мөмкин түгел.
Төрле елларда коллективка ярдәм итеп торган, конкурсларга, фестиваль-ләргә әзерләнергә булышкан кешеләр дә юбилей тантанасында катнашты. Алар - хор оешкан 1 нче Биектау мәктәбендә ул елларда завуч булган Мансура Нургали кызы Зәкиева, 2 нче Биектау мәктәбе завучы Наталья Александровна Сәгыйтова, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Суфия Сөләйман кызы Саттарова. Шулай ук Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Эмиль Усман улы Җәлә-летдинов, профессор, музыка укытучысы Владимир Николаевич Гоптарев та бәйрәмнең кадерле кунаклары иде. Алар барысы да коллективны юбилее белән тәбрик иттеләр, яңадан-яңа уңышлар теләделәр.

- «Дуслык» хорының иҗаты биектаулыларга яхшы билгеле. Ул районда узган чараларда актив катнаша, - диде район башкарма комитеты җи-тәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина. - Хорга йөрүчеләр - иҗат кешеләре алар. Монда аның җитәкчесенең дә, балаларның һәм ата-аналарның да өлеше зур.

Люция Шамил кызы Гүзәл Гыйльмановага, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. ТР Мәдәният министрының Рәхмәт хатын исә хор җитәкчесенә ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы республика методик үзәге директоры Татьяна Георгиевна Фель алып килгән иде. Музыка мәктәбе укытучысы Зөлфия Сәфәргалина да хезмәттәшенә әле тагын озак еллар шулай уңышлы эшләвен теләде.

- «Дуслык» хорының 30 еллыгы - бик зур хезмәт нәтиҗәсе, бөтен күңелеңне, сәләтеңне, вакытыңны, илһамыңны биреп эшләү ул, - диде «Балкыш» балалар иҗаты йортында музыка укытучысы, элек үзе дә шушы хорга йөр-гән Айгөл Шәрифуллина. - Хорда катнашу минем өчен бәхет иде. Гүзәл Зәбир кызы ярдәмендә үз юлымны таптым, дирижер булдым. Хор тагын да үссен һәм ныгысын, дип телим.

Үзенең остазына һәм яраткан хорына бүләк итеп, Айгөл җыр башкарды. Музыка коллективының юбилей кичәсе күңелсез чара була алмый, билгеле. Тантана барышында залда җыр тынып тормады. «Дуслык» хоры үз репертуарындагы иң матур җырларны ишеттерде. Алар яратып җырлый торган «Биектавым» җыры да, Дубравинның җырлышигъ и циклы да, «Яратыгыз» дигән популяр җыр да яңгырады.

Хорда элегрәк катнашкан Динара Каюмова «Не для тебя» җыры белән куандырды, думбрачылар ансамбле «Туган тел» һәм башка көйләрне уйнады. Күп кенә җыр конкурслары һәм фестивальләр призерлары Эльза Йосыпова, Камилла Шакирова һәм Гөлзилә Баязитова музыка сәнгатендә үзлә-ренең чын профессионаллар булуын күрсәт-теләр. Микрофонның кинәт сүнеп китүе аларның тавышларының сафлыгын, яңгыравыклылыгын һәм көчен, яшь талантларның сәхнәдәге осталыгын тагын да ача төште кебек. Танылган җырчы Эмиль Җәләлетдинов аларны аягүрә басып алкышлады. Ул да, юбилярга багышлап, үзенең яраткан «Весна 45 года» һәм «Солнечный круг» җырларын башкарды. Радик Шәрифуллин, Галия Зыятдинова чыгышларын да, музыка мәктәбе укучысы Алмаз Зиннуровның баянда уйнавын да тамашачылар алкышлап каршы алды.

Зур коллективның уңышы аның эчендәге һәр кешенең тырышлыгы һәм талантыннан туплана. Һәр конкурста, фестивальдә катнашу - тәҗрибә алмашу да, үзенә күрә бер сабак та. Ә «Дуслык»ның андый очрашулары һәм сәфәрләре күп булды. Гүзәл Гыйльманованың үҗәтлеге һәм оештыру сәләте нәтиҗәсендә, Болгариягә һәм Төркиягә иҗади сәфәргә барып кайта алдылар. Болгария-дә 15 ил вәкилләре җыелган конкурста хор 2000 нче елда катнашты. Ә 2001 елда Төркиядә төрле илләрдән килгән 5 мең катнашучы арасында IV халыкара фестивальдә булды.

- 2008 нче елда безнең районда «Балачак төс-мерләре» («Колориты детства») дип аталган бөтенроссия фестивале узды. Шул ук елны без халыкара фольклор-хореография фестивале лауреатлары булдык, ә аннан соң 2009 нчы елда үзебезне Чувашстандагы фестивальдә таныттык, - дип сөйләде юбилей кичәсен алып баручы Аида Шәйдуллина. - Былтыр бездә Мариинск театры солисты Геннадий Вельховецкий катнашында халыкара фестиваль булды.

Ике ел элек хор үз тарихының яңа битен ачты: ветераннар хоры да барлыкка килде. Хәзер ул 10 кешедән тора. Алар - тормыш тәҗрибәсе туплаган, районыбыз һәм республикабызның алга китүе өчен күп көч куйган, ә иң мөһиме, җырга һәм музыка сәнгатенә гашыйк хөрмәтле кешеләр. Балалар хоры белән бергә берничә җыр башкарып, алар осталыкта яшь коллегаларыннан һич кенә дә калышмауларын раслады.

- Гүзәл Зәбир кызы үзенең дистәләгән укучыларына зур иҗатка юллама бирде, - ди ветераннар хорында катнашучы Раушан Хәйруллина. - Ару белмәс, тиктормас бу ханым үз эшен ихлас яратып, дәртләнеп башкара. Ул - районда бердәнбер Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, моңа лаек та, әлбәттә. Хорның киләчәге тагын да матуррак булсын иде.

Районның мәдәният йортында бу кичтә алма төшәрлек тә урын юк иде. Хорга мөкиббән төрле яшьтәге кешеләр гаиләләре, кечкенә балалары белән килгән. Шуңа күрә юбилей кичәсе гаилә бәйрәменә охшаш булгандыр да әле: монда һәркемгә рәхәт һәм уңайлы иде. Шушындый шатлык, тынычлык, бәхет тойгылары бүләк иткән өчен, «Дуслык» коллективына зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев