Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Кешедәге иң гүзәл сыйфатлар – әниләрдән

Баласына бишек җыры җырлаучы анадан да сөй-кемлерәк кем бар икән? Үзәк мәдәният йортында Халыкара әниләр көненә багышланган бәйрәм ки-чәсе нәкъ менә шундый сәхнәләштерелгән өзек-тән башланды. - Бүген без тормышыбыз һәм язмышыбыздагы иң кадерле кешебез - Әниләр көнен билгеләп үтәбез, - дип игълан итте бәйрәмне алып баручы Лилия Борһанова һәм сәхнәгә...

Баласына бишек җыры җырлаучы анадан да сөй-кемлерәк кем бар икән? Үзәк мәдәният йортында Халыкара әниләр көненә багышланган бәйрәм ки-чәсе нәкъ менә шундый сәхнәләштерелгән өзек-тән башланды.

- Бүген без тормышыбыз һәм язмышыбыздагы иң кадерле кешебез - Әниләр көнен билгеләп үтәбез, - дип игълан итте бәйрәмне алып баручы Лилия Борһанова һәм сәхнәгә Биектау район Советы аппараты җитәкчесе Нияз Газиевны чакырды. Ул залга җыелган әниләрне әлеге күркәм бәйрәм белән котлады һәм район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлавын укып чыкты.

Залдагыларның алкышларына күмелеп, сәхнәгә яшь әниләр күтәрелде, бу көнне аларга ана капиталын алу өчен дәүләт сертификатлары тапшырылды.

Сая авылыннан Ләйлә Габдуллина, Биектау авылыннан Гөлнара Миңнебаева, Ямаширмәдән Әлфия Хөсәенова сертификатлар белән бергә чәчәкле кәрзиннәр дә алдылар. Ана турындагы шигырьләр һәм Усад мәдәният йортының "Веснянка" халык ансамбле башкаруындагы киң таралган рус җырлары да аларга - яшь әниләргә багышланды.

Барлык хатын-кыз-әниләрне сәхнәдән "Ак калфак" җәмәгать оешмасының район бүлеге рәисе Гөлсинә Шакирова котлады.

- Илебездә чагыштырмача күптән түгел - 1998 елда барлыкка килгән Әниләр көне бөтен халыкның яраткан бәйрәменә әверелде, - диде Гөлсинә Шакирова. - Чөнки кешедәге иң гүзәл сыйфатлар - әниләрдән. Тормышта ирешкән барлык уңышларыбыз белән без нәкъ менә аларга бурычлы. Районның хөрмәтле хатын-кызларына яраткан әниләр, сөекле тормыш иптәшләре булуларын, гаиләдә дә, һөнәрләрендә дә лаеклы урын алып торуларын телим.

"Дуслык" ансамбле гармунчылары залга җыелган әниләр өчен искиткеч матур бүләк әзерләгәннәр иде. 12 музыкант гармуннарда һәм баяннарда бөтен кешенең күңеленә хуш килгән һәм сирәк яңгыратыла торган татар халык җырларын, композиторларның популяр көйләрен гаҗәеп оста итеп уйнадылар. Мондый бүләк өчен тамашачылар чыгыш ясаучыларны алкышларга күмделәр.

Узып баручы ел Мәдәният елы дип игълан ителгән иде һәм бу бәйрәм концерты программасында да чагылыш тапмый калмады.

Реклама

Мәдәният-мәгърифәт учреждениеләре хезмәткәрләре райондагы демографик хәлне яхшыртуга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр икән. Авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә, музейларда музыка мәктәп-ләрендә 40 тан артык күп балалы әниләр эшли. Алар өчәр бала үстерә-ләр һәм үстергәннәр, ә кемнеңдер гаиләсендә хәтта 4-5 әр бала тәрбияләнә. Алар мәдәният өлкәсендәге катлаулы хезмәтләрен әни кеше вазифалары белән бергә уңышлы башкаралар. Бәйрәмне алып баручы Лилия Борһанова сәх-нәдән шушы күп балалы әниләрнең исемнәрен атады. Болар - Алан-Бәксәр һәм Каенлык авыл мәдәният йортларының сәнгать җитәкчеләре Розалия Батршина һәм Миләүшә Газизуллина, Коркачык авыл мә-дәният йортының сәнгать җитәкчесе, курчак театры җитәкчесе Айгөл Хәйруллина, балалар музыка мәктәбе укытучысы Светлана Беганская, музыка мәктәбе укытучысы Ләйлә Салтыкова, Суыксу авыл китапханәсе китапханәчесе, дүрт бала анасы Рәзилә Шакирова һәм башкалар.

Район үзәк китапханәсе китапханәчесе, үзенчәлекле шагыйрә Диләрә Әхмәдуллина хезмәттәшләре-дусларына үзе иҗат иткән шигырьләрен бүләк итте. Улы Илфар белән бергә ул "Рәхмәт сиңа, әни" җырын да башкарды. Тамашачылар республика күләмендәге җыр конкурслары һәм фестивальләре лауреаты Айзат Шакиров чыгышын да көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Бәйрәм концертының күп жанрлы һәм төрледән-төрле булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Яшь артистлар да сөендерде. Дөбъяз балалар музыка мәктәбенең "Аяз" вокаль ансамбле һәм "Май" вокаль триосы чыгышын тамашачылар тын да алмыйча тыңладылар. Алар татар телендә дә, рус телендә дә җырларны бердәй оста башкардылар.

Бәйрәм концертының бер өлеше Олы Битаман авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, күп балалы ана Фирдинә Шәйхетдинованың алтын юбилеена багышланды. Район мәдәният бүлеге начальнигы Ринат Сабир-җанов юбилярга Мактау грамотасы һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Ә Зөлфия Җамалиева музыкаль бүләк ясады. Дөбъяз балалар ансамбле башкаруындагы татар биюеме ул, әллә Биектау музыка мәктәбе курайчылары ансамбле чыгышында халык уен коралларының соклангыч авазларымы - концертның һәр номеры гаҗәеп үзенчәлекле, гаҗәеп күңелле булды.

Сәхнә ветераны, "Балкыш" республика фестивале лауреаты Галия Камалованың чыгышы тамашачылар өчен зур бүләк булды. Ул үзенең көчле һәм матур тавышы белән популяр татар халык җыры "Гөлҗамал"ны башкарды. Концерттагы яшьләр репертуары да тамашачы күңеленә хуш килде. Наталья Волколовская башкаруындагы "Угнала" җыры кәефләрне күтәреп җибәрде. Бөреле мәдәният йортының "Новый день" вокаль-инструменталь ансамбле репертуарына гадәт буенча киң таралган заман җырлары да, патриотик җырлар да кертелгән иде. Яшьләрнең тегесен дә, монысын да бердәй әйбәт башкарулары сөенечле күренеш.

Бишек җырыннан башланып киткән бәйрәм кичәсе тамашачыларга шатлык, ана дигән бөек исем өчен горурлык хисләре бүләк итте. Ана ул - олы дөньяга тәрәзә. Ул балага дөньяның гүзәл-леген аңларга ярдәм итә, ә гүзәллек дәресләре - гомерлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев