Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Кеше халәтен бик сизгер тоемлаган

"Җәмгыятебездә китап укучылар саны бик нык кимеде", - диде Президент Владимир Путин Россия әдәби җыелышында. Шунда ук үсмерләрнең китап белән кызыксынуын арттыру зарурлыгы турында да әйтелде. Дәүләт башлыгы мондый күренешнең бөтен дөньяда күзәтелүен, әмма Россиянең бу юлны сайламаска тиешлеген ассызыклады. "Әдәбият елы җәмгыятьне берләштерүче мөһим проект булыр, аны 2015 елда...

"Җәмгыятебездә китап укучылар саны бик нык кимеде", - диде Президент Владимир Путин Россия әдәби җыелышында. Шунда ук үсмерләрнең китап белән кызыксынуын арттыру зарурлыгы турында да әйтелде. Дәүләт башлыгы мондый күренешнең бөтен дөньяда күзәтелүен, әмма Россиянең бу юлны сайламаска тиешлеген ассызыклады.

"Әдәбият елы җәмгыятьне берләштерүче мөһим проект булыр, аны 2015 елда уздыру турындагы Указга кул куелды, - диде ул Зур Кремль сараенда дәүләт премияләре тапшыру тантанасында. - Тел, тарих, мәдәният, рухи кыйммәтләр һәм милли гореф-гадәтләр - төп нигезләр һәм дәүләт, җәмгыять аларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотарга тиеш".

Хәзерге вакытта безнең алда торган төп бурыч - үсеп килүче буында китап укуга, классик язучылар һәм заман авторлары иҗатына карата кызыксыну уяту. Үзәк китапханә 2015 елда танылган язучылар һәм әдәбият турында күп чаралар уздырырга планлаштыра.
Шушы максатта без, күптән түгел яшь китап сөючеләрне чакырып, Әдәбият елын башлап та җибәрдек. 1 нче Биектау урта мәктәбе укучыларын "Чехов әсәрләре буйлап сәяхәт"кә алып чыктык. Алдакчылар, икейөзлеләр, үзлегеңнән белемеңне арттырырга теләмәүчеләр, ялган идеалларга табынучыларны фаш иткән классик язучыларның берсе - Антон Павлович Чеховның туган көне әһәмиятле вакыйга буларак билгеләп үтелде. Презентация ярдәмендә балалар язучының тормыш юлы белән таныштылар һәм аның хөр фикерле, дөньяга киң карашлы һәм гаҗәеп зур талантка ия булганлыгына төшенделәр.

Рус драматургиясе Чехов пьесалары белән бөтен дөньяга таныла һәм ХХ гасырда театр үсешенә бик зур йогынты ясый. Язучының драма әсәр-ләре күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм, иң гүзәл әсәрләр буларак, дөнья драматургиясе тарихында зур урын алган. Аларның аеруча киң танылганнары - "Три сестры", "Дядя Ваня", "Вишневый сад", "Чайка".

Укучылар юбилярның үзе һәм иҗаты турында бай материал тупланган күр-сәтмәле китап күргәз-мәсенә күзәтүне кызыксынып тыңладылар. Язучыга багышланган викторинада да актив катнаштылар. Сорауны әле биреп тә өлгермисең, шунда ук җаваплары да әзер булды. Викторинаның җиңүчеләре: Руслан Егоров, Дина Салихова, Оля Фазылова, Дина Садыйкова, Настя Волкова, Әмир Абдуллин, Артур Утяганов, Аделина Андрианова. Аларга кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев