Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • КАЗАН АРТЫ ЕГЕТЕ

    Гыйнвар ае ахырында республиканың театр җәмәгатьчелеге үзенчәлекле артист, күренекле театр оештыручысы Кәрим Ибраһим улы Гыйльмановның 100 еллыгын билгеләп узды. Зур абруйлы һәм дәрәҗәле, заманында үзе һәм эше турында халык күңелендә якты эз калдырган олы җанлы шәхес ул. Кәрим аганың вафатына 50 ел вакыт узган. Кызганыч, халыкта үзе китә, җыры кала...

    Гыйнвар ае ахырында республиканың театр җәмәгатьчелеге үзенчәлекле артист, күренекле театр оештыручысы Кәрим Ибраһим улы Гыйльмановның 100 еллыгын билгеләп узды.
    Зур абруйлы һәм дәрәҗәле, заманында үзе һәм эше турында халык күңелендә якты эз калдырган олы җанлы шәхес ул. Кәрим аганың вафатына 50 ел вакыт узган. Кызганыч, халыкта үзе китә, җыры кала дип әйтсәләр дә, бүгенге көндә Кәрим Гыйльмановның исеме онытылып бетү дәрәҗәсендә. Бик күпләр аның турында белмиләр.
    Ә кем соң ул Кәрим Гыйльманов?
    Кәрим Гыйльманов 1913 елда Казан өязе Мүлмә волосте Мүлмә авылында дөньяга килә. Казанда татар театр техникумын тәмамлаганнан соң 1933 -1937 елларда Казанда "Эшче" театрында хезмәт итә. 1938 елда Татар академия театрына эшкә килә, гомеренең соңгы елларына кадәр шушы театрга тугрылыклы булып кала. 1951-1958 елларда театрның директоры булып эшли. Кәрим ага Бөек Ватан сугышында катнаша, сугышчан офицер, хәрби бүләкләргә лаек була. 1957 елда аңа «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелә.
    Менә төрле спектакльләрдә уйнаган рольләре: Боровский - "Диңгездәгеләр өчен" (Б.Лавренев), Крофт - "Ул килде" (Дж. Пристли), "Розенбах - "Изге әманәт" (Т.Гыйззәт), Мидхәт - "Чын мәхәббәт" Т.Гыйззәт), Фәрит - "Тормыш җыры (М.Әмир), Самсонов - "Мылтыклы кеше" (Н.Погодин), Тәфкилев - "Пугачев Казанда" (Ә.Фәйзи), Миловзоров - "Гаепсездән гаеплеләр" (А.Островский), Рандольф - "Икенче фронт артында" (В. Собко), Шпекин - "Ревизор" (Н.Гоголь) һ.б.
    Кәрим ага Гыйльманов турында мин үзем дә беренче тапкыр районның Туган як музеена эшкә килгәч ишеттем. Аның Мүлмә авылында дөньяга килүе минем өчен зур яңалык та, горурлык та булды, чөнки үзем дә Мүлмәдә тудым һәм менә 13 ел инде шушы авылда яшим. Әмма шунысы кызганыч, авылның күп аксакалларыннан Кәрим ага турында сораштырдым, тик аны хәтерләмиләр. Күрәсең, аларның гаиләләре бик күптән күчеп киткән, бернинди туганнары калмаган, авыл белән элемтәләре өзелгән. Ә аларны белгән авылдашлар күптән бакый дөньяга күчкән. Бик күп еллар узган бит инде.
    Г. Камал исемендәге ТДАТ музее җитәкчесе Луара Шакирҗанова белән дә К.Гыйльманов турында сөйләшкәннән соң әллә ни бай мәгълүмат туплый алмадым. К.Гыйльманов белән бер чорда эшләгән өлкән артистлар Һ.Солтанов һәм Р.Хәйретдинова белән сөйләшергә киңәш бирде. Бу сөйләшүләр моннан 4-5 ел элек булды.
    Һидаят ага Солтанов бик олы яшьтә булуына карамастан, минем белән телефоннан бик теләп сөйләште.
    «Кәримне бик яхшы хәтерлим, - диде үзенә күрә бер җылылык белән. - Бер чорда яшәдек, спектальләрдә төрле рольләр уйнадык. Кәрим бик үзенчәлекле артист иде. Ул театрның директоры булып эшләгән елларда бик зур хезмәт куйды. Компрессорлар заводы ягындагы артистлар йортында шактый вакыт бергә яшәдек. 60 нчы еллар ахырында аның сәла мәтлеге нык какшады. Табибларның рөхсәте булмаса да, төрле рольләрне башкара иде. Үзен бер дә сакламады. Шуңа күрә безнең арадан бик иртә, 51 яшендә китеп барды», - диде Һидаят ага. Кызганыч, ул үзе дә бүгенге көндә безнең араларда юк инде, моннан 4 ел элек 94 яшендә вафат булды.
    Кәрим ага турында Рауза апа Хәйретдинова белән дә сөйләшкән идем. Ул да Кәрим Гыйльмановны бик җылы хисләр белән искә алды. «Хә-терлим, бик ачык хәтерлим, сугыштан соң бергә эшләдек Кәрим абый белән, төрле-төрле рольләрне бергә уйнадык», - диде ул.
    Кәрим Гыйльманов турында аның белән бер чорда бергә эшләгән кешеләрнең истәлекләре безнең өчен бик кадерле. Кәрим аганың эш-чәнлеге, аның гаиләсе, балалары турында тулырак мәгълүмат туплау өчен эзләнүләрне дәвам итәргә кирәк.
    Ә бүгенге бу язмам авылдашым, олы шәхес Кә-рим Гыйльманов рухына дога булып барсын, ул моңа бик тә лаек.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: