Иске Казан тагын да матурланды
Узган атнада ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышына әзерлек кысаларында аның рәисе Разил Вәлиев Иске Казан музей-тыюлыгына килде. Республикабызда тарихи Болгар һәм Зөя шәһәрләрен торгызу буенча күп эш башкарылды. Кыска гына вакыт эчендә алар Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә танылды. Бу тарихи урыннарны үз...
Узган атнада ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышына әзерлек кысаларында аның рәисе Разил Вәлиев Иске Казан музей-тыюлыгына килде.
Республикабызда тарихи Болгар һәм Зөя шәһәрләрен торгызу буенча күп эш башкарылды. Кыска гына вакыт эчендә алар Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә танылды. Бу тарихи урыннарны үз күзләре белән күрергә теләгән экскурсантлар саны елдан-ел арта бара.
Алардан тыш республиканың һәр муниципаль районында да ярдәмгә һәм төзекләндерүгә мохтаҗ тарихи урыннар бар. 2005 елда "Татарстан Республикасындагы мәдәни мирас объектлары турында" ТР законы кабул ителгән иде. Аның Арча, Әтнә, Биектау районнарында үтәлешен Дәүләт Советы Комитеты утырышында карап тикшерү агымдагы елның 25 нче июненә планлаштырыла. Безнең районда депутатларны Иске Казан дәүләт тарих-мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы кызыксындырган. Әлеге статусны музей 1992 нче елда алды. Хәзерге вакытта музей фондларында 400 дән артык археологик һәм 500 дән артык этнографик экспонат саклана.
Соңгы елларда Иске Казан музее шактый үз-гәрешләр кичерде. Музейны үзгәртүнең беренче адымнары 2006 нчы елда башланды. Ул чакта Мулла Хаҗи, Хан һәм «Самавыр» чишмәләре төзекләндерелде, бәд-рәфләр һәм чүп контейнерлары куелды, мосафирлар өчен гыйбадәт йорты төзеделәр. Барлык эшләр район предприя-тиеләре көче белән шефлык кысаларында башкарылды.
Ә менә 2010 нчы елда эшләнгән эш гаҗәпләндерерлек булды: хәзер Иске Казан бөтен Казан ханлыгы төбәгенең үзәге булып торган чорга тәңгәллеге белән сокландыра. Музей биләмәсендә алты сак каланчасы булган, XIV-XV гасырларга караган чын крепость калкып чыкканлыгын, җил тегермәне, балчыктан әйберләр ясау остаханәсе барлыкка килгәнлеген, борынгы заманнардагы агач кораллар галереясе ясап куелганлыгын газетабызда язган идек инде. Ул чакта без шундый кыска вакыт эчендә бу кадәр эшне ничек башкарып чыга алулары белән кызыксындык. Музей директоры Рафил Җамалиев, бик юмарт иганәче барлыкка килде, диюдән артыгын сөйләмәде. Иганәченең исемен газетада язу өчен түгел, сер итеп үзебезгә генә әйткән иде, рөхсәте юк икән. Быел шул ук меценат музей бинасын сайдинг белән тышлап, төзекләндереп биргән. Хәзер инде бина заманча кыяфәт алган. Ниһаять, әлеге юмарт затның исеме дә билгеле булды, аны олы рәхмәт хисләре белән әйтәбез: "Таттелеком" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин. Рафил Җамалиев белән әңгә-мәдән аңлашылганча, музейны шефлыкка алырга Шәфигуллинны беркем дә мәҗбүр итмәгән, бу тарихи урынга хөрмәте уянганлыктан, менә инде алтынчы ел үз ихтыяры белән ярдәм итеп тора икән. Шушы зур эшләрнең башланып киткән чагын Рафил Дәүләтбай улы болай дип искә алды:
- 2009 елның җәендә, туган авылы Симетбашка кайтып барышлый, Лотфулла Нурисламович хатыны белән бергә безнең музейга керде. Без аларга экскурсия үткәрдек. Алар музей залларында йөрделәр, экспонатларны кызыксынып карадылар, аннары минем кабинетка кердек. Ә мин, акча булса, бу музейны ничек-ничек үзгәртеп булачагын сөйли башладым. Вакыт-вакыт сорау биргәләп, Лотфулла Нурисламович мине ике сәгатьләп тыңлады. Аннары, эскизларыңны яса да минем янга кил, берәр нәрсә уйлап карарбыз, диде.
Музей директоры дәртләнеп эшкә тотына. Тарих институты ярдәме белән, тиз арада сак каланчалары һәм ишегалды корылмалары булган крепость диварының макетын, сызымнарын ясый. Лотфулла әфәнде бераз төзәтмәләр кертә дә: "Төзибез без моны!" - ди.
- 2009 нчы елның декабрендә Мари Республикасы урманында буралык агач әзерли башладылар. Гыйнварда музей биләмәсендә төзелеш өчен мәйдан әзерләргә тотындык. Көн саен "Таттелеком" подряд оешмасыннан 60-70 кеше хезмәт куйды. Лотфулла Нурисламович, атна саен планеркалар үткәреп, эш барышын күзәтеп торды. Май башына барлык объектларны да түбә астына кертә алдык, - ди Рафил Җамалиев.
Аңлавымча, Лотфулла Нурислам улы - Туган ягының тарихы белән кызыксынучан кеше. Музейны төзекләндерергә һәм матурларга булышырга теләк белдерүен башкача ничек аңлатасың? Лотфулла Шәфигуллин эшләгәнне кемнеңдер боерыгына буйсынып кына эшләп булмый. Хәер, боеручы булмаган да бит. Бу эш белән ул күңеле кушканга шөгыльләнә һәм хәйрия эшчәнлегенең җимешләрен күреп сөенә.
Бер килүендә актлар залындагы өстәл өстендә Казан ханлыгы чоры кораллары эскизларын күрә. Арадан җидесен сайлап ала. Иске Казан музее биләмәсендә уникаль агач кораллар галереясы шулай барлыкка килә. Ә быел, әйткәнемчә, музей бинасының тышын тулысынча төзекләндерергә ярдәм иткән.
Иске Казан музеена килгәч, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев тә район һәм авыл музейларын бюджет акчасына гына төзекләндереп бетереп булмавын, Туган ягын яратучы һәм тарихын ихтирам итүче әйбәт иганәчеләр табарга ки-рәклеген билгеләп үтте. Бу яктан безнең музей бәхетле, чөнки аның биредә Казан ханлыгының чәчәк аткан чорын хәтерләткән атмосфера тудырып, аны үзләренең балаларына, оныкларына да сөйли алырлык замандашларына да күрсә-тергә теләүче юмарт иганәчесе бар.
Тарихи белешмә
Хәзерге Казаннан 45 чакрым төньяк-көнчыгыштарак - Биектау районының Татар Әйшәсе, Камай, Рус Урматы авыллары белән янәшә, бөтен Казан арты өчен изге саналган җирдә - хәзер Иске Казан дәүләт тарих-мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгының сакланылучы зонасына керүче уникаль тарихи-мәдәни, археологик һәм табигый объектларның тулы бер комплексы урнашкан.
Иске Казанда археологик тикшеренүләр 1928 нче елда башлана.
Камай шәһәрлеге - аеруча мөһим ике археологик объектның берсе, Казан ханлыгы чорында, 1552 нче елда ул дәүләт яулап алынганга кадәр, аның үзәге булып торган.
Сүз уңаеннан
Лотфулла Шәфигуллин Арча районының Симетбаш авылында туган. "Хәрби төзүче" белгечлеге буенча югары хәрби төзелеш-команда училищесын тәмамлаган. 2006 нчы елдан "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры. Лотфулла Нурислам улы Татарстан Республикасының атказанган экономисты, Россия Федерациясенең атказанган элемтә хезмәткәре, "Ел җитәкчесе-2008", "Елның юмарт кешесе-2009", "Ел ир-аты: хатын-кыз фикере-2013" конкурсларында җиңүче. Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, "Фидакарь хезмәт өчен", "Россия патриоты", "Бик яхшы хезмәт иткәне өчен", "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" дигән медальләр белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, ике баласы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев