Исеме үзенә туры килгән
Татарстан Язучылар берлеге дигән тирән тамырлы "мәгърур имән"нең тагын бер ботагы шартлап сынды. 2012 нче елның 13 нче ноябрендә, көтмәгәндә-уйламаганда, күпкырлы шәхесебез - язучы һәм шагыйрь, җырлар авторы, тәрҗемәче Әхмәт ага Гадел арабыздан китеп барды. Вафатыннан соң ук мәкаләмне яза алмадым, кулым бармады, күңелдә ниндидер бушлык, борчу урын алды. Әмма...
Татарстан Язучылар берлеге дигән тирән тамырлы "мәгърур имән"нең тагын бер ботагы шартлап сынды. 2012 нче елның 13 нче ноябрендә, көтмәгәндә-уйламаганда, күпкырлы шәхесебез - язучы һәм шагыйрь, җырлар авторы, тәрҗемәче Әхмәт ага Гадел арабыздан китеп барды.
Вафатыннан соң ук мәкаләмне яза алмадым, кулым бармады, күңелдә ниндидер бушлык, борчу урын алды. Әмма Әхмәт Гаделне күпләр хөрмәт иткәндер, дип уйлыйм һәм аның бакыйлыкка күчүен дә белергә тиешләр дигән уй белән, бераз соңарып булса да, аның турында язарга булдым.
Шушы елның февралендә генә әле якыннары һәм дуслары белән, канатланып, 70 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үткәннәр иде. Әле күптән түгел, гомеренең төрле елларында иҗат ителгән шигырьләре тупланган "Сөю дәрьясы" дигән җыентыгы басылып чыкканга куанып-шатланып йөргән иде. Күпме планнар, күпме иҗат орлыклары шытым бирмичә калды...
Гомер дәверендә төрле илләрдә булган, төрле халыклар белән аралашкан кеше ул. Аларның гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүрешләрен өйрәнгән. Шуның белән үзенең иҗат чишмәсен баеткан.
Әхмәт абыйның әсәрләре туган илгә, туган телгә, халкыбызга, милләтебезгә мәхәббәт белән сугарылган. Төрле темаларга язса да, аларның барысыннан да кешеләрне, тормышны яратуы сизелеп тора. Аның хикәяләре һәм шигырьләре теләсә кайсы яшьтәге кеше кызыксынып укырлык. Юкка гына башлангыч сыйныфлардан ук язучыбызның әсәрләрен өйрәнә башламыйлар.
Әхмәт абый Гадел гомеренең соңгы елларын районыбызның Биектау авылында үткәрде. Тормыш гөле Зөлфия апа белән матур, үрнәк гомер кичерделәр. Тулы тормыш белән яшәде алар. Ишегалдын тутырып, тавык-чебешен, каз-үрдәген асрадылар, бакчаларында төрле яшелчәсен, җиләк-җимеш, агач-куакларын яратып, күңел җылысы биреп үстерделәр. Күрше-тирә белән җылы мөнәсәбәттә, аралашып яшәде ул. "Әхмәт абый," - дип, үз итеп дәштеләр аңа. Шулай ук балалары һәм оныкларына ныклы таяныч, олы терәк, төпле киңәшче булды.
Тыныч холыклы, ачык йөзле, кунакчыл, тыйнак һәм гади, ә иң мөһиме - исемендәгечә гадел итеп беләләр аны аның белән аралашкан кешеләр. Исеменә күрә җисеме, диләр халыкта андыйлар турында. Беркайчан да ялагайланмады, икейөзлелек күрсәтмәде ул.
Әхмәт абый, урының оҗмах түрләрендә булсын. Без, иҗатыңны сөючеләр һәм сине якыннан белүчеләр, сине онытмабыз. Синең турыда чын йөрәктән чыккан җылы сүзләрем рухыңа дога булып ирешсен иде. Җаның тыныч булсын. Зөлфия апага, балаларыңа һәм оныкларыңа Ходай сабырлык бирсен. Тыныч йокла, Әхмәт абый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев