Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Иҗатка дәрт уяталар

Безнең авылда күп еллардан бирле "Салават күпере" дип аталган балалар бакчасы эшләп килә. Анда яшь ярымнан алып, мәктәп яшенә кадәрге балалар тәрбияләнә. Быел анда 14 бала. Киләсе елга тагын 7 бала өстәләчәк. Бу безнең авыл өчен аз түгел. Димәк, авылның киләчәге бар. Балаларга дүрт кеше хезмәт күрсәтә: мөдирләре Эльмира Шакирова,...

Безнең авылда күп еллардан бирле "Салават күпере" дип аталган балалар бакчасы эшләп килә. Анда яшь ярымнан алып, мәктәп яшенә кадәрге балалар тәрбияләнә. Быел анда 14 бала. Киләсе елга тагын 7 бала өстәләчәк. Бу безнең авыл өчен аз түгел. Димәк, авылның киләчәге бар.
Балаларга дүрт кеше хезмәт күрсәтә: мөдирләре Эльмира Шакирова, тәрбияче Алинә Заһидуллина, аның ярдәмчесе Гөлнара Вәлиева, пешекче Зәлия Вәлиева. Алар эшләрен бик яратып башкаралар. Балаларны үз балалары кебек якын итеп тәрбиялиләр. Фантазияләрен эшкә җигеп, юк кына нәрсәләрдән дә бик матур сыннар ясап куялар. Лимонад шешәләреннән люстралар, умарта кортлары, гөмбәләр ясаганнар. Биш литрлы шешәләрдән дуңгыз балалары ясап куйганнар. Юлның ике ягыннан чәчәк аллеялары сузыла. Бинаның эчке ягына кергәч тә, андагы чисталык-пөхтәлек күзгә бәрелеп тора. Идәннәрендә йомшак матур паласлар, кая карама - матур-матур гөлләр. Стенага кирәкле стендлар эленгән. Аерым музыка белгече булмаса да, Алинә апалары биергә, җырларга өйрәтә, шигырьләр ятлата, әдәпле, тәртипле булырга өнди. Уйнар өчен ишегалдында комлык әзерләнгән, таганы да бар. Көн матур булганда саф һавада уйныйлар. Балалар мәктәпкә хәрефләрне өйрәнеп, саный белеп - чын укучылар булып баралар. Ата-аналарны иң куандырганы - алар балаларда иҗатка, сәнгатькә дәрт уяталар, хезмәт сөючән һәм татар, рус теленең иң кирәкле телләр икәненә төшендереп, рус һәм татар халык җырларын җырлаталар, шигырьләр сөйләтәләр.
Барлык ата-аналар исеменнән аларга эшләрендә зур уңышлар һәм гаилә бәхете теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев